16+

Март дигәнең яз гына түгел, үзгәрешләр дә алып киләчәк икән әле

Язга да күп калмады бит, елның бу фасылын һәрчак ниндидер өмет белән көтәсең. Яхшы ата мәчегә гел март булган төсле, башка вакытта да өметсезләнергә ярамый да бит, тик табигать уянганда күңел әллә нинди генә аңлатып булмаган халәт кичерә.

Март дигәнең яз гына түгел, үзгәрешләр дә алып киләчәк икән әле

Язга да күп калмады бит, елның бу фасылын һәрчак ниндидер өмет белән көтәсең. Яхшы ата мәчегә гел март булган төсле, башка вакытта да өметсезләнергә ярамый да бит, тик табигать уянганда күңел әллә нинди генә аңлатып булмаган халәт кичерә.

Икътисад үсеше министры Максим Решетников язның беренче аенда кыскартулар булып, эшсезләр саны артырга мөмкин дип белдергән. Бу беренче чиратта хезмәт күрсәтү, җәмәгать туклануы, кунакханә бизнесы өлкәләренә кагылачак. Кайсы гына өлкәгә кагылса да яхшы түгел, минем өем кырыйда дип утырып булмый – бүген аларда, иртәгә башкаларда, гарантияне беркем бирә алмый. Бу өлкәләр пандемиядән соң элеккеге хәленә кайтып бетә алмый, кунакханә белән күңел ачуларга ихтыяҗ әлегә азрак. Президент кушуы буенча икътисадның бу өлкәләренә өстәмә ярдәм күрсәтү буенча тәкъдимнәр әзерләнә әзерләнүен, әмма яз килмичә туктап көтеп тормас шул. Өлгерсеннәр иде инде. Бу өлкәдә эшләрен җәелдерергә теләгән эш бирүчеләргә субсиядияләр бирә алырлык алымнар әзерләнә. Барысы да яхшы булганда, 150-200 мең эш урыны сакланачак.

Россиядә эшсезлек иң югары ноктасына узган елның августында җиткән булган. Сораштырулар нәтиҗәсендә әлеге күрсәткеч 6,4 процентны тәшкил иткән.  Бүген ул 5,9 процент, ә нормаль күрсәткеч – 4,6. Эшсезлекнең “нормаль” булуы ничектер аңлашылып бетми, саннар белән исәпләгәндә, миллионнар килеп чыга (декабрьдә эшкә яраклы 75,2 миллион кеше булган, шуның 4,4 миллионы эшсез). Агымдагы елның ахырына эш белән мәшгуль булучылар 2019 елгы күрсәткеч белән тигезләшер дип фаразлана. 2022-2023 елларда эш базары коронавирус белән бәйле булган яңа шартларга ияләнгәннән соң эшсезлек 4,7-4,9 процент булачак икән. Алда телгә алынган “нормаль” эшсезлек инде бу.

АКШта да хәлләр бик мактанырлык түгел икән. Анда эшсезлек проблемасы 2025 ел ахырына гына хәл ителәчәк дип фаразлана. Бүген бу дәүләтнең 10 миллион гражданы эшсез, декабрьдә 227 мең кеше эшен югалткан, гыйнварда шуның 49 меңе эшле булган. 2025 ел ахырында анда да эшсезлекнең “нормаль” күрсәткеченә – 4 процентка ирешергә ниятлиләр. Әмма бу икътисадны элеккеге дәрәҗәгә җиткерергә комачауламый, дип белдерә белгечләр. Германиядә декабрь аенда бу күрсәткеч 5,9 процент булган, узган ел пандемия башлангач күбрәк 25 яшькә чаклы булганнар һәм хатын-кызлар эшсез калган. Хәзер исә эшсезлек күрсәткече бергә кимегән – 4,9 процент чамасы. Ниндидер серле 4 процент булды бу, бөтен җирдә шул сан бөтерелә...

Башкалар кебек, Кытай да авыр чорын кичерә. Әмма анда соңгы ун елда эшсезлек күрсәткече бер дә үзгәрми, алты ел буена икътисады сизелерлек үзгәрмәгән. Кайберәүләр фикеренчә, Кытайдагы эшсезлек күрсәткечен төгәл генә беркайчан да ачыклап булмаячак, ә рәсми рәвештә ул 4,1 процентны тәшкил итә. Күп нәрсәне башкалардан карап-күчереп ясарга өйрәнгән Кытай статистиканы да күчереп кенә ала бугай, анда да әлеге дә баягы 4 процент эшсезлек. “Нормаль” күрсәткеч ди бит. Әмма берәүләргә нормаль булган нәрсә, гадәттә, икенчеләренә начар булучан...

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading