16+

Янгын сүндерү җиһазларын танк ярдәмендә тутыралар

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәр кеше өчен кирәк. Әлеге мәсьәләне хәл итүне Казаннан Ленар Гатауллин белән Эрик Гайнетдинов үзләренә бизнес итеп алган.

Янгын сүндерү җиһазларын танк ярдәмендә тутыралар

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәр кеше өчен кирәк. Әлеге мәсьәләне хәл итүне Казаннан Ленар Гатауллин белән Эрик Гайнетдинов үзләренә бизнес итеп алган.

Бу эш белән ике ел элек шөгыльләнә башлаганнар. Дөрес, Эрик шушы юнәлеш буенча 10 елдан артык эшли, хәтта янгын сүндерүче булып та хезмәт куйган. Ленар Гатауллин сөйләвенчә, бүгенге көндә әлеге төр бизнес бик популяр гына түгел, ә кирәк, чөнки аның белән һәр кеше, һәр эшмәкәр үзенең көнкүрешендә очраша. Шунысын да өстәп әйтергә кирәк, янгын куркынычсызлыгына салкын караган очракта зур штрафлар каралган, әйтик, оешмалар өчен ул 150 мең сумнан башлана.

— Андый хәлләр еш буламы соң?

— Хәзерге вакытта штраф чәпәү еш кабатлана торган күренеш. Ник дисәгез, кешеләрнең предприятиеләрендә янгын сүндерү җиһазы булмый, үзләре куркыныч чималлар белән эш итәләр, әйтик, буяу җитештерү цехында янгын сүндерү системасы да җайланмаган. Шундый ук хәл, хәтта, мунча һәм сауналарда да күзәтелә. Агач начар янсын өчен аны махсус препаратлар белән эшкәртергә кирәк, анысы да юк, шуңа күрә дә алар тиз арада көлгә әверелә.

— Ә сез нинди юнәлешләрдә эшлисез? Кешеләр нинди хезмәтләр артыннан киләләр?

— Предприятиебездә 20ләп кеше эшли. Иң төп юнәлеш – янгын сүндерүче җиһазлар сату, аларны төзәтү, ремонтлау һәм тулыландыру. Шулай ук без янгын сүндерү системаларын карап торабыз. Гади йорт булсынмы ул, зур заводмы – һәрберсе белән эшлибез, монтаж белән дә шөгыльләнәбез. Барлык элементларын, сигнал бирү җайланмаларын куябыз да, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына тапшырабыз. Тагын бер төр хезмәт – ул да булса агач һәм металл әйберләрне махсус препаратлар белән эшкәртәбез. Менә бер генә мисал китерәм: мунча 10 минут эчендә тулысынча янып бетә, ә без эшкәрткәннән соң әлеге процесс 3 сәгатькә сузыла. Бу вакыт эчендә төрле хәрәкәтләр эшләргә була.

Янгын сүндерү җиһазлары белән кызыксына башлагач, Ленар миңа аның төрләрен аңлатып узды. Беренчесе порошок сиптерә, анысы агач, резина кебек материаллар сүндерү өчен кулланыла. Углерод газы белән эшли торган икенче төрлесе электр җиһазлары өчен каралган. Әле һава күбеге тутырылганы һәм кайнар металлар өчен аерым төре да бар икән.

Офиста сөйләшеп бетергәннән соң, беренче катка цехга төштек. Берсен склад кебек яраклаштырсалар, икенчесендә төп эшләр башкарыла. Алар белән мине Эрик Гайнетдинов таныштырды. Бер җирендә янгын сүндерү җиһазларын кабул итәләр һәм аның халәтен тикшерәләр. Цехның икенче ягында берничә эш урыны күренде, анда аларны ремонтлыйлар һәм углерод газы тутыралар. Баксаң, җиһазның эш вакыты 10 ел икән, ә инде 5 ел саен аны тулыландырып торалар. Һәр ел саен аларга экспертиза да уздыра егетләр.

Шунысы кызык, янгын сүндерү җиһазларын тулыландыра торган станция Советлар Союзы заманнына калган. Эрик әйтүенчә, ул әле дә җир җимертеп эшли. Аның поршеньнәре танкныкы, шуңа күрә аны таныш танкчылардан алалар икән. Складта янгын сигнализацияләре дә күренде, алар монда күпләп саклана. Эшмәкәр егетләр фикеренчә, әлеге җиһазлар кешеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итә, әмма бизнес вәкилләре аларны кулланырга яратмый, чөнки акча китерми, тик бу зур ялгышлык.

Рәсим Хаҗиев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading