16+

Җитәкче кәнәфиенә утырса да, экраннардан китәргә җыенмый

«Россия 2» телеканалының үтә дә эмоциональ һәм популяр спорт комментаторы Дмитрий Губерниев җитәкче вазифага билгеләнде. Ул хәзер Бөтенроссия телерадиотапшырулар дәүләт компаниясенең спорт каналлары баш редакторы кәнәфиендә утыра.

Губерниев шәрехләвендә телеэкраннардан биатлон, футбол, судагы спорт һ.б. популяр төрләр буенча мавыктыргыч трансляцияләр карарга күнеккән тамашачы аны югалтабыз икән дип уфтанмасын. Җитәкче кәнәфие җор телле комментаторны экраннардан читләштерә алмаган. Биатлондагы яңа сезон да ВГТРК каналларында Губерниев белән узачак. Алай гына да түгел, Олимпия сезонына «Сборная-2014 с Дмитрием Губерниевым» дигән махсус проект әзерләнә. Аның кысаларында Сочи Олимпиадасына барачак төп спорт йолдызлары катнашында дистәләрчә программалар эшләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading