16+

Кубаньда хоккей үсеше өчен Павел Буре җавап бирәчәк

СССР, БДБ һәм Россия җыелма командаларының мәшһүр уенчысы Павел Буре Краснодар краенда хоккейны үстерүгә алына. Ул губернатор Александр Ткачевның тәкъдименә ризалык белдергән. Буре төбәктәге барлык хоккей командаларының генераль менеджеры булачак.

«Сезнең белән шатлыгымны уртаклашмакчы булам әле. Легендар Павел Буре Кубаньда хоккейны үстерәчәк», - дип яза губернатор твиттерында.
2014 елгы Ак Олимпиада башкаласы Сочида КХЛда чыгыш ясарлык хоккей командасын төзү турында инде берничә ел сүзләр бара. Губернатор мәшһүр хоккейчыга беренче эш итеп Сочидагы Олимпия объектлары базасында КХЛ дәрәҗәсенә җавап бирерлек команда төзергә тәкъдим итә. «Крайда боз сарайлары төзибез, командалар саны да җитәрлек. Алар арасында профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүче «Кубань» гына түгел, балалар һәм өлкәннәрнең һәвәскәр командалары да җитәрлек. Төбәктә хоккей Буре ярдәме белән футбол кебек популярлык казаныр», - дигән ышаныч белдерә Ткачев.
Генераль менеджерлык өлкәсендә дә, бизнес алып бару өлкәсендә дә зур тәҗрибәсе булган элекке спортчының Кубаньны хоккей төбәгенә әйләндерәчәге шик уятмый, тик сорау башкада. Озак еллардан бирле океан артында яшәүче Буре Краснодарда ничегрәк эшләргә җыена икән: бирегә күченеп килепме, әллә ара-тирә килгәләп һәм Интернет аша күрсәтмәләр генә бирепме?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading