16+

Медальләрне җәен саныйлар яки хәерле сәгатьтә!

Ниһаять, бу шимбәдә, Казанда XXVII Бөтендөнья студентлар спорты ярышлары башлануын хәбәр итеп, Универсиада уты кабыначак. Соңгы берничә ел әзерләнү барышында инде яшәү рәвешебезгә әйләнгән Универсиаданың иң үзәк вакыйгаларының шаһитлары булачакбыз. Казан Универсиадасы көннәре спорттан тыш чараларга да бай булачак. Шулай да Россия 40 еллык тәнәфестән соң үзендә көтеп алган бу...

Аерым спорт төрләре буенча безнең тренерлар Универсиадага медальләр планына беркадәр ачыклык кертсә дә, Россиянең баш спорт түрәсе - министр Виталий Мутко серне ачарга теләми. Әллә соңгы елларда алдан шапырынып та, Россиянең Олимпиадаларда тиешле нәтиҗәләр күрсәтә алмавы сәбәп булдымы, әллә бу министрның үзенә күрә тактик алымымы, аңламассың. Мутко: «Медальләр планлаштыру дөрес гамәл түгел. Ул спортны җимерә, планлаштырганда ялгышырга да мөмкинсең. Дөрес, без фаразлар ясап анализлыйбыз. Команда алдына бурыч куйдык, әмма бу ябык режимда, хәбәрдарлык тудырылмыйча эшләнде. Спортчылар үзебездә үтүче Универсиадада катнашуның нинди дәрәҗә, мәртәбә булуын аңлый һәм әзерләнә», - дию белән чикләнде. Күптән түгел ил җитәкчелеге тарафыннан якындагы биш елда Россия спортчылары алдындагы бурычлар игълан ителгән иде. Аннан аңлашылганча, Казан Универсиадасында илнең спортчы студентлары алдына гомумкоманда зачетында призерлар өчлегенә керергә дигән бурыч куела. Моның план-минимум икәнен һәркайсыбыз яхшы аңлый. 2011 елда Кытайның Шеньжень каласында узган җәйге Универсиадада Россия командасы, медальләр саны буенча гомумзачетта ярышлар хуҗасыннан гына калышып, икенче урын яулаган иде. Бу юлы үзебездә реванш алу теләге икеләтә стимул булырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading