16+

Нишләр иде Азаренко Хәбибуллин булмаса

Хатын-кыз теннисчылар арасында дөнья лидерларының берсе - 24 яшьлек белорус теннисчысы Виктория Азаренконың бүгенге уңышлары артында кызның таланты, тырышлыгы, тренерларның зур хезмәте һәм ... НХЛ капкачысы Николай Хәбибуллин тора.

Нишләр иде Азаренко Хәбибуллин булмаса

Хатын-кыз теннисчылар арасында дөнья лидерларының берсе - 24 яшьлек белорус теннисчысы Виктория Азаренконың бүгенге уңышлары артында кызның таланты, тырышлыгы, тренерларның зур хезмәте һәм ... НХЛ капкачысы Николай Хәбибуллин тора.

Әйе, дөнья теннисы күгендә Азаренко дигән йолдыз кабынуда хоккейчы Хәбибуллин хәлиткеч роль уйнаган дияргә була. Әгәр ул вакытында күреп алып, талантлы үсмергә Американың теннис мәктәбендә чыныгу алу мөмкинлеген тудырмаган булса, бәлки, бүген без белорус кызының мондый ук уңышларга ирешүен күрә дә алмас идек.
Николай Хәбибуллин кебек үк Виктория дә Белоруссия башкаласы Минск шәһәрендә туа. Тенниска аны 7 яшендә үзе дә тренер булган әнисе Алла алып килә.
Николай Хәбибуллинның тормыш иптәше Виктория - теннисчы кызның әнисе белән ахирәтләр. Нәкъ менә НХЛда сезон тәмамланып, җәйге ялны Минскида уздырганда Виктория Хәбибуллина теннис «йолдызчыгын» күреп алып, Америкага чакыра. Николай Хәбибуллин үсмер кызның Американың данлыклы теннис мәктәбендә укуын дәвам итәргә финанс мөмкинлеге тудыра, яхшы тренер таба, Хәбибуллиннар аңа үз йортларында сыену урыны бирә.
Шулай итеп, кыз 14 яшендә АКШның Аризона штатына күчеп китә һәм аның дөнья теннисы элитасына юлы башлана. 16 яшендә инде кыз юниорлар арасында дөнья күләмендә танылу ала. 2005 елда Зур шлем сериясенең ике турниры - Америка һәм Австралиянең ачык чемпионатларында сезонның иң яхшы юниоры дип табыла. Шул ук елны ул WTA ның зурлар арасындагы ярышларында да катнаша башлый. Ә тагын бер елдан ул дөньяның иң яхшы хатын-кыз теннисчылары исемлегенә керә. 2007 елны инде иң яхшы утызлыкта тәмамлый.
Виктория Азаренко бүген WTA рейтингында Серена Уильямстан гына калышып, икенче урында бара, хәзер Монаконың Монте-Карло шәһәрендә яши, француз белгече Самюэль Сюмик кулы астында шөгыльләнә.
Кыз теннис кортларында эмоциональ чыгышлары белән аерылып тора. Моны аның тренеры Сюмик та искәртеп килә. «Ул зур «сәхнәләр»не ярата. Тамашачылар күбрәк булган саен, аның нерв системасы тотрыклырак кына эшли», - ди ул.
Виктория Азаренко - ялгыз разрядта дөньяның элекке беренче ракеткасы, Зур шлем сериясе турнирларының 4 тапкыр җиңүчесе, 5 тапкыр финалисты, 2012 елгы Лондон Олимпиадасы чемпионы, WTAның 23 турниры җиңүчесе. Узган ел Белоруссиянең иң яхшы спортчысы дип табылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading