16+

«Шимбә — ял көне. Нишләп килеп көрәшмәскә?»

Казанның “Тулпар” спорткомплексында данлыклы тренер, танылган көрәшче, гер күтәрүче Илгизәр Сәлах улы Димиев истәлегенә татарча көрәш буенча турнир булып узды.

«Шимбә — ял көне. Нишләп килеп көрәшмәскә?»

Казанның “Тулпар” спорткомплексында данлыклы тренер, танылган көрәшче, гер күтәрүче Илгизәр Сәлах улы Димиев истәлегенә татарча көрәш буенча турнир булып узды.

Ул - “ТРның атказанган физик культура хезмәткәре”, “ТРның атказанган тренеры”, бөтен гомерен спортны үстерүгә багышлаган шәхес. Заманында күп тапкырлар призлы урыннар яулаган, Сабантуйларда хөкемдар булган, көрәш федерациясенең җирле иҗтимагый хәрәкәтен җитәкләгән. Әлмәттә гомер буе токарь булып эшләгән. Иртән — үз эшенә, эштән соң туры — спортзалга... 

“85 яшенә хәтле токарь булып эшләде”
Илгизәр абый чыгышы белән Әлмәт районы Бикәсаз авылыннан. Язмышы җиңел булмый. Әти-әнисе якты дөньядан иртә китә. Ул Сөләй авылында, әбисе һәм әтисенең апасы тәрбиясендә үсә. Тормыш иптәше Энҗе апа белән дүрт балага гомер бирәләр. Кызганыч, берсе арада юк икән инде... Казанда уздырылган турнирга легендар тренерның улы Роберт абый, Әлмәтнең “Ак Бүре” көрәш федерациясе вәкилләре һәм башка кунаклар килгән иде. Барысы да җылы истәлекләр белән уртаклашты, аны сагынып искә алдылар. 
— Илгизәр абый гаиләсе белән Әлмәттә яшәде. 85 яшенә хәтле “Татэлектромонтаж” оешмасында токарь булып эшләде. Илгизәр абыйның 85 яшьлек юбилеен матур итеп уздырдык. Авылда төп йортларын төзекләндереп, ялларда гел шунда кайтып йөрде. 86нчы яшенә чыккач, 2022 елда арабыздан китте. Туган авылы Бикәсазда җирләнде, — дип уртаклашты Әлмәттән, үзе дә көрәшче булган Марсель Сафиулла улы Шәрифуллин. — Илгизәр абый Әлмәткә генә түгел, республикага хезмәт иткән кеше. Аның укучылары арасында Әлмәт, Мамадыш, Чаллы, Казан, Түбән Кама, Алабугалар... — кемнәр генә юк. Илгизәр Димиев исемендәге турнирны республика күләмендә үткәрерлек хөрмәте бар, дип уйлыйбыз. Бу хакта ТР көрәш федерациясе рәисе Марсель Шәрипҗан улы Таһиров белән дә сөйләшәбез. Әгәр үзебезнең шәхесләрне танытмасак, аларны тарихка кертмәсәк, ул кешеләрне онытачаклар. Андый шәхесләрнең исемнәрен күтәрергә кирәк.      

— Үзем дә Әлмәт районының Сөләй авылы егете, Илгизәр абыйның ничек көрәшкәнен, тренер булып эшләгәнен күрдем. Бик тәрбияле, гадел булды, бер кешене дә кыерсытмады. Тыңлаусызракларны да әкрен генә урыннарына утырта иде. Күпме малайларны урам тормышыннан аерган кеше ул, — дип искә алды журналист, “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире Атлас абый Гафиятов. — Бик татар җанлы кеше. “Смирно!” дип тә әйтми иде хәтта, татар көрәшенә “Үрә кат!” дип китереп кертте. Ул шөгыльләндергән спортзалга кайтканда керә идем. Бик күп малайларны өйрәтеп, яхшы тренерлар тәрбияләде. Үзенә килгәннәрнең берсен дә куып чыгармый иде. Даһи тренер! Югары разрядлы токарь булды ул, теләсә кайсы детальны кырып бирә иде. Әлмәттәге троллейбус электр линияләрендә дә кайберләре ул кырган детальләр. Бик матур тормыш алып барды, диндә булды. Кайсы яктан алсак та үрнәк итеп куярлык шәхес! Исемнәрне дә сорап йөри торган кеше түгел иде. Әллә кайчан “Россиянең атказанган тренеры” булырга тиешле иде дә бит... “ТРның атказанган физик культура” хезмәткәре, “Татарстанның атказанган тренеры” исемнәре белән калды. Гер күтәрү буенча да күпме спорт осталары ясады. Әлмәттә Илгизәр Димиев исемендәге урам булдырылса, бюст-һәйкәл куелса, яхшы булыр иде. Ул моңа лаеклы! Тагын шунысы: Илгизәр Димиев исемендәге турнир, мәсәлән, Данил Галиев исемендәге турнир кебек, республика турнирлары календаренә кертелеп, титуллы турнир булып, Әлмәттә оештырылсын иде, дигән теләктә калабыз. 

“Акча отарга шанс күбрәк булыр”
Турнир 2004-2006 елгы яшьләр арасында оештырылды. Якынча 45-50 көрәшче җыелган иде. Районнардан бик аз килгәннәр. Казаннар (Авиатөзелеш-Яңа Савин, Идел буе-Вахитов, Совет һәм Киров районнары), Әлмәт, Зилант клубы, Саба (4 көрәшче), Лаеш (1 көрәшче), һәм Яшел Үзән районыннан (1 көрәшче) гына көрәшчеләр бар иде. Сигез үлчәү авырлыгында көрәшеп, җиңүчеләр акчалата бүләккә ия булды. I — 10 мең сум, II — 7 мең сум, III урынга икешәр көрәшче билгеләнеп, һәркайсына 4 әр мең сум бирелде. “Катнашучылар аз булса, безгә акчалата бүләк оту шансы күбрәк”, — дип елмаешты яшь көрәшчеләр. Исемлектә язылганча, 32 егет җиңеп, акчалата бүләкләнде. “2004-2006 елгылар өчен бик сыйфатлы ярыш, призлары да бар. Шимбә — ял көне. Нишләп килеп көрәшмәскә? Чаллылар!!!” — дип фикер язды Чаллы көрәш федерациясенең башкарма директоры, хөкемдар Рамил Хисмәтуллин. Командалар беренчелегенә килгәндә: Әлмәт — I, Казанның Идел буе-Вахитов районы — II, Зилант III урынны яулады. Җиңүче командаларга кубок, грамоталар тапшырылды. 

Илгизәр Димиев истәлегенә узган көрәш бәйгесенә махсус хәрби операциядән ялга кайткан Әлмәт көрәшчесе Радик Гафуров та килгән иде. Аңа ТР көрәш федерациясе истәлекле бүләк тапшырды. 

“Велосипед отканыма ышанмадым”
Азактан үз авырлыгында I урын яулаган сигез көрәшче арасында җирәбә юлы белән велосипед уйнатылды. Мондый мизгелләрне барыбыз да яратып, кызыксынып күзәтәбез. Бәхет Казанның Идел буе-Вахитов районы өчен чыгыш ясаучы, 85 кг авырлыкта көрәшкән Илгиз Дәүләтгәрәевка елмайды. Ул чыгышы белән Тукай районы Торнаташ авылыннан. Казан дәүләт аграр университетында IV курста укый. Тренеры — Җәүдәт Хөсәенов.     
— Җирәбә буласын белсәм дә, нәкъ менә мин җиңәрмен дип бер дә уйламадым. Чөнки башка вакытларда бер җиңгәнем юк иде, — дип уртаклашты Илгиз Дәүләтгәрәев. — Кулымдагы шарны ачып, “велосипед” дигән язуны күрдем дә, башта ышанмадым. Берничә минут узып, пьедесталга чакырып, велосипедны тапшыргач кына җиңүемне аңлый башладым. Бик сөендем. Миңа күптән болай уңыш елмайганы юк иде. Велосипедым бар иде. Яңасы булу тагын да әйбәт. 

Лилия ЙОСЫПОВА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading