Чит җирләрдә гомер кичергән милләттәшләребез арасында үз көчләре белән биек үрләр яулаганнары шактый. Шундыйларның берсе - СССРның спорт остасы Марат Вәзыйх улы Кабаев. Заманында Ташкенттагы «Пахтакор» футбол командасының иң оста уенчысы була ул. Аның кызы - ике тапкыр дөньяның, биш мәртәбә Европаның абсолют чемпионы, Россиянең атказанган спорт остасы, Дәүләт Думасы...
Скопировать ссылку
Чит җирләрдә гомер кичергән милләттәшләребез арасында үз көчләре белән биек үрләр яулаганнары шактый. Шундыйларның берсе - СССРның спорт остасы Марат Вәзыйх улы Кабаев. Заманында Ташкенттагы «Пахтакор» футбол командасының иң оста уенчысы була ул. Аның кызы - ике тапкыр дөньяның, биш мәртәбә Европаның абсолют чемпионы, Россиянең атказанган спорт остасы, Дәүләт Думасы...
- 1936 елда безнең бабай гаиләсе белән Урта Әлки авылыннан Термез шәһәренә барып урнаша. Аннары алар Үзбәкстанның Сырхан-Дәрья өлкәсендәге Узун (Озын) шәһәренә күченәләр. Шунда әти-әнинең өченче балалары булып дөньяга мин аваз салганмын. Миңа биш яшь тулгач, алар Денау шәһәрендә яши башлый. - Башка милләттән булган балалар арасында уйнап үскән татар малаен кыерсытучылар булмадымы ул чакта?
- Һәр милләт арасында кешеләрнең яхшысы да, начары да бар. Кечкенәдән үземнең татар булуым белән горурланып үстем. Уйнаганда ачудан «татарин» дип кычкырып җибәрсәләр, шунда ук үзләрен акылга утырта идем. Ә инде эшли башлагач, үзбәкләрдән генә түгел, башка халыклардан да һәрвакыт хөрмәт кенә күреп яшәдем. - Ул чакларда әтиегез үзе дә спорт дөньясында кайнаган кеше булгангадыр, Сездә дә балачактан спортка мәхәббәт тәрбияли башлаган. Әмма үз теләге булмаса, баланы мәҗбүр итеп кенә булмый бит әле.
- Әйе, әти «Пахтакор» җәмгыяте рәисе булып эшләгән чакта безгә спорт әйберләре, киемнәр алып кайта иде. Шулар да кызыктыргандыр, башта баскетбол һәм җиңел атлетика белән шөгыльләндем. Баскетбол буенча тренер туганыбыз Мидхәт абый булды. Футболны малайлар белән ишегалдында гына уйнарга туры килде. Сигезенче сыйныфтан соң, әти, мине Мәскәүгә җибәрү өчен, башта анда хат язып җибәрде. Ул вакытта СССРның яшүсмерләр җыелма командасына җыю тәмамланган иде инде. Шуңа күрә, мине, конкурслар узганнан соң, «Трудовые резервы» командасына алдылар. Шунда өч ел өйрәнүләр узгач, «Торпедо», «Динамо» командаларына чакыруларына карамастан, 1980 елда Үзбәкстанга - «Пахтакор» командасына кайттым. Белгәнегезчә, 1979 елда аның футболчылары, Минск шәһәренә барганда авиаһәлакәткә очрап, һәлак булганнар иде. Шуннан соң анда төрле җирдән футболчылар тупланды. Миңа анда ун ел уйнарга туры килде. - Элек «Пахтакор» ничек шулай югары үрләргә күтәрелә алган соң ул? Алар яулаган уңышларның сере нидә булган дип уйлыйсыз?
- Үзбәкстан электән үк футбол иле булды. Аның буыннан- буынга килгән традицияләре бар иде. Анда бик күп оста уенчылар, яхшы тренерлар гына тупланды. Шуңа күрә, ярышларда җиңү яулаулар очраклы түгел. - Үзегез аннан кая китәргә булдыгыз?
- Мине 1986 елда армиягә алдылар. Ул чакта Алинәгә өч яшь иде. Бер ай хезмәт иткәннән соң, хатыным игезәк кызлар тапты. Аларның берсен Ләйсән дип атадык. Икенчесе, дөньяга килгәч, җиде сәгать кенә яшәп калды. Үзем кайтып, аңа Алсинә исеме кушып җирләдек. - Алинәнең балачагы ничегрәк хәтерегездә калган?
- Ул гел елмаеп йөри иде. Бәләкәйдән бик гадел булды, көчсезләрне һәрвакыт яклады. Иптәшләреннән берәрсен хаксызга кыерсытсалар, ул чакта Алинә яклаучы була торган иде. - Алинәнең спортчы булып китүендә кемнең йогынтысы күбрәк булды? Әти-әнисенекеме, әллә бабасыныкымы?
- Барыбызныкы да булгандыр дип уйлыйм. Әти аны өч яшь ярымнан нәфис гимнастикага йөртә башлады. Ул өйгә кайткач, залга кергәнче: «Дәү әти, әйдә теге сүзләреңне кабатла әле», - ди иде. Шуннан соң, әти, безгә карап: «Сезнең каршыгызда дөнья чемпионы, СССРның спорт остасы Алинә Кабаева», - дип игълан итүгә, ул үзенең осталыкларын күрсәтә башлый иде. - Балаларыгыз өйдә нинди телдә сөйләшеп үсте?
- Әти-әни аның белән татарча гына сөйләште. Әмма әниләре рус кызы булганлыктан, аларга күбрәк русча сөйләшергә туры килде. Әтинең оныклары арасында бер Алинә генә бүгенгә хәтле «дәү әти», «дәү әни» дип эндәшә. - Сез Алинә белән еш күрешәсезме?
- Дәүләт Думасы депутаты булганнан соң, аның вакыты бик аз. Шуңа күрә, сирәк очрашабыз, телефоннан гына аралашырга туры килә. Әле кичә генә сөйләштек үзе белән. Ул һаман юлда. Җирдә йөрүгә караганда, күбрәк самолетта оча. - Кызыгызның сәясәткә кереп китүен ничек кабул иттегез?
- Мин аның балалар йортларына ярдәм итүен, гаделсез хөкем ителгәннәрне азат итүдә булышуын хуплыйм. Әмма игелекле эшләрне күреп бетермәүчеләр дә була шул. Башка депутатлар белән чагыштыручылар да бардыр. Аның яхшылыклар эшләве куандыра. - Ләйсән нәрсә белән шөгыльләнә?
- Ул Алинәнең фондында эшли. - Әниләре белән аерылышканга, кызларыгыз Сезгә үпкә белдермиме?
- Аларның кырын карашын беркайчан да сизмәдем. Үзгәртеп кору җилләре ул чакта күпләргә яхшылык китермәде. Тормышта төрле мизгелләр булды. Аерым яшәсәк тә, мин Любовь Михайловнага хөрмәт белән карыйм, чөнки ул - балаларымның әнисе. - Сез бүгенге көндә Казанда яшисез. Бирегә нинди җилләр ташлады?
- Икенче хатыным Наташа (мулла кушкан исеме Наилә) белән монда күченеп килүебез очраклы гына түгел. Мине «Рубин»ның җитәкчесе Корбан Бердыев чакырып алды. Бүгенге көндә анда тренер-селекционер булып эшлим. Без мәктәпләрдән яшь уенчылар эзлибез. Чемпионатларга да йөрибез. Шунысын да әйтим: Корбан Бердыев - «Рубин» өчен зур көч куйган җитәкче. - Спорт остасының эштән соң буш вакытлары ничегрәк үтә?
- Дини китаплар укырга яратам. Театрларга йөрим. Туганнарым белән аралашам. 2005 елда Казанга беренче тапкыр килгәч, туганыбыз Нәзгат абый Мәгърифәтуллин белән таныштым. Исламия апа Мәхмүтова һәм Рузия Мотыйгуллиналар белән элек алар гастрольләргә килгәндә очраша идек. Хәлил абый Мәхмүтовның мине шул чакта ук бик тә Казанга кайтарасы килгән иде. - Әтиегез Вәзыйх абыйның да туган җирләргә кайту теләге юкмы?
- Йорт салып, әти-әнине янымда яшәтергә хыялым бар. Әмма өлкәннәр тора-бара яшәү урынын алыштырырга да курка башлый бит әле. - Сез моннан берничә ел элек әтиегезнең туган авылы Урта Әлкидәге мәчет төзелешенә дә үз өлешегезне керттегез.
- Әйе, аны Нәзгат абый төзетә башлаган иде. Шундый изге эшкә ничек өлеш кертмисең. Аның беренче ташларын салганда, кырык эшемне кырык якка ташлап, авылга кайткан идем. Моннан ике ел элек аны ачу тантанасы булды. - Үзегез дә намазга басмадыгызмы әле?
- Казанга килгәч, укый башладым, әлһәмдүлиллаһи. Бәлки, мине Ходай шуңа да Казанга җибәргәндер.
Комментарийлар