16+

Универсиада уты иртәгә Казанга килә

Универсиада уты бүген Югары Ослан һәм Яшел Үзәнне гизә. Бу Универсиада утын кабул итәргә тиешле соңгы район-шәһәрләр. Моннан бер ел элек (12 июльдә) Париждагы Сорбонна университетыннан старт алган Универсиада уты, дөнья буйлап сәяхәт итеп, РФ шәһәрләренең 30ында тукталып, 100 мең чакрым узганнан соң, хәзер Татарстан Республикасын иңли.

359 көн эчендә 2013 кеше кулыннан узасы Универсиада утының 104 мең чакрымлык иң озын эстафетасы шулай итеп финишына җитеп килә. FISU җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, хәтта галәмәт күп халыклы Кытайда да Универсиада утына игътибар моның кадәр зур булмаган. Пекинга утны турыдан-туры гына китергәннәр, дип белдерде Казан шәһәре җитәкчелегенең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин. 5 июльдә Казанга килеп җитеп, халыкара мәгълүмат үзәгендә төн куначак ул. 6 июль көнне иртәнге 10да Универсиада авылыннан Казан шәһәре буйлап Казан федераль университетының төп бинасына кадәр Универсиада уты эстафетасы марафонына старт бирелә. Универсиада уты 55 кеше - танылган спортчылар, Универсиада илчеләре, артистлар, оештыру комитеты әгъзаларының кулыннан кулына күчеп, 12 чакрым араны уза. Аннары ут шушы университетта Универсиада ачылышы тантанасына кадәр саклана.
Эстафета утын бергәләп каршы алыйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading