16+

"Антибиотикларны берүк вакытта, бер төрле вакыт аралыгы белән эчәргә кирәк" мең сорауга - бер җавап

Антибиотикларны ХХ гасырның иң зур ачышларының берсе дип атыйлар. Алар ярдәмендә миллионлаган кешенең тормышын саклап калганнар. 

"Антибиотикларны берүк вакытта, бер төрле вакыт аралыгы белән эчәргә кирәк" мең сорауга - бер җавап

Антибиотикларны ХХ гасырның иң зур ачышларының берсе дип атыйлар. Алар ярдәмендә миллионлаган кешенең тормышын саклап калганнар. 

Әмма антибиотиклар ярдәм итсен өчен аларны вакытында, дөрес итеп эчәргә кирәк.

Гастроэнтеролог-табиб Наталья Слюняева билгеләп үткәнчә, антибиотиклар кабул итүне табиб кына билгели ала. Авыруның нинди булуына бәйле рәвештә, табиб таблеткалар, уколлар яисә "тамчылап" организмга кертү ысулын билгеләргә мөмкин. 

Препаратларның төре инфекциянең нинди булуына да бәйле. Кайбер очракларда бактерияләрдән котылу өчен ныклы терапия кирәк. Организмның препаратларга реакциясе дә зур роль уйный. Чирнең ни дәрәҗәдә авыр булуы, пациентның яше, авырлыгы да мөһим. 

Даруның дәвалау үзлекләренә дә игътибар итәргә кирәк, дип кисәтә табиб. "Антибиотикларның күбесе ашказанының әче тирәлеген бозып, бавыр һәм бөер эшчәнлегенә тәэсир итәргә мөмкин",- ди Слюняева. Табиб билгеләгән дозаны мөстәкыйль рәвештә киметергә дә, арттырырга да ярамый. Концентрацияне киметү инфекцияне җиңәргә мөмкинлек бирмәячәк. Ә дозаны арттыру организмны агулауга китерүгә мөмкин.

"Препаратларны кайчан кабул итү дә мөһим. Антибиотикларны берүк вакытта, бер төрле вакыт аралыгы белән эчәргә кирәк. Бу канда препаратларның күләмен бер дәрәҗәдә тоту өчен кирәк. Моннан тыш, кабул итү инструкциясен дә онытмаска. Төрле антибиотиклар кайчан ашауга карап, төрлечә тәэсир итә",- ди гастроэнтеролог.

Антибиотикларны чиста, газы булмаган су белән эчәргә киңәш ителә. Чәй, каһвә, сөт ризыклары, соклар, алкоголь дәвалауның нәтиҗәсен бирмәскә мөмкин. Дөрес кулланмаган эчемлекләр кирәкмәгән реакцияләргә китерүе бар. Бу:
- кан басымы күтәрелү;
- косу;
- күңел болгану;
- йөрәк тибеше ешаю. 

Хәлегез яхшырган очракта да дәвалануны туктатмагыз. Бу ялган халәт булырга һәм хәлегез начарланырга мөмкин. Өстәвенә, бактерияләр антибиотикка "күнегә" дә башлаячак, дип кисәтә табиб. 

Һәр организм үзенчәлекле, ягъни антибиотиклар кабул итү кешедә анафилактик шок китереп чыгаруы да бар. Йөрәк тибеше ешаю, тәнгә кызыл сыткылар чыгу, курку хисе барлыкка килү, тамак яисә бит шешү, кан басымы кискен төшү, аңны югалту шуның мисалы. Мондый очракта антибиотикларны эчүне туктатырга һәм ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк, ди Наталья  Слюняева.

"Антибиотиклар бактериаль инфекцияне дәвалауда нәтиҗәле булырга мөмкин. Әмма аларны дөрес кулланмасагыз сәламәтлегегезгә зур зыян салачаксыз", - дип кисәтә табиб.

Антибиотиклар белән бәйле 3 сорауга җавап
Клиник фармаколог, медицина фәннәре кандидаты Андрей Дехнич антибиотикларга кагылышлы өч сорауга җавап бирде.

Антибиотиклар белән бергә, гадәттә, пробиотиклар да эчәргә кушалар. Аларны эчү мәҗбүриме?
Антибиотиклар белән бергә пробиотиклар да эчү мәҗбүри түгел. Әмма тикшеренүләр күрсәткәнчә, пробиотиклар кабул итүнең файдасы зур. Аларны, антибиотиклар кулланганнан соң, ашкайнату системасы  һәм эчәклекләрдә проблемалар килеп чыккан очракта эчү киңәш ителә. Әмма пробиотиклар барлык пациентларга да туры килми һәм алар составындагы микроблар үзләре үк инфекция китереп чыгарырга мөмкин. Мисалга, иммунитеты бозылган һәм иммунитетны какшата торган терапия узучылар. Шулай ук ашкайнату һәм эчәклек системасы бербөтенлеге бозылган кешеләргә пробиотиклар эчәргә ярамый. 

Антибиотикларны елга ничә тапкыр кабул итәргә ярый?
Антибиотиклар витамин түгел. Аларны бактериаль инфекция вакытында гына кулланырга ярый. 
Табиб пациентка аларны еш билгеләү яхшы түгел. Әмма кайвакыт бу үзен-үзе аклый. Мисалга, пациент башта бактериаль пневмония, берничә айдан пиелонефрит белән авыруы ихтимал. Ике очркта да авыруны антибиотиклар белән дәвалау таләп ителә. Гәрчә, беренче авыруны дәвалаганнан соң бер ай гына вакыт узса да. 

Берьюлы ике төрле антибиотик кабул итәргә ярыймы? 
Кайбер очракларда бер төрле антибиотик кына җитми. Мисалга, инфекция берничә төрле микроб нәтиҗәсендә барлыкка килсә. Ә барлык микробларга да тәэсир итә торган антибиотиклар юк. Бер төрле микробны "җиңәр" өчен комбинацияле антибиотиклар билгеләргә дә мөмкиннәр. Туберкулез моңа мисал булып тора. 

Табигый "антибиотик"лар
Сарымсак
✅ Салкын тию, инсульт, артритка каршы профилактика; иммунитетны ныгыта.
⛔ Эпелепсия, аш кайнату системасы авырулары; бала имезү.

Шалкан
✅ Салкын тиюдән булыша, какрыкны чыгара, җәрәхәтләрне чистарта.
⛔ Гастрит, ашказаны җәрәхәтләре вакытында кулланырга ярамый.

Керән
✅ Ревматизм, подагра, сидек һәм җенес органнарына салкын тию, ангина, салкын тиюдән ярдәм итә.
⛔Операциядән соң, йөкле вакытта, эчәк-ашкайнату системасы авырулары көчәйгәндә кулланырга ярамый.

Балан
✅ Ангина, бронхит, пневиония, фурункулездан дәвалый.
⛔Тромбофлебит, эчәк-ашкайнату системасы белән проблемалар, йөклелек чорында кулланырга киңәш ителми.

Мүк җиләге
✅ Сидек һәм җенес органнарына салкын тию, җәрәхәтләрне чистарту өчен кулланыла.
⛔ Гастрит, ашказаны җәрәхәтләре булганда кулланырга ярамый.

Фото: pixabay

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading