16+

Антон Лукаш: “Сайлауларда блогерларның файдасы зур"

Социаль фәннәр кандидаты, “Чиста сайлаулар өчен” корпусының башкарма комитеты әгъзасы Антон Лукаш сайлауларга кагылышлы берничә мизгелне билгеләп узды.

“Татарстанда җитди сайлаулар, зур күләмдә эш башкарыла. Бу бик яхшы әзерлек таләп итә, - диде Антон Лукаш. - Күзәтүчеләр белән бернинди авырлыклар юк, “Чиста сайлаулар өчен” корпусыннан катнашучылар бик күп. Тагын бер кызыклы һәм нәтиҗәле яңалык - блогерларны бу эштә катнашырга чакыру. Алар медиамохиттә авангард булып тора, һәркайсының күпмеңләгән язылучысы бар. Бу хокук бозуларны күреп алу, аларны ачыклау өчен бик яхшы алым булып тора. Хәлне дөрес һәм ихлас чагылдырганда, блогерларның әлеге җитди эштә файдасы бик зур”. Шул ук вакытта ул аның өчен дә сынау – блогер үзенең язылучыларын арттыра.  

Сайлаулардагы фейкларга килгәндә, белгеч фейк ясаучыларның элек ачыкланган алымнарны кулланмаска тырышуларын билгеләп узды.   

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading