16+

Блогер-күзәтүче Алинә Гималтдинова: “Яңа вазифага керешкәндә дулкынлану бар иде”

Сайлауларда катнашучы блогер-күзәтүче Алинә Гималтдинова журналистларга үз өстенә зур җаваплылык алуын һәм бу вазифага керешер алдыннан бик нык дулкынлануын сөйләде.

Әмма махсус оештырылган укулардан соң тынычландым, диде ул. Сайлауларда күзәтүче буларак катнашуы турындагы хәбәрен язылучылары хуплап каршы алган. Сайлауга кадәр интервьюлар да биргәч, язылучылары арткан да.
Безнең төп максат – аудиторияне җәлеп итү һәм кире элемтә булдыру. Директка хатлар язып, сайлауга кагылышлы сорауларны да җибәрделәр, ә без оператив рәвештә җавап биреп барабыз, - ди ул.

Блогерның язылучылары әлеге вазифага керешүенә артык гаҗәпләнмәгән дә. Алинә иҗтимагый һәм социаль чараларда актив катнаша икән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading