16+

БРИКС саммиты Казанның дәрәҗәсен күтәрә

Татарстан башкаласында 22-24 октябрьләрдә БРИКС илләре саммиты була. Россия Президенты Владимир Путин әлеге чараны Казанда үткәрергә тәкъдим иткән иде.

БРИКС саммиты Казанның дәрәҗәсен күтәрә

Татарстан башкаласында 22-24 октябрьләрдә БРИКС илләре саммиты була. Россия Президенты Владимир Путин әлеге чараны Казанда үткәрергә тәкъдим иткән иде.

– Казанда БРИКС илләре саммитында 30 ил башлыгы, БМО һәм башка берничә халыкара оешма җитәкчеләре катнашачак. БРИКС оешмасы тарихында моның кадәр колач булмаган. Сөйләшүләр барышын бөтен дөнья күзәтәчәк. Казанга ышаныч күрсәткәне өчен Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәт! – диде мэр Илсур Метшин мэриядә узган киңәшмәдә.

Халыкара чара шәһәр инфраструктурасын финанслауны яхшырткан. Юлларны һәм тышкы корылмаларны төзекләндерүгә төрле бюджетлардан 8 миллиард сум бирелгән.

– Юлларны һәм төзекләндерелгән корылмаларны делегацияләр башлыклары үзләре белән алып китми. Барысы да үзебезнең халыкка кала, – диде мэр. – Казанда 18 парк һәм сквер яңартылды. Җәмәгатьчелек мохите бер-берсен кабатламый, һәркайсының үз тарихы, дизайны һәм архитектурасы бар. Биш ел элек паркларны бер тигезлектә яңарту үткәрелсә, хәзер дәрәҗә бөтенләй башка.

Мәскәү районында Серов бульвары төзекләндерелде, Яңа Савин районында Зур Чайковое күлен төзекләндерү эшләре тәмамланып килә, Совет районында Татарстан Республикасының төзелеш тармагы оешуга 100 ел скверына 6,5 мең агач һәм куак утыртылды. Саммит алдыннан шәһәр дә өстәмә рәвештә 56 мең агачка, 41 мең куакка баеды. Чәчәк түтәлләре 15 мең квадрат метр җирлекне били.

26 чакрым электр чыбыклары, 1 меңнән артык багана, 3700 яктырткыч алмаштырылды. Бауман урамына реконструкция ясалды. 29 урам юллары өлешләре төзекләндерелде, 52 чакрым торбаүткәргечләр яңартылды.

Башкалага 100 яңа автобус сатып алынды, планда 157 яңа автобус кайтарту каралган. Казан урамнарында тагын 39 яңа троллейбус йөри башлаячак.

– Болар шәһәргә кирәк. Бу – бездә узган һәр халыкара чараның мирасы, алар халыкка хезмәт итәчәк. Саммит шәһәрнең абруен күтәрә, инвесторларны җәлеп итә, туристлар килүен арттыра. Иң мөһиме – бу шәһәр һәм казанлылар өчен горурлык. Казан илнең иң яхшы шәһәрләре исемлегенә керә, – диде мэр Илсур Метшин.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading