16+

Карабахның ба-бахы

Карабахтагы низагның ахыры күренми дә, күренергә дә теләми. Һәр ике якның әлегә азарты күп, кайгысы аз, шуңа күрә бу низагка нокта куярга теләүче табылмаячак. Кавказның даими фонына әверелә барган әлеге хәл ике Кореяның бүленешен, Израиль-гарәп мөнәсәбәтләрен хәтерләтә. Әмма алары бездән еракта, монысы исә элеккеге СССР территориясендә.

Карабахның ба-бахы

Карабахтагы низагның ахыры күренми дә, күренергә дә теләми. Һәр ике якның әлегә азарты күп, кайгысы аз, шуңа күрә бу низагка нокта куярга теләүче табылмаячак. Кавказның даими фонына әверелә барган әлеге хәл ике Кореяның бүленешен, Израиль-гарәп мөнәсәбәтләрен хәтерләтә. Әмма алары бездән еракта, монысы исә элеккеге СССР территориясендә.

Карабах низагы башлаганда бүген гомер кичерүчеләрнең берсе дә тумаган булган, шуңа күрә биредә нәрсәнедер төзәтеп булмый – бу күптәнге мәшәкать. Янәшәдә генә булган Россиядән бөтенесе нәрсәдер көтә, ул – зур, көчле, союз таркалганга 30 ел, ләкин аның бергә туплый ала торган совет магниты саклаган әле. Әмма Бакуның якын дусты – Төркия, ә бу дәүләт белән соңгы арада мөнәсәбәтләр әллә ничә тапкыр начарланып, дуслашырга өлгердек. Йә самолет бәреп төшерелә, йә төрек помидорлары сыйфатсызга чыга. Карабах өчен тагын бер кат талашырга була инде, ансы, әмма көтелмәгән вирустан соң Белоруссия хәлләре килеп чыкты. Карабахтагы бәрелешнең нәкъ менә хәзер кискенләшеп китүе дә очраклы түгел – Россиянең болай да авырткан башына Лукашенко бәласе ишелеп төште, АКШта – сайлаулар, Европа Көнчыгыш Урта диңгез кризисы белән мәшгуль. Эре уенчыларның барысы да нәрсә беләндер мавыкканда вагракларына үз хәлен яхшырту өчен җайлы вакыт.

Мөнәсәбәтләрнең хәзер кискенләшеп китүе тышкы сәясәткә кенә бәйле түгел, билгеле. Туксанынчы елларда Карабах сугышы Әзәрбайҗан файдасына тәмамланмаган иде: әзәрбайҗаннарның ул чакта үзара тарткалашып-низаглашкан, әрмәннәрнең исә бердәмрәк булган чорына туры килде. Өстәвенә, СССРдан Әрмәнстанга бик яхшы хәрби кадрлар калды, Әзәрбайҗан исә моның белән мактана алмады. Хәзер хәлләр башкача. Һәр ике якның да армиясе яхшы коралланган һәм әзерлекле. Әзәрбайҗанның икътисады күршесенекеннән яхшырак, халык саны өч тапкырга күбрәк булганга, мобилизация үткәрү җайлырак. Әмма шәхси амбицияләр белән беррәттән, тирә-күрше турында да уйлый белү кирәк. Низаг туктатылмыйча, сугыш уты дөрләп кабынганда, аңа башкалар тартылмыйча калмаячак. Россия әлегә күршедә ике союздашы бар дип исәпли, ләкин сугыш булган очракта икесенең берсен сайларга туры киләчәк. Әрмәнстан чигендә тулы бер армиясен тоткан Төркия икенче фронтны ачкан очракта Күмәк иминлек килешүе оешмасына (ОБДК) керүче башка дәүләтләр низагка кушылырга мөмкин, Россия белән Әрмәнстан исә әлеге оешма әгъзалары. Әлеге оешмага ул чагында бөтенләй таралу куркынычы яный.

Әлеге сугыш трагедиясенең минималь күренеше – ул як регионнардан безгә күпләгән качакларның килүе булса, максималь өлеше – читтәге диаспораларның үзара мәнәсәбәтләрен ачыклый башлавы. Бусы исә тагын да куркынычрак. Мондый хәл булган иде инде – үткәннәрнең сабагын алып, хәтергә киртләп кую беркемгә дә комачауламый. Сугыш күренешләрен телевизор белән компьютер мониторы аша гына карау бер хәл, ә ул синең тәрәзә төбендә генә барганда – бөтенләй башкача. Карабахның ба-бахы безгә дә килеп җитмәсен дип уйлап, теләмәгән җиреңнән геосәясәтче буласың да куясың...

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading