16+

Татарстанда быел кайсы район башлыклары алмаштырылачак?

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 5 февральдә узган матбугат конференциясендә республикадагы яңалыклар белән таныштырды.

Татарстанда быел кайсы район башлыклары алмаштырылачак?

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 5 февральдә узган матбугат конференциясендә республикадагы яңалыклар белән таныштырды.

Олимпиадага барабыз
Казанда 2022 елда Бөтендөнья Махсус Олимпиада кышкы уеннары була. Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Мәскәүдә 5 февральдә Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко рәисленедә оештыру комитеты утырышы үткәрелә. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Анда уеннарны тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен әзерлек мәсьәләләре карала. Уенның символы һәм талисманы тәкъдим ителәчәк.

Әгерҗедән башлыйбыз
Татарстанда муниципаль районнарда хисап җыелышлары башлана. Президент Рөстәм Миңнеханов киләсе дүшәмбедә Әгерҗе районына бара. Ул анда “Әгерҗе” сәнәгать паркы, Балалар иҗат йорты эшчәнлеге белән танышачак һәм хисап җыелышында катнашачак.
 – Артта сөйрәлгән район башлыкларын эшләреннән алу күздә тотылмыймы?
Кызыксынып биргән соравыма җавабында Лилия Галимова: “Президент аппаратында кемнедер эштән алу буенча алдан ук максат куелмый, моны район сессиясе хәл итә”, – диде.

“Татстрой” сүтелә?!
Казанның Иске Татар бистәсендә Әхтәмов урамы, 1 адресындагы “Татстрой” бинасын Мәскәү инвесторы сатып алган. Бинаны сүтеп, бушаган кишәрлекне башка максатларда файдалану фикере өйрәнелә. Татарстан Президенты әлеге бинаны сүтергә тәкъдим иткән, имеш.
– Бу бинаны сүтү яки сүтмәү идеясе Татарстан Президентыныкы түгел. Шушы территориядә эшчәнлек үткәрүчеләр идеясе ул. Президент идеяне хуплады гына. Сүтелгән очракта да, халыкка уңайлы зона тудыру шарты куелды, – диде Лилия Галимова.

БТИҮ хәлләре
Татарстан прокуратурасы Бөтентатар иҗтимагый үзәген “экстремистик оешма” дип белдергән иде. БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев 3 февральдә, прокуратура сүзе белән килешмичә, ачлык игълан иткән.
 – Президент аппаратында әлеге оешмада проблемалар барлыгын массакүләм мәгълүмат чараларыннан гына ишетеп белделәр. Татарстанның дәүләт органнарына Бөтентатар иҗтимагый үзәгеннән мөрәҗәгать кермәде, чөнки. Аларның прокуратура белән аңлашылмау бар, дип беләм. Вәкаләтле органнар бар, алар канун кысаларында эш йөртергә тиеш, – диде Лилия Галимова.

 Вакцина хәләлме?
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте коронавриуска каршы вакцинаның хәләл икәнлеген раслауны сораган.
 – Диния нәзарәтенең хокукы бу, – дип аңлатма бирде Лилия Галимова. –Мондый сорау дин тотучыларның мөрәҗәгатенә бәйле булырга мөмкин. Мөселманнар “вакцина хәләл түгел икән, привика ясатмасаң да ярый”, дип әйтми. Алар моңа чакырмый. Бу – стандарт, гадәти сорау. Диния нәзарәтендә шундый сорау туганлыгына гаҗәпләнергә кирәкми. Дөнья практикасында вакцинаның хәләллегенә бәйле сорау беренче тапкыр гына күтәрелмәде. Элегрәк бу тема Малайзия, Индонезия һәм башка мөселман илләрендә дә кузгатылган иде.
 Препаратны әзерләүчеләр вакцинада кеше организмына хас булмаган компонент-катнашмалар булмавын әйткән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading