16+

Андрей Кондратьев: Татарстанлыларның сайлаулардагы активлыгы тиешле дәрәҗәдә булды

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе агымдагы өч көнгә нәтиҗә ясады. “Татарстанлыларның активлыгы тиешле дәрәҗәдә булды. Безнең саннар хәзер якынча 73,6 процент", - дип сөйләде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Андрей Кондратьев: Татарстанлыларның сайлаулардагы активлыгы тиешле дәрәҗәдә булды

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе агымдагы өч көнгә нәтиҗә ясады. “Татарстанлыларның активлыгы тиешле дәрәҗәдә булды. Безнең саннар хәзер якынча 73,6 процент", - дип сөйләде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Тавыш бирүнең хәлиткеч, өченче көне нәтиҗәләре буенча Татарстанда агымдагы сайлауларда 73,6 процентка якын, яки гомумреспублика исемлегеннән ике миллион йөз алтмыш тугыз меңнән артык сайлаучы катнашкан. Бу хакта “Сайлаулар-2020” Бердәм мәгълүмат үзәгендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, өч көн эчендә сайлау участоклары 8 дән 20 сәгатькә кадәр эшләде, штаттан тыш хәлләр теркәлмәгән.

“Татарстанлыларның активлыгы тиешле дәрәҗәдә булды. Безнең саннар хәзер якынча 73,6 процент", - дип сөйләде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Кичке сәгать алтыга булган мәгълүматларына караганда, көзге сайлаулар вакытында сайлау участокларында нинди дә булса хокук бозулар Татарстанда теркәлмәгән. "Фейклар турындагы һәр хәбәрне аерым тикшерергә кирәк. Алар көннән-көн үсә бара. Әгәр безгә кайдадыр "Газелькада" тавыш бирүләре турында хәбәр килә икән, без тикшерәбез - видеоязмаларны карый башлыйбыз. Бүгенге көндә барлык килгән хәбәрләрне анализлау нәтиҗәләре буенча сайлау законнарын бозу юк. Без һәр очрак буенча аерым тикшерәчәкбез һәм оператив җавап бирәчәкбез, мәгълүмат чыганаклары күп", - дип ассызыклады ул. 

Кондратьев белдергәнчә, коронавирус белән бәйле бер генә очрак та сайлау участокларында ачыкланмаган. 537 шалтырату кайнар линия телефонына кергән, шуларның 352е гомуми мәгълүмат характерындагы шалтырату: сайлау участокларының эш сәгатьләре һ.б. белән бәйле булса,  131 гариза - өйдә тавыш бирү буенча, 54 мөрәҗәгать асылда тавыш бирү буенча, шул исәптән шикаятьләр кергән. Шулай ук Үзәк сайлау комиссиясенә 51 язма мөрәҗәгать кергән.

Югары күрсәткечләрне республиканың берничә районында ук теркәделәр. Мәсәлән, Баулы районында тавыш бирүгә килү 92% тан артык. Сайлауларның төгәл нәтиҗәләре дүшәмбе иртәсенә тавышларны санау тәмамлангач билгеле булачак. Кайбер участокларда санау процессы катлаулырак булырга мөмкин, дип саный ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе: "Нигәдер миңа Түбән Камада иң авыр санау булачагы тоела, аларда дүрт төрле бюллетень, аларны һәрберсен аерым санау, шактый катлаулы эш".

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading