16+

Булганнан бар да була: шагыйрь, спортчы, профессор Рифат Җамалның бакчасында 250 төрле чәчәк үсә! (ФОТОЛАР)

Электрон почтама Корбанов дигән берәүдән берсеннән-берсе матур чәчәк фотосурәтләре килә башлады. Мин аларга шулкадәр тиз ияләшеп киттем, күшеккән күңелемне җылытты бит ул чәчәкләр! Шуңа да бу матурлыкны яратучы кешегә рәхмәт әйтеп, аның кем икәнен дә бик беләсем килеп, билгесез адресатка хат яздым.

Булганнан бар да була: шагыйрь, спортчы, профессор Рифат Җамалның бакчасында 250 төрле чәчәк үсә! (ФОТОЛАР)

Электрон почтама Корбанов дигән берәүдән берсеннән-берсе матур чәчәк фотосурәтләре килә башлады. Мин аларга шулкадәр тиз ияләшеп киттем, күшеккән күңелемне җылытты бит ул чәчәкләр! Шуңа да бу матурлыкны яратучы кешегә рәхмәт әйтеп, аның кем икәнен дә бик беләсем килеп, билгесез адресатка хат яздым.

Җавап озак көттермәде һәм мине шаккатырды. Йөзләгән таныш-белешләренә чәчәк бәйләмнәре «бүләк» итүче... каләмдәшем Рифат Җамал икән бит!

Ветеринария хирургы, профессор, төзүче, штанга күтәрү буенча Татарстан чемпионы, чәчәкләр үстерүче, шагыйрь. Рифат (Җамал - әдәби тәхәллүсе, фамилиясе - Корбанов) белән якыннан танышкач, халкыбызның бер мәкале искә төште: «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз». Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, республиканың дәүләт премиясе лауреаты, Халыкара академияләр академигы, Казан дәүләт ветеринария институты ректоры. Болар Рифат әфәнде ирешкән уңышларның кайберләре генә әле.



Тукай якташы, Арча районының Мирҗәм авылында туган егет балачактан колхоз рәисе булу турында хыялланган. Китапханәдә ул укымаган китап калмаган булса да, мәктәпне тәмамлагач, егет ветеринария институтын сайлый. Үзе укыган китаплардагы матур тормышны туган колхозында да оештырасы килә.



Кечкенәдән спорт белән дус егеткә ил алдындагы солдат бурычын үтәү дә кыен булмый. Шинелен салгач, остазы чакыруы буенча, үзе укыган институтына килеп, баштанаяк фән эшенә чума да гомерен шуңа багышлый. Әлеге эзләнүләрнең нәтиҗәсе булып рус һәм татар телләрендә дүрт китап, 160тан артык фәнни хезмәт дөнья күрә. Аның кул астында өч докторлык, алты кандидатлык диссертациясе яклана. Ләкин Корбанов теоретик булып кына калмый, даими рәвештә хайваннар дәвалый. Кемнәргә генә ярдәм итәргә туры килми аңа: терлекләр, эт-мәчеләр, зоопарк һәм цирк җәнлекләре.



- Хайваннар арасында иң акыллылары - этләр һәм атлар, - ди хирург. - Чөнки алар кешеләр белән нык аралаша, хәтта телне дә аңлыйлар. Швед галимнәренең мәгълүматлары буенча, этләр 250 сүзгә кадәр белергә мөмкин. Кайбер адәми затларның да сүз байлыгы шуннан артмый бугай. Күп очракта этләр кешеләрдән әйбәтрәк тә әле. Аларга һәрвакытта да таянырга, ышанырга була, ә кешеләргә һәрчакта да түгел... Күп кенә илләрдә этләргә, тугрылыклары өчен, һәйкәлләр куелган. Россиядә андый һәйкәл Тольяттида бар.



Табигатьне, тереклекне яраткан мондый нечкә күңелле, бай хисле кеше кулына каләм тотмый кала ала димени?!. Рифат та мәктәп елларыннан ук иҗат белән шөгыльләнә башлый. Тик башта җыеп бармый, яза да ташлый. Инде ташларга җыенган соңгы шигырьләрен очраклы рәвештә язучы Шаhинур Мостафин күреп, аларны матбугатта бастырып чыгаргач кына, Рифат иҗатка игътибар бирә башлый. Бу вакытта инде аңа 43 яшь, ул - профессор, кафедра мөдире. «Шигырьләр дөньяны җылырак һәм яхшырак итә, күңелләрне яктырта», - ди шагыйрь.



Рифат Җамалның тагын бер кызыксынуы - чәчәкләр. Аның бакчасына кергән кешеләрне 250ләп төр чәчәк сәламли. Иртә яздан умырзаялар, шафраннар, төрле төстәге купшы лаләләр, нәни кояш төсле нәркисләр чәчәк ата. Аннары пион, ирислар бакчага ямь генә түгел, хуш ис тә бирәләр. Лилия, кыңгырау чәчәкләре, төрле-төрле розалар гап-гади дачаны Җәннәт бакчасына охшаталар. Иң кызыгы: бу чәчәкләр Рифат бакчасында түтәл булып утырмыйлар, иректә үсәләр. Шагыйрьлекнең төп сыйфаты - иреклек. Чәчәк-гөлләренә дә шул бәхетне бүләк иткән.

Әйе, килешми мөмкин түгел. Тере чәчәкләр белән бергә аларның фотосурәтләре дә күңелне җылытырга сәләтле. Шуңа да хәзер һәр иртән электрон почтамны каләмдәшем Рифат Җамал җибәргән фоторәсемнәрне күрү өмете белән дә ачам. Шаккатарсың, кешенең суганы да «Туңам!» дип чыгарга куркып утырган быелгы салкын язда шагыйрь бакчасы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән...



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading