16+

Адмиралтия бистәсен яңартырга тотындылар

Казанның Адмиралтия бистәсе 2030 елга мавыктыргыч туристлык үзәгенә һәм уңайлы яшәеш урынына әверелергә тиеш.

Адмиралтия бистәсен яңартырга тотындылар

Казанның Адмиралтия бистәсе 2030 елга мавыктыргыч туристлык үзәгенә һәм уңайлы яшәеш урынына әверелергә тиеш.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында узган семинарда әнә шундый максат куелды. 2011 елда Президент Рөстәм Миңнеханов үзенең ярдәмчесе Олеся Балтусова белән Адмиралтия бистәсен җәяүләп карап чыкканнан соң, бистәне яңарту концепциясен эшләү бурычы йөкләгән иде. Концепцияне Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты белән «Интерра» фәнни-проект үзәге әзерләде. Семинарда проект белән КГАСУның шәһәр төзелеше һәм авыл торак пунктларын планлаштыру кафедрасы мөдире Александр Дембич таныштырды. Адмиралтия бистәсе дә кергән 400 гектар территория, шулай ук Казансуның элеккеге агым юлы төзекләндереләчәк.
Казан адмиралтиясе Россиядә Санкт-Петербургтагы адмиралтиядән соң икенче булып төзелгән. Казанда адмиралтиягә һәм суднолар төзү верфына нигез салу турындагы карар 1718 елда кабул ителгән. Йөз ел дәвамында Казанда сәүдә һәм хәрби максатларда 400 кораб ясалган. Верфь эшен карарга үз заманында Казанга Россиянең өч императоры килеп киткән. Екатерина II Казанга «Тверь» корабында Идел буйлап сәфәр кылган. Әлеге галера (кораб) шулай ук Казанда төзелгән булган.
Адмиралтия бистәсе Казан Кремленә, гомумән, шәһәр үзәгенә якын урнашкан. Сәнәгать предприятиеләреннән бушатылган Идел ярлары 5 километрдан озынрак. Адмиралтия бистәсе составында Зилант монастыре һәм Петров верфе тарихи өлешне тәшкил итәчәк. Казансу елгасының иске юлында Россия флотына багышланган тематик парк барлыкка китереләчәк. Бирегә кабаттан торгызылган «Тверь» галерасы да куелачак. Хәзер бистәдә 8,5 мең кеше яши, анда яшәүчеләр санын 18-20 меңгә җиткерү ниятләнелә. Шәхси-дәүләт хезмәттәшлеге механизмы буенча Адмиралтия бистәсен торгызуга 2013-2030 елларда 12 миллиард сум акча сарыф ителәчәк.
Президент Рөстәм Миңнеханов концепциядәге проектларны тагын да тәгаенләштерергә күрсәтмә бирде. Ул дары заводы территорияләрен дә исәпкә алырга кушты, чөнки әлеге завод күчереләчәк. Идел ярлары белән чикләнгәнлектән, Киров районының киләчәк үсеше бик зурдан, дип бәяләде Президент.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading