16+

Эләктергеч-каптыргыч, штрафка тарттыргыч

Юл читләренә куелган камералар белән аңлашырга өйрәнеп килүче машина йөртүчеләргә тагын бер яңалык - камераларның фокус-төркемнәре киңәйтелә.

Эләктергеч-каптыргыч, штрафка тарттыргыч

Юл читләренә куелган камералар белән аңлашырга өйрәнеп килүче машина йөртүчеләргә тагын бер яңалык - камераларның фокус-төркемнәре киңәйтелә.

Хәзер аларның «күз»ләре күбрәкне күрә башлаячак. 2014 ел башыннан Мәскәү юлларындагы камералар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның иң киң таралганы - машиналарның юл читенә чыгып хәрәкәт итүләрен дә тотып ала башларга тиешләр. Каршы як полосага һәм юл читләренә чыга-чыга тизрәк барырга маташу «бөке»ләрдә утырырга теләмәүчеләрнең төп бәласе бит ул. Татарстан инде, үз чиратында, машинада куркынычсызлык каешларын эләктермичә һәм руль артында телефоннан сөйләшеп баручы гөнаһлы затларга фотогаепләүләр юллап, штрафлар түләттерә башлады. Киләчәктә машина йөртүчеләргә руль артында барганда социаль челтәрдәге битләрен күзәтү, СМС язу, фотосурәтләр карап алу да тыелачак. Игътибарың юлда түгел икән, син куркыныч тудыручы зат саналасың.
Күзәтү камералары, Дагыстан белән Чукоткадан кала, Россиянең бөтен төбәкләрендә дә бар. Файдалануда 2,7 меңнән артык стационар һәм 3,7 меңгә якын күчереп йөртелә торган комплекс исәпләнә. 2011 елда камералар биргән мәгълүматлар буенча, 16 миллион штраф карары чыгарылган булса, 2013 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча алар 26 миллионнан артык. Камералар, нигездә, машина йөртүчеләрне тизлекне кирәгеннән арттырган өчен җәзалый. Әмма төбәкләр даими рәвештә камералар тотып алырга тиешле кагыйдә бозулар исемлеген үзләре файдасына киңәйтә торалар. Мисалга, Мәскәүдә 177 камера машиналарның аерым билгеле полосага керүләрен контрольдә тота. Волоколамск шоссесында исә яңа тәҗрибә үткәрелә: камераларга, машиналарны гына түгел, җәяүлеләрне дә «танырга» мөмкинлек бирүче технология тест уза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading