16+

Флюра ДӘМИНОВА: «Безнең гаиләдә иң зур байлык – китап»

Шигърияттә туры сүзле, тәмле телле шагыйрь Газинур Морат, аның иҗаты турында озаклап һәм тәфсилләп сөйләп булыр иде. Мәйданнарда ачлык игълан итеп утырган чаклары белән дә ул үз холкын - турылыгын ярып салган кеше. Инде хәзер озак еллар «Мәдәни җомга» газетасында хезмәт куйган шагыйрь публицистика жанрында да укучыга билгеле - аның...

Флюра ДӘМИНОВА: «Безнең гаиләдә иң зур байлык – китап»

Шигърияттә туры сүзле, тәмле телле шагыйрь Газинур Морат, аның иҗаты турында озаклап һәм тәфсилләп сөйләп булыр иде. Мәйданнарда ачлык игълан итеп утырган чаклары белән дә ул үз холкын - турылыгын ярып салган кеше. Инде хәзер озак еллар «Мәдәни җомга» газетасында хезмәт куйган шагыйрь публицистика жанрында да укучыга билгеле - аның...

Авыр чакларымда - терәгем
- Безнең Газинур белән очрашуыбыз 1992 елга туры килә, - дип башлый сүзен Флюра апа Милли музейның кышкы бакчасы залында узган очрашуыбызда. - Мин ул чакта завод китапханәсе мөдире идем, язучылар белән очрашуга чакырдылар. Шунда беренче тапкыр Газинур Морат исемле шагыйрьне күрдем. Ул чакта Газинур иҗаты белән якыннан таныш түгел идем әле - ул миңа автограф куеп китапларын бүләк итте. Күңел төпкелендә ниндидер очкын да кабынды шикелле, соңрак Газинур үзе дә шундый ук халәт кичергәнен әйтте.
- Акыл һәм тормыш тәҗрибәсе туплагач очрашу, гадәттә, гаилә коруга ук барып җитә алмый - һәркемнең ияләшкән тормыш ритмы, холкы тәртәгә тибә, димме...
- Без дә күрештек һәм мәхәббәт тергездек дип әйтә алмыйм. Ул еллар минем тормышымдагы иң авыр вакыйгалар белән бәйле - мин әниемне, әниемнән соң ел ярым узуга, әтиемне соңгы юлга озаттым. Алар мине олы яшьтә генә алып кайтканнар, шуңа да картаймыш көннәрендә күбрәк мин терәк булдым кебек - гаилә корырга да ашыкмадым. Чөнки аларны нәни баланы караган кебек тәрбия кылырга кирәк иде. Хәтерлим: төннәрен, сулыйлармы соң болар, дип, сискәнеп уянган чакларым күп булды. Әниемнең бердәнбер баласы идем, әтиемнең исә аңа кадәрге булган никахыннан туган уллары бар иде. Туганнарым белән кайгыны уртак күтәрдек. Әмма иң нык терәк булган кешем Газинур иде, әлеге авыр вакытларым артта калгач, без кавыштык. Ияләшү авыр булды дип әйтә алмыйм - ул вакытта бер-беребезнең нинди икәнен чамалый идек инде.
- Шагыйрь белән яшәве җиңел дип әйтүегезме инде бу?
- Юк, җиңел түгел. Мин бит әле мишәр - мишәр кирелегем дә юк түгел. Газинурның бераз җилбәгәйлеге булса да, аның миңа ошый торган сыйфатлары да шактый. Шуларның иң-иңе - үзе уйлаган фикерен барыбер әйтми калмый. Әйе, бик тә тиз ышанучан, беркатлы, дусларын үзеннән мең өлеш артык куючы, терсәкләнә белмәүче кеше ул. Әмма аның үз сүзе бар - мин аның һәр сүзенә мөһер сугып утыра алам.

Ул шырдый-бырдый язмый
- Өйләнешү белән Газинур абый, син, җанаш, өйдә генә утыр инде, кайтышыма бәлеш-пәрәмәч пешкән булсын, димәдеме?
- Мин бит өй кешесе түгел! Газинур өчен тыл мөһим иде, әмма бәлеш белән пәрәмәч кенә тыл дигән сүз түгел бит әле ул. Өйләнешкән елларда мин монда - музейга эшкә күчеп килгән идем инде. Музейда эшләп, мактаулы исемнәр алу бик сирәк күренештер ул - мин тиз арада «ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек дип табылдым. Язучы-шагыйрьләр белән очрашулар уздыруларны кабат тергезеп җибәрдек, Ш.Мәрҗани, М.Мәһдиев музейларын төзүдә тырышып йөрдем. 2007 елда М.Җәлилнең 100 еллыгы уңаеннан РФ Дәүләт Думасына экспозиция эшләдек - аларның һәрберсе фәнни эшләр укып узган йокысыз төннәр, ихластан янып эшләү бәрабәренә килә дип уйлыйм. Иптәш кызларым да кайчак: «Син гомерлек студент инде - укыйсың да укыйсың», - диләр. Ә китап укымый, өйрәнми генә бүгенге заман белән бер адымда барам димә - дөнья көне-сәгате белән үзгәреп торучан.
- Алайса сезнең өйдә китап культыдыр инде?
- Чыннан да, безнең төп байлыгыбыз - китап. Минем өчен хәзер дә китаптан да зуррак нәрсә юк. Берәүләр машина, коттедж дип шашса, мин китап кибетеннән яңа китап эзләп йөрим, шуларны йотлыгып укыйм. Шулай берчак бер танышның туган көненә йөрәгемнән өзеп диярлек дүрт томлык китап бүләк итәргә ниятләдем. Газинур көлә: «Хәзер китап бүләк итмиләр бит инде!» - ди. Чыннан да, мин көткән эффект булмады - ул бәйрәмнән кәефем кырылып кайтты. Кеше рухи яктан бай булса гына матди байлыгының кадерен беләдер ул. Рухлары сай кешеләрне жәллим.
- Китап яратуыгызга Газинур Морат иҗатын якын итү дә керәдер?
- Әлбәттә! Аның шигърияте фәлсәфи, тирән. Үзем шагыйрә булмасам да, аның шырдый-бырдый шигырь язмавын гына чамалый алам. Иҗатын яратам, әмма бер шигырен дә яттан белмим. Кайберәүләр кебек, ул һәр язганын иң беренче миңа укыта, мин аның тәнкыйтьчесе дип тә мактана алмыйм. Була - укыта, кайвакытта укылмый да калырга мөмкин. «Җәяүле кошлар» дигән китабы миңа да бик ошады, рәхәтләнеп, иркенләп укып чыктым. Аны кайта-кайта да укып була. Ә иң ошаганы - «Төнге әверелеш» исемле шигырьләр китабы.
- Газинур абыйга иҗат итү өчен нинди шартлар тудырырга кирәк?
- Тынычлык кирәк. Иҗат өчен аерым бүлмәсе бар дип әйтә алмыйм - без ике бүлмәле фатирда яшибез. Әмма мин аның язып-сызып утырганын күрсәм, комачауламаска тырышам - ул вакытта чебен дә очарга тиеш түгел.

Аны бөгеп булмады
- Нинди кеше ул Газинур Морат?
- Принципиаль, кәеф кешесе, кызу, әмма фикерле, уйлы шәхес.
- Дөнья мәшәкатьләре, өй кирәк-ярагын кем кайгырта?
- Күсәгәсе белән ит күтәреп кайтканым юк югын, ә көндәлек вак-төяк - минем җилкәдә. Яшь чагымнан ук әти-әниемне карагач, өйгә кирәк-ярак алу, көндәлек ипи-сөт кыстырып кайтулар минем каныма сеңгәндер инде - шуңа аны кемгәдер ышанып тапшырмаганмындыр да.
- Икегез дә җәмгыятьнең актив кешеләренә керә, сез кичә-чаралар, иҗат кичәләреннән кайтып та кермисездер?
- Газинур йөремсәк кеше түгел. Бергәләп йөргән чаралар да шактый, үзем генә йөргән вакытларым да аз түгел. Миңа бит үз эшем буенча да еш чабарга туры килә. Бу Газинур минем эшемә битараф дигән сүз түгел - ул һәрвакытта миңа акыллы киңәшләрен бирә, булыша. Әмма алай агылый белән тагылый булып йөргәнебез юк.
- Газинур абый романтик кешеме?
- Романтиктыр инде, әле менә күптән түгел Памир тавына барып кайтты бит... Чәчәкләр дә алып кайтыштыра - мин теләгән кадәр үк еш түгел түгелен... Әмма хисләрен ара-тирә аңлатып тора. Мин җир кешесе булсам да, Газинурда хыялыйлык та җитәрлек үзе.
- Тискәре сыйфатлары да күптер әле?
- Мин аны ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәндем инде. Вакытында әзрәк бөгәсем килә иде, әмма Газинур бөгелә торган кеше булып чыкмады. Шуннан ул гамәлемне бөтенләй ташладым. Игәүләп торганым юк - безнең тормыш үз җаена тәгәри. Заман бит ул сыгылмалылыкны ярата, ә Газинур беркая да, беркемгә дә үзе өчен исемнәр, премияләр, матди уңайлыклар сорап бара торган кеше түгел...
- Матди хәл дигәндә, шагыйрьләрнең яшәешләре ул яктан мактанырлык түгел кебек...
- Мин аның үзенә дә: «Татар милләтенә шагыйрь саклап гомерем узды инде», - дип көләм. Яши-яши бер-береңә юл куярга, җайлашырга өйрәнәсең бит инде ул - без дә ул сорауларны артык купайтмаска өйрәндек. Заманы шундый - аның өчен аерым шагыйрь генә кимсенергә тиеш түгел. Без акча артыннан кумыйбыз, куарлык җаебыз да юк. Икебез дә бюджет өлкәсендә эшлибез, булганын җиткерергә тырышабыз. Тормышның бөтен яме акчага гына да барып тоташмый - аралашыр дусларың, түгәрәк табының, парлы тормышың булса, калганын җиткереп була ул. Мин дә, тиң ярын таба алмый калган кайбер дус кызларыма карап шөкер итәм - минем өчен иң куркынычы ялгызлык булыр иде. Аңлашып яшәрлек ирең булганда, тормыш кыенлыклары каршында да сыгылып төшмисең.
- Иртәгәсе көннән нәрсә көтәсез һәм гаиләгезгә ниләр теләр идегез?
Иң мөһиме - сәламәтлек. Имин гаилә тормышы белән мәгънәле эшебез үрелеп барсын иде. Аларның икесе дә минем өчен бик мөһим, икесе дә беренче урында. Газинур Моратка иҗат уңышлары телисем килә - аның кебек шагыйрьләр күп түгел. Минем күзлектән ул, гомумән, бердәнбер!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading