Кайбер кешеләр авылда яшәп тә, шәһәрчә тормыш итү ягын карый. Уты, суы, бәдрәфе өйдә, мал-туар, кош-корт асрап бил бөкмиләр. Ә менә Семеновлар гаиләсе, киресенчә, шәһәрдә яшәп, авылча тормыш итү ягын сайлаган. Казанда үз йортлары белән торсалар да, ат, үгез, тавыклар асрап көн күрә алар.
Хәзер инде атлар санын арттырганнар. Үз җирләренә генә сыймагач, Питрәч районы Олы Бутырка авылында ферма, терлек өчен җир дә үзләштергәннәр. Көн саен иртәнге алтыда шунда юл тоталар.
– Иртә белән кешеләр Питрәчтән Казанга эшкә бара, ә без Казаннан Питрәчкә юл тотабыз. Эшкә барганда-кайтканда, бөке юлның теге ягында кала. Аллага шөкер, бик рәхәттә яшибез, – дип шаярта хуҗа.
– Калада ак күлмәкләр киеп кенә йөри торган «чиста» эш беткәнмени? Ни өчен маллар асрарга булдыгыз, – дип төпченәм үзләреннән.
Ә алар елмая гына.
– Без бит икебез дә авыл баласы. Кечкенәдән маллар белән үстек. Мин – Чүпрәледән, ирем – Мамадыш якларыннан. Казанда очрашып төпләндек. Ләкин тамырлар үз ягына тарта. Һәрвакыт күпләп мал асраячакбыз, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләячәкбез дип яшәдек, – ди хуҗабикә Фрида Семенова.
Фермалары өчен алар ике ел элек Званка авылындагы ат заводыннан 30 баш ат сатып алган булган. Хәзер инде атлар саны 64кә җиткән.
– Кисәк кенә башланып киткән эш түгел бу безнең. Элек чабышчы атлар тоттык. Ике улыбыз ат өстендә үсте. Ат спорты мәктәбен тәмамладылар, көннәре ипподромда уза иде. Хәзер икесе дә атлар карарга ярдәм итә. Ат үрчетү өчен дәүләттән субсидия алмадык. Алар бары тик татар токымлы атлар өчен генә бирелә. Без исә рус олау атлары (русский тяжеловес) алдык. Ә менә күпләп үгез асрау өчен дәүләт ярдәме кирәк булды. 2017 елда «Яңа эш башлаучы фермер» программасы буенча мөгезле эре терлекләр симертү өчен 50 башка исәпләнгән ферма төзүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын оттык, – диде хуҗалар.
Атларны Татарстаннан гына алырга булганнар. Үзебезнеке ышанычлырак, диләр. Алай эшләгәндә, бөтен документларын көйләү дә җайлырак икән.
Хәзер алар ике төрле токымлы ат: рус олау аты һәм Орлов юртакларын асрыйлар. Токымына карап, атларның холыклары да үзгә икән.
– Рус олау атлары тыныч, ни әйтсәң – шуны эшлиләр. Орлов юртакларының холкы начаррак. Менә шушы 20 рус олау аты янына бер Орлов юртагын кертеп куй – барысының да башына җитәчәк. Тарих буенча караганда әлеге токымны граф Орлов җирле атларны гарәп чабышчысы белән аталандырып үрчеткән. Шуңа күрә дә алар күп очракта соры төстә була. Ел фасылына карап та, атларның холкы үзгәрә, – ди хуҗа Геннадий Семенов.
Атлар тәмле ризык белән сыйланырга ярата икән.
– Күпләп кишер җитештерә торган заводларга мөрәҗәгать итеп, алардан кишер алып кайтабыз. Шикәр белән дә сыйланалар. Атларыбызга ананас та ашатабыз әле. Сок, пастила ясаганнан калган жмыхларны да үз итәләр. Атларга тәмлүшкәләр табарга бөтен таныш-белешебез ярдәм итә. Сыйлап кына торабыз үзләрен, – ди Фрида ханым.
Ат ите тәмле һәм файдалы булуга карамастан, малларын сугым өчен асрамый хуҗалар.
– Ит өчен сыер, үгез асрауга караганда, ат тоту отышлырак, диләр. Аның итендә холестерин юк. Атны каравы, ашатуы да җайлырак, җылы урын да кирәкми. Ә сыер салкында торса, җилене шешә башлый. Ә атка кышкы салкында җылы су булса – шул җиткән. Элек-электән татар халкы сыер да, сарык та асрамаган бит, ат тоткан. Ләкин үз атларыбызны иткә тотарга кул бармый безнең. Без аларны үрчетәбез генә. Сораучылар күп. Яңа туган тай инде 50 мең тора, үсә-үсә бәясе арта, әлбәттә. Атларны саумыйбыз да. Татарстанда, гомумән, кымыз җитештерү бик таралмаган әле. Аның таена ике сәгать саен сөт имәргә кирәк. Без сава башласак, таена ни кала аннары?! Кымыз безгә караганда таена файдалырак булыр дибез, – ди Геннадий.
Атлар гадәттә төнлә, тыныч һәм кеше булмаган вакытта гына колынлый икән.
– Аларның җиленнәре шешә, тула башлый. Шуны сизүгә, җылы сарайга кертеп ябабыз. Ат сыер кебек чүбен ашамый, ләкин тайлаган вакытында арты белән диварларга терәлмәсен дип, күз-колак булып торырга кирәк. Кайвакыт тайларын аягыннан сөйрәп чыгарырга да туры килә, – ди Фрида ханым.
30-50нче елларда Россиядә ат үрчетү бик нык кимегән. Сугыш чорында атлар яу кырында кырылган булса, сугыштан соңгы елларда аларны машиналар алыштырган. Хуҗалар фикеренчә, дәүләтнең дә ат үрчетүгә карашы үзгәргән. Шуңа күрә илдә бик күп ат үрчетү заводлары юк ителгән.
– М7 трассасыннан узганда, зур буш кырлар кала – ул элек ат көтүлеге җире иде. Орлов юртагын тоткан заводлар хәзер бетте. Гади халык хәзер андый чабышчы атларны тота да алмый. Яхшы токымлы чабышчы атлар тоту байлар «уенчыгы» гына хәзер, – ди Геннадий.
Россиядә атларны дәвалаучы яхшы мал табибларына да кытлык икән. Семеновлар гаиләсе Казан ипподромындагы мал табибына мөрәҗәгать итә.
– Тәҗрибәсе зур, атларга катлаулы операцияләр дә ясый. Бер атыбыз, озак ябылуда ятып, аяксыз калган иде, аны терелтте. Айгырыбыз да ошатмаган атларны тешләп алырга мөмкин. Ярага инфекция керә – шуны чистартырга, тегәргә туры килә. Айгырларыбыз икәү – берсе ял иткәндә, атлар кәефен икенчесе күрә. Икесе бергә туры килсә, карданы ду китерәләр инде, – дип елмая хуҗалар.
Фермерлар сүзләренчә, эш башлау өчен иң кулай төбәк – Татарстан.
– Республика җитәкчеләреннән ярдәм сизеп торабыз. Питрәч район башлыгы да эшебезгә битараф түгел – ни дә булса сорап килсәң, кире борып җибәрми, – ди Геннадий.
Фермер гаилә хәзер, үз хуҗалыклары янәшәсендәге күлне тәртипкә китереп, биредә ял итү зонасы ачмакчы.
– Быел биредә балаларны һәм аларның ата-аналарын атта йөрергә өйрәтмәкче без. Урыныбыз да бик матур, чистартып, тәртипкә китерәсе, беседкалар гына ясап куясы бар. Питрәч Казага якын булса да, авыл туризмы киң таралмаган әле. Менә шул өлкәне җәелдерәсебез килә. Табигать кочагында атлар белән ял итәргә кунакка килегез, – дип озатып калды безне хуҗалар.
Комментарийлар