16+

Фәрит Мөхәммәтшин Гүзәл Удачинага: «Үзегезнең портретыгыз һәм проблемагыз белән матбугат чараларының беренче битләрендә чыгарга тиешсез»

Дәүләт Советының бүгенге сессиясе шактый кызу узды. Әйтик, Татарстандагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинаны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утлы табада биетте.

Фәрит Мөхәммәтшин Гүзәл Удачинага: «Үзегезнең портретыгыз һәм проблемагыз белән матбугат чараларының беренче битләрендә чыгарга тиешсез»

Дәүләт Советының бүгенге сессиясе шактый кызу узды. Әйтик, Татарстандагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинаны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утлы табада биетте.

Ник дигәндә 2014 ел белән чагыштырганда, 2015 елда балалар арасында күп кенә тискәре күренешләр буенча күрсәткечләр артып киткән, кайберләре хәтта ике мәрәтәбә.
- Чыгышыгыздан күренгәнчә, Татарстанда балалар катнашындагы һәм аларга карата кылынган җинаятьчелек буенча үсеш күзәтелә. Кабатлыйм, бу Татарстанда. Моның ник шулай булганын ачыкладыгызмы? Сез бертуктаусыз чаң сугарга, үзегезнең портретыгыз (Гүзәл Удачинага мөрәҗәгать итә. - Авт.) һәм проблемагыз белән матбугат чараларының беренче битләрендә басылырга тиеш. Кирәкле урыннарга мөрәҗәгать итәргә вәкаләтләребез юк, дисез. Гүзәл Любисовна, барлык хакимият органнары сезне ишетергә һәм тиешле чараларга күрергә тиеш, чөнки балалар - безнең киләчәк. Без - сезнең ярдәмчеләрегез. Елга бер тапкыр сезнең докладны тыңлап һәм кайгырып алу гына аз. Ел дәвамында парламентка хат язарга, Министрлар кабинетына, балаларга карата тискәре күренешләрнең артуын сизеп алсагыз, Татарстан Президентына ук мөрәҗәгать итәргә тиешсез, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген депутатлар ГТО турындагы республика законына үзгәрешләр кертүне дә хуплады. ГТО нормативларын тапшыру буенча республикада 49 үзәк ачарга ниятләнә. Әйтик, Казанда алар «Трудовые резервы», «Тасма» стадионнарында, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә, Үзәк стадионда, «Динамо», «Олимп» спорт комплексларында эшләп китәчәк. Озакламый җиһазлар да кайтарыла башлаячак.

Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты әгъзасы Ольга Павлова «ШК»га сөйләгәнчә, былтыр республикада ГТО нормативларын 200 меңнән күбрәк мәктәп укучысы тапшырган. Быел бу агымга 40 меңгә якын югары һәм урта белем бирү йортлары студентлары, шулай ук олы яшьтәгеләр дә кушылачак.

2016 елның 1 февралендә Россиянең Спорт министры Виталий Мутко имзалаган боерык нигезендә, ГТО нормативларын кабул итүче хөкемдарларга карата да таләпләр тәфсилләп язылган. Хикмәт шунда, ГТО тапшырган мәктәп укучылары бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләренә өстәмә балларга ия була. Шушы юнәлештә ришвәтчелеккә юл куймас өчен, менә шундый җитди чаралар күрелә.

- Мәктәп укучыларына гына түгел, халыкка да кызыксындыру чаралары каралырга тиеш. Район башлыкларыннан ишетеп беләм, кайсыларыдыр ГТОны алтын билгегә тапшырган хезмәткәрләренә шифаханәгә юллама бүләк итә. Әмма иң мөһиме - спорт белән шөгыльләнеп яшәү, ә бу яшь кеше өчен - уңыш нигезе, көндәшлеккә сәләтле булу, дигән сүз, - диде Ольга Павлова.


Язманы тулы килеш алдагы көннәрдә сайттан укыгыз.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading