Бер милләт балаларының төрле яшьтәге һәм төрле халәттәге вәкилләре белән шыплап тутырылган, билгесезлеккә, өметсезлеккә озын юл тотучы поезд вагоннары. Кысталган кешеләргә хәтта кече йомышларын үтәргә дә урын юк, чыдар хәлең калмагач, эшеңне аяк астына ук башкарырга туры килә. Әле кичә генә эчләренә шатлыклары сыймый йөргән, олы юлбашчылары Сталинга дан җырлап...
Алар барысы да бер төн узганчы халык дошманнарына әйләнүчеләр. Араларында Бөек Ватан сугышында биш оныгын югалткан, алтынчысы әле дә ил өчен көрәшеп йөрүчеләрнең әби-бабайлары, Советлар Союзына геройлар үстереп бирүчеләр дә бар...
Хәленнән килгән өлкәннәр һава җитмәүдән интеккән тынчу, сасы вагоннардагы яшь балаларын кулларына алып, биеккә күтәрәләр. Бу балалар - «Китмибез!» диюче аксакал авылдашларын вәхшиләрчә диварга терәп атуны, хәтта өендә яшь баласы елап калган кайбер аналарга нарасыйларын алыр өчен өенә керергә дә ирек бирмичә, ишекләрен кадаклап киткән приказ үтәүче солдатларның кансызлыгын, көтмәгәндә-уйламаганда, иртәнге дүрттә урамның һәр почмагында башланган җәбер-золымны күреп калучы, моны мәңге онытмаячак һәм гафу итмәячәк тере шаһитлар.
Әле кичә генә карт абзыйның кулыннан су алып эчкән солдат бүген аны башка иптәшләре белән этә-төртә вагонга төягәндә ни кичерә икән? Тулы бер милләт вәкилләрен мал урынына суярга, мәрхәмәтсезлек күрсәтергә мәҗбүр ителгән приказ үтәүче яшь егетләрнең үзләренә алга таба нинди вөҗдан, нинди йөрәк белән тормышны дәвам итәргә? Алар үзләре дә вәхши сәясәт корбаннары, менә-менә тигез урында халык дошманына әверелеп, гомерләре мәгънәсезгә пычак астына китәргә мөмкин булган кыл өстендәге, имгәтелгән язмышлы бәндәләр.
Шул мәхшәр арасында бер вагонның почмагында, ирләр аяк астында аунаучы хатын көчәнә-көчәнә дөньяга яңа тормыш биреп җәфалана. Киләчәккә өмет сүнеп барган шул билгесезлектә караңгы, вәхши, гаделсез һәм киләчәксез тоелган дөньяга аваз салган кыз балага Хайтарма, ягъни «әйләнеп кайту» дип исем кушалар. Шундый чарасызлыкта да адәм баласының үз туган җирләренә әйләнеп кайтачагына өмете сүнмәгән, сүрелмәгән, күрәсең. Җирле халыкның милли бию көйләре дә «Хайтарма» дип атала икән. Фильм барышында ул биюне авыл халкы соңгы мәртәбә яңа гына дустын җирләгән Советлар Союзы Герое, очучы Амет-Хан Солтанның өч кенә көнгә ял алып, сугыш кырыннан туган авылы Алупкага исән-имин әйләнеп кайту шатлыгыннан биегән иде.
Меңләгән йөрәкләр, шул исәптән фильмның төп герое Амет-Хан Солтанның да сөйгәненнән аерылуы белән тәмамланган фильм 1944 елның 18 мае иртәсендә башланган Кырым ярымутравының биштән бер өлешен биләүче татарларның депортациясе фаҗигасен тасвирлый. Рәсми мәгълүматларга нигезләнеп бу эш өчен 32 меңнән артык НКВД хәрбиенең җәлеп ителүе, хәрби хезмәттә булучылардан кала 188 меңнән артык кешенең Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстан һәм СССРның башка төбәкләренә көчләп җибәрелүләре, 191 кешенең юлда һәлак булуы, ә барып җиткәч, юлда ачлык һәм ялангачлыктан таушалган халыкның 46 процентының алдагы бер ел эчендә кырылып бетүе турында экранга чыгып баручы мәгълүматны карап утырганда «Родина» кинотеатрының ике кинозалы үзе дә «шак» та «шок, «шак» та «шок» алга баруын дәвам итүче поезд вагоннарын хәтерләтә, зал тулы халык үкси-үкси кул чаба иде. Залның һәр почмагын биләп утырган тамашачының гаделсезлеккә булган нәфрәттән, Кырымда яшәүче милләттәшләребезнең фаҗигале язмышына теләктәшлек йөзеннән, шул ук вакытта аларның шундый фильм төшерергә җөрьәт итүенә соклану хисеннән күзләреннән ирексез аккан яшькә буылып, елап утырулары күп нәрсә хакында сөйли. Монда татарның күпчелек зыялылары һәм милләтпәрвәрләре җыелган, аларны бирегә кан кардәшлеге тартып китергән.
Шәхсән үземә залга көч-хәл белән үтеп, һава җитмәүдән пиджак белән галстугымны салып ташларга, изүемне чишеп җибәрергә туры килде. Әгәр тагын бер (өченче) залда бу фильмны күрсәткән булсалар, бу көнне анысы да шыгрым тулган булыр иде. Баксаң, кайбер дусларым сөйләвенчә, әлеге фильмны карарга үзенә урын алып калу өчен, күпчелек кеше бирегә инде ике сәгать алдан килеп куйган һәм әллә ни әһәмияте, кызыгы булмаган башка фильм карап утырганнар. Әхтәм Сәетбаевның (режиссер һәм төп каһарман) Амет-Хан Солтан биографиясенә нигезләнеп Украинада төшерелгән 83 минутлык бу фильмы тәмамлангач та, тамашачылар һәм журналистлар, үзләренең йөрәк ярасы белән бүлешергә килгән кардәшләребез фильмның төп геройларын бик озак җибәрмичә торды, алар да безнең теләктәшлекне һәм кардәшлекне йөрәкләре аша үткәрмичә калмаганнардыр дип уйлыйм. Фестивальгә төп каһарман һәм аның сөйгәне Фәридә образын башкаручы актриса Усине Хәлилова килгән иде. «Фәридә» фильм дәвамында пар ат җитәкләп, сөйгән ярын көтеп йөрүче кыз һәм шыбырдап яңгыр ява башлаганчы мәхшәр вакытында әнкәсен югалткан кызчыкны җырлап юатучы кебек кечкенә эпизодик рольне генә башкарса да, үзенең чибәрлеге белән тамашачы күңеленә үтеп керә алды. Фильмда төп геройның дусты, фотоаппаратлы француз образын тудырган геройның кырым татары гүзәленә бер күрүдә гашыйк булуы да табигый. Кырым татар кызлары аеруча чибәр һәм ягымлылар икән.
Кайчандыр илебездә мондый дәрәҗәдәге мәгънәсезлекнең булганлыгын күз алдына китерүе дә кыен. Әмма бу фантастика түгел, 90 процент реаль вакыйгаларга нигезләнеп язылган сәнгать әсәре, бу СССР дип аталган олы бер дәүләт системасының үз эчендә яшәүче төрле милләт вәкилләренә карата кылган золымнарның бер кыйпылчыгы. Уйлап карасаң, мондый язмыш безнең әби-бабаларыбыздан да ерак йөрмәгән, сугышның вакытлы тәмамланып өлгерүе генә алар бәхетенә булган һәм яңа фаҗигане булдырмый калгандыр, күрәсең... СССР тарихындагы кара таплар моның белән генә чикләнми. Әле бит аңа кадәр 21 нче елда Идел буенда махсус оештырылган ачлык, бүгенге көндә «фермер», «эшкуар» дип атала торган, үз көнен үзе күрергә өлгергән тырыш һөнәр ияләренә ул чакта «кулак» дигән ярлык тагып, мөлкәтен тартып алулар, үзләрен диварга терәп атулар, милләтебезнең күпме якты йолдызын һәм киләчәген концентрацион лагерьларда черетү... Кызганыч, болар хакында тарихи һәм әдәби китаплар дөнья күрүгә карамастан, Казан татарларының әлегә мондый дәрәҗәдәге фильм төшерергә базганнары юк һәм моңа, мөгаен, сәяси ихтыярлары да җитми торгандыр. Югыйсә безнең Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр»е, Фәүзия Бәйрәмованың «Кырык сырт»ы һәм башка бик күп фильм өчен нигез була алырдай әсәрләребез бар.
Ә Кырымда яшәүче кардәшләребез, ниһаять, бу вакыйгаларга җиденче дистә тулып килгән көннәрдә әлеге картинаны тудыруга иреште, хакыйкать өскә - зур экраннарга калкып чыкты. Моның өчен искиткеч зур хезмәт куелган, күмәк күренешләр өчен бөтен Украинаның төрле почмакларыннан мең ярымнан артык халык, шул исәптән үз вакытында сөргенгә җибәрелгән картлар да җыелышып килгән, проектка шәхси инвесторның тугыз миллион сумнан артык акчасы сарыф ителгән.
Хәер, кайчандыр бер ил булып яшәгән Украина һәм Россиянең үзара мөнәсәбәтләре ал да гөл булса, Кырымда яшәүче татарлар мондый фильм төшерүгә ирешә алган булырлар идеме икән?! Мөгаен, юктыр. Әнә бит, әлеге фильмның премьерасы Украинада күрсәтелгәндә Россиянең Симферопольдәге генераль консулы Владимир Андреев «Хайтарма»ны карар өчен Россиядән махсус килгән ветераннарны, икеләтә Советлар Союзы Герое Амет-Хан Солтанның укучыларын фильм премьерасын карарга бармаска үгетләгән. Ә азактан АТР телеканалына биргән интервьюсында «Бу фильм Бөек Ватан сугышы турындагы хакыйкатьне боза. Әгәр ул күп серияле булып, 20нең 17се совет халкының батырлыгы, икесе кырым татарларының фашистлар белән хезмәттәшлек итүе һәм ахыргы сериясе генә депортация, совет хөкүмәтенең дәүләт җинаяте турында барса, мин 20 сериясен дә карар идем», - дигән һәм үз сүзләренең Россиянең рәсми фикере булуын ассызыклаган. Казан халыкара мөселман кинофестивалендә дә бу фильм иң көчле һәм иң зур бәягә лаеклы булса да, бәйгедән тыш итеп кенә кертелгән. Шуңа да карамастан, миңа калса, аның зур аншлаг белән үтүе, берәүне дә битараф калдырмавы быелгы фестивальнең иң бөек ноктасы булгандыр. Аңа, минемчә, Казан тамашачысы, милләттәшләребез ике залны шыгрым тутырып килүләре белән үк үз бәясен биреп өлгерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар