16+

«Химиклар» мәдәният йорты янындагы парк яңартыла

Казанлылар, бигрәк тә Мәскәү һәм Киров районнары халкы «Химиклар» мәдәният йорты янындагы паркның төзекләндерелүен инде күптәннән көтә. Халыкның гаилә белән бергәләшеп ял итә торган урыннарының берсе бит ул.

«Химиклар» мәдәният йорты янындагы парк яңартыла

Казанлылар, бигрәк тә Мәскәү һәм Киров районнары халкы «Химиклар» мәдәният йорты янындагы паркның төзекләндерелүен инде күптәннән көтә. Халыкның гаилә белән бергәләшеп ял итә торган урыннарының берсе бит ул.

Монда еш кына яшь балалары белән йөрүче әти-әниләрне, саф һава суларга чыккан өлкәннәрне һәм уйнап йөрүче балаларны күрергә була. Паркның бүгенге торышы гына кызганыч хәлдә шул. Биредә агачлардан һәм буяулары кыршылган атынгычлардан башка бернәрсә дә юк диярлек. Ләкин тиздән барысы да үзгәрергә тора. Сентябрьдә паркта яңа спорт мәйданчыгы барлыкка килер дип көтелә. Шәһәр мэры Илсур Метшин исә биредә башкарыла торган эшләрне караган вакытта, моның белән генә чикләнмәскә, парк территориясен төзекләндерергә һәм ял итү өчен барлык уңайлыкларны да булдырырга кушты.
2011 елдан Казанда «Сәламәтлек бишьеллыгы» кысаларында «100 сквер» проекты гамәлгә ашырыла башлады. Аның максаты - Татарстан башкаласында шәһәрлеләргә ял итү өчен яңа урыннар булдыру. Әмма, Илсур Метшин сүзләре буенча, яңа парклар барлыкка китерү генә аз, булганнарын төзекләндерергә кирәк. «Химиклар» мәдәният йорты янындагы парк та шундыйларның берсе. «Паркка яңа сулыш өрергә кирәк», - дип билгеләп үтте шәһәр мэры.
Киров һәм Мәскәү районнары башлыгының беренче урынбасары Наил Минвәлеев әйтүе буенча, паркта барлыкка киләчәк спорт мәйданчыгында волейбол, баскетбол, футбол уеннары өчен зоналар булыр дип көтелә. Воркаутны яратучылар өчен махсус турниклар һәм брусьялар, шулай ук тренажерлар куячаклар, балалар өчен махсус зона да булдырырга ниятлиләр. Илсур Метшин спорт мәйданчыгы белән генә чикләнмәскә кушты. «Җәяү йөрү өчен юллар салырга, утлар, эскәмияләр куярга, агачларның корыганнарын кисәргә, куркыныч тудырганнарын алырга кирәк, - дип йөкләмә бирде ул. - Сентябрьдә паркның әлеге өлеше, аны без беренче - башлангыч комплекс дип атыйк, төзекләндерелгән булырга тиеш». Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлык эшләрне дә башкарып чыгар өчен, республика бюджетыннан бирелгән акчалардан тыш, шәһәр казнасыннан тагын 5 млн сум бүленеп биреләчәк, дип белдерде Илсур Метшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading