16+

Илһам Шакиров: «Минем җырым – минем догам ул!» (ИСТӘЛЕКЛӘР)

Бу көннәрдә татар халкы зур югалту кичерә... Легендар җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров, озакка сузылган каты авырудан соң, 83 яшендә вафат булды.

Илһам Шакиров: «Минем җырым – минем догам ул!» (ИСТӘЛЕКЛӘР)

Бу көннәрдә татар халкы зур югалту кичерә... Легендар җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров, озакка сузылган каты авырудан соң, 83 яшендә вафат булды.

Җырчы белән хушлашу иртәгә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында була.  

 

Ә без Илһам аганың чордашлары, сәхнә дуслары, иҗатташларының бөек шәхес турындагы истәлекләрен барладык.

 

Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев: “Авырганын халыкка күрсәтмәскә тырыштык”
 
- Илһам агай белән танышлыгыбызга узган ел 50 ел булды. Иҗатта булсынмы, тормышта булсынмы, без аның белән һәрдаим аралашып, йөрешеп яшәдек. Тормышымда Илһам агайның урыны биик зур. Аралашу вакытында мин аның гыйлемлегенә шакката идем. Ул татар халкының тарихын, динен, җыр-моң тарихын бик яхшы белә иде. Заманында радиода да тапшырулар алып барды.

Ул бөек җырчы гына түгел, искиткеч кызык әңгәмәдәш тә иде. Аның белән сөйләшер сүз бетми торган иде. Җитди генә сүз сөйли дә, кинәт кенә мәзәккә күчә торган иде. Шуңа күрә аның белән юлларда йөрү дә бервакытта да күңелсез булмады. Соңгы елларда аралашу башка төрлерәк булды, билгеле. Ул шактый вакыт авырды. Соңгы җиде-сигез елда хәле аеруча да начар булмады. Без аны халыкка күрсәтмәскә тырыштык. Үзе дә кеше белән очрашуга бик ашкынып тормады, чөнки, уйлавымча, аның халык күңелендә, хәтерендә матур булып каласы килде. Аның соңгы елларындагы иң зур чыгышларыннан берсе биш ел элек Уфада минем иҗат кичәсендә булды. Анда да шактый таушалган иде. Шунда да халык аны матур итеп каршы алды.

Мине җыр дөньясына кулымнан җитәкләп Илһам Шакиров алып керде. Белгәнегезчә, минем беренче җырымны (“Дулкын”) язуга да ул этәрде.  Нәтиҗәдә, тора-бара йөзләгән җырлар иҗат ителде. Кайсы гына җырымны язсам да, күз алдымда һәрвакыт Илһам агай торды, чөнки ул репертуарына яңа җырлар туплаганда бик таләпчән иде. Һәр сүзен, иҗеген күңел аша үткәрә иде ул. Мин аның бу сыйфатына шакката һәм соклана идем.

Аннан соң ул кешеләргә бик тә игътибарлы һәм ихтирамлы иде. Аның ярдәм итмәгән кешесе калмагандыр. Кем генә килеп ярдәм сораса да, кире борып җибәргәне булмады. Шуңа күрә аның өендә шаккатырлык байлыгы да, малы да юк. Ә күңел байлыгы аның искиткеч зур иде. Ул әнисенә дә бик игътибарлы булды.

Өч ел элек без аны Болгарга алып барган идек, чөнки аның бик тә нык Ак мәчетне күрәсе килгән иде. Шунда кергәндә Илһам агай акрын гына җырлап керде. “Илһам агай, мәчеткә җырлап түгел, дога укып керәләр бит”, – дидем. Шуннан соң ул миңа: “Иии, Разил энем, минем җырым – минем догам ул”, – диде. Аның шул сүзе күңелемә мәңгегә уелып калды. Бер әңгәмәсе вакытында “Сез бик тә бәхетледер” - дигән сорауга ул: “Юк, мин үземне бәхетле кешегә санамыйм. Халкым бәхетле булганда гына мин бәхетле була алачакмын”, – дигән. Аның бу сүзләре дә бервакытта онытыла торган түгел.

Илһам агай белән соңгы очрашуым вафаты алдыннан ярты көн элек кенә булды. Авырлык белән генә булса да, республика клиник хастаханәсенең реанимациясенә бүлегенә кергәч, кулларыннан тотып, башларыннан сыйпап, сөйләшеп чыктым. Инде аның хәле бик начар, үзе комада иде. “Озак тормас, өзелер”, – дип уйладым. Төн чыккач агабыз китеп тә барды... Урыны Җәннәттә булсын иде...
 
Әлфия Авзалованың кызы Гүзәл Авзалова: “Илһам абыйга "әти" дип эндәшкән чакларым бар иде”

– Бик зур югалту... Әле сишәмбе генә әнинең туган көнендә аның каберен зиярат кылган идек. Бер көннән соң Илһам абыебыз китте... Әни аны яратып, үз итеп Илһаметдин дип йөртә иде. Ә Илһам абый аңа Апиләү дип эндәшә иде. Мин кечкенә чагымда ук концертларга ияреп йөргән бала булгач, Илһам абыйны шул яшьтән үк белә идем. Миңа 6 яшьләр чамасы булгандыр. Опера театрына чит ил эстрада ансамбле килде. Шунда мине дә алдылар. Илһам абый артистларны шулкадәр якын итеп кабул иткәне хәтердә ачык саклана. Кечкенә чакта мин аңа “әти” дип тә дәшкәнмен, чөнки Илһам абый миңа һәрчак бик җылы мөнәсәбәттә булды. Әни әти белән аерышкан иде бит инде. Бәлки, үзенчә кызгануы да булгандыр инде. Концертларда очрашканда, баласы кебек якын итеп кочаклап ала иде. Һәрвакыт хәлләремне белешеп торды. Мин әлегә кадәр шул җылыны саклыйм. Соңгы вакытларда да янына баргалар тордык. Туганнары кебек якын кабул итә торган иде... Соңгы елларда аның белән гел янәшә булган, аны карап-тәрбияләп торган бәләкәй Илһам (без аны шулай дип йөртәбез) еш чакыра иде. Бергәләп утырып чәйләр эчә, җырлап җибәрә идек. Әни исән чагында барганда да элек җырлаган җырларын җырлыйлар, истәлекләрен сөйлиләр иде... Барысы да күз алдында... Ул соңгы вакытларга кадәр сәясәт белән кызыксынып торды. Илһам абый бик белемле, сабыр кеше иде бит. Аннан соң, аңа хас булган тагын бер сыйфат: кешене тыңлый белү. Аңа теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итеп була иде. Сүз юк... Ул бик якты янучы йолдыз иде. Аның кумирлары да чиксез. Әни дә, Илһам абый да кабатланмас җырчылар булып калачак...

Продюсер Рифат Фәттахов: “Рухи маягыбыз сүнде”  

- Илһам абый һәр татар кешесе өчен бик якын, бик кадерле, сөекле кеше. Шәхсән үзем иҗади эшчәнлегем белән бәйле рәвештә Илһам ага белән соңгы 10-15 елда якыннан аралашып яшәдем. Иҗатташ дусты дип тә әйтергә мөмкиндер. Беренчедән, Илһам абый Рәшит Ваһапов фестивален үткәрүгә бик нык ярдәм итте. Ул безнең беренче көннән үк фестиваль тормышында актив катнашты. Алай гына да түгел, яшь башкаручылар конкурсының алыштыргысыз рәисе иде. Яшьләрне сәхнәгә чыгаруда бик зур көч куйды. Икенчедән, Илһам абый Рәшит Ваһаповның исемен кире кайтаруга, аның исемен мәңгеләштерүдә хәлиткеч роль уйнады. Шулай итеп ул үзен бөек җырчы гына түгел, бөек шәхес итеп тә күрсәтте. Илһам абыйның бөек җырчы булуы турында әле бик күп сөйләнер, китаплар, диссертацияләр язылыр, чөнки ул бөек җырчы булу белән беррәттән, гаҗәеп дәрәҗәдә акыллы кеше, фәлсәфәче, галим иде. Ул энциклопедик дәрәҗәдәге белемгә ия кеше иде.  
Илһам абый белән без соңгы елларда да аралашып яшәдек. Бик нык авырса да, актив иҗади тормышта кайнамаса да, аның исән булуы безнең барыбыз өчен дә ниндидер бер рухи таяныч булды. Аны бик нык караган администраторы, дусты Илһам Хаҗиев белән көн саен аралаша идек. Ул да: “Аллага шөкер, абый исән-сау, ашады-эчте”, - дия иде. Шул сүзләр безне тынычландыра иде. Кызганыч, бүген безнең рухи маягыбыз сүнде. Соңгы елларда ул бик нык авырды. Күптән түгел генә аның янында булдым. Ул инде кеше танырлык хәлдә түгел иде. Ә аның соңгы көннәре реанимациядә узды. Шунда җан да бирде, ләкин Илһам абыйны “үлде” дип әйтеп тә булмый, чөнки аның кебек шәхесләр үлми. Аның: “Мин бит сөю җырын җырлап, мәңгелеккә китеп барам...” дигән җыры бар. Ул аны Хәйдәр Бигичевны искә алу кичәсендә җырлаган иде. Ул чыннан да бүген мәңгелеккә китеп барды... Илһам абый үзенең бөеклеген, даһилыгын аңлап киткәндер дип уйлыйм...   

Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина: “Илһам абый безнең башкодабыз булды”  

- Мин иҗат юлымны Илһам абый бригадасында башладым. Азат белән кавышуыбыз да шунда булды. Илһам абый безнең башкодабыз иде. Без аның мәктәбен узган бәхетле артистлар. Шуңа күрә аның турында бик күп сөйләргә мөмкин булыр иде. Ул безнең даһи җырчыбыз. Артист, кеше, шәхес буларак искиткеч бөек кеше иде. Авырган вакытында да Азат белән гел барып йөрдек. Гыйнварда барырга дигән идек, ярдәмчесе Илһам Илһам абыйның хастаханәдә ятуын әйтте. Ул аны бик яхшы тәрбияләп, хөрмәтләп яшәде. “Хәтта әтине дә бу кадәр тәрбияли алмадым”, – дип әйткәне бар. Моның өчен аңа бик зур рәхмәт.

Әлфия апа җырыбызның әнисе булса, Илһам абый әтисе булды. Шуңа күрә бу бик авыр, бөтен милләт кайгысы. Хәзер инде милләтебез өстендәге бурыч – бөек җырчының исемен мәңгеләштерү.

Ришат Төхвәтуллин, Башкорстанның атказанган артисты:

- Кеше никадәрле бөегрәк, ул шуның кадәрле гадирәк, тыйнаграк һәм акыллырак. Илһам абый белән беренче очрашу дулкынландыргыч булган иде. 2012 елда Мәскәүнең Кремль залындагы чыгышым вакытында аны чакырып, махсус тыңлатканнар. Шул вакытта ул минем турында: “Өметле җырчы”, – дигән. Бүгенгә кадәр мине аның шул сүзләре канатландыра, чөнки бөек җырчыдан үзең турында шундый бәя ишетү бик зур әһәмияткә ия. Гримеркага, янына узгач та аның тыйныклыгына, гадилегенә, кыланмавына шаккаттым. Бөекләр әнә шулай тыйнак була торгандыр инде ул.

Татар моңының таҗы

Илһам Шакировка

Нур җырлыйсың!
Өзелә бит
Гармунның күрекләре...
Җырчылар күп ул татарда,
Юк синең кебекләре!

Юк шул синең кебекләре...
Бәлки, туарлар әле?!
Аларны да елый-елый,
Бәлки, тыңларлар әле?!
Ну җырлыйсың!
Син меңнәрнең
Үзәген өзәсеңдер.  
Без түзәбез инде, үзең
Ничекләр түзәсеңдер?

Безнең язмышлар - карурман,

Адаштык шул урманда.

Бәлки әле, чыгалырбыз

Синең моңың булганда...
Синең моңың әле безгә

Кирәк, кирәк булачак!

Син дә тынсаң, татар җаны

Туңачак та тыначак.
Син татарның асыл моңы,

Татарның кадерлесе!

Син татарымның үткәне,

Бүгенге-хәзергесе...
Киләчәктә синең җырны

Аңлаучы табылырмы,

Яңа татарның җанына

Ул барып кагылырмы?
Синең моң, ялгыз кош кебек,

Чиксезлектә сулмасмы,

Сыеныр бер күңел эзләп,

Бәрелеп-сугылмасмы?...
Ул чагында ул моң кошы

Ялгызы бәргәләнер,

Бәргәләнер дә әрнер ул,

Бәргәләнер дә әрнер...
Ә шулай да өмет өзмик!

Алай ук булмас әле.

Ни булса да күңелләрдә

Синең моң тынмас әле!
Син татар моңының таҗы,

Син Моң дигән Ил ханы.

Син татарның тыңлап туймас,

Мәңге тынмас Илһамы!
Ну җырлыйсың... һәрбер җырың

Бәгырьләргә үтәрлек!

Синдәге моң татарымның

Гомеренә җитәрлек!
Роберт Миңнуллин

18.10.2004

Мәңгелеккә китеп барам

Илһам Шакиров репертуарыннан

Бу дөньяга килгәч инде,
Китмәенчә юк шул чараң...
Мин бит, тере йолдыз сымак,
Балкып янар өчен озак
Мәңгелеккә китеп барам!
Җир гаменнән мием чатный,
Йөрәгемдә сызлый ярам...
Мин бит заман зарын йотып,
Иблисләргә ләгънәт укып,
Мәңгелеккә китеп барам!
Тәүге таныш офыклардан
Ерагая һаман арам...
Мин бит, сөю җырын җырлап,
Ил халкының күңелен нурлап,
Мәңгелеккә китеп барам!

“Мин кеше өй­рәтеп утырганчы үзем биш ел җырлар идем”
(“Шәһри Казан” газетасы, февраль, 2010 ел)
 

“Бик кызганыч: безнең милли, озын, борынгы җырларны башкаручылар арадан китеп баралар, ә бит халык көйләрен җырлау халыкны да саклау дияр иде”.
(“Мәдәни җомга” газетасы, 12. 11. 1999)

“Безнең бит шушы яшькә җитеп рәхәт күргән булмады. Кырык ел буе милләт өчен дип йөреп, ахырда ярык тагарак янында калган кебек булу – сөенечмени ул? Орден-медальләр – металлолом өеме, диплом, мактау кәгазьләре – чүп, мактаулы исемнәр нульгә чыкты. Хәзер егерме биш ел төрмәдә утырып, ике-өч ай эшләгән кеше дә мин алган пенсияне ала. Нинди гаделсезлек бу?”
(“Мәгърифәт” газетасы, 11.04.1995)    
   

Язмада Фәрит Гобәев һәм архив фотолары кулланылды

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading