16+

Мөхәммәт Мәһдиев Илһам Шакиров турында: «Илһам картаймаячак!»

Күренекле язучы Мөхәммәт Мәһдиевның Илһам Шакировның юбилее уңаеннан 1995 елда «Шәһри Казан»да дөнья күргән истәлеге

Мөхәммәт Мәһдиев Илһам Шакиров турында: «Илһам картаймаячак!»

Күренекле язучы Мөхәммәт Мәһдиевның Илһам Шакировның юбилее уңаеннан 1995 елда «Шәһри Казан»да дөнья күргән истәлеге

... Мәскәү, «Россия» кунакханәсе. Ниндидер бер юбилей уздырырга Казаннан бер-ике вагон халык килде: артистлар, язучылар, композиторлар. Бер тәүлек алдан килеп безне кунакханәгә урнаштыруны хәл итеп куясы бер-ике иптәш үз эшләренә җаваплы карамаганнар. «Татарстан» поезды белән килеп төшеп, кунакханә холлында урнашуны көтеп 3-4 сәгать вакыт узды. Йончыдык, ачыктык. Көтәбез... Ә көткән кешенең, беренче чиратта чәч-сакалы тырпаеп үсә. Ниһаять, кердек, урнаштык, вагондагы киемнәрне алмаштырмыйча ук буфетка йөгердек. Анда кечкенә генә чират иде: яхшы костюмлы, шома битле («обком, совмин битле») ирләр кызыл балык, Чехословакия сырасын, кызыл, кара уылдыклы бутерброд алалар. Чират безгә житте. Вагонда, холлда йончыган Илһам нәкъ безнең шикелле футболкадан, сакал-мыегы тырпайган, кәефсез иде. Рәвешләребезгә карап алгач буфетчы маржа безнең алга икешәр килька куелган жебек ипи телеме, арпа боткасы, салкын чәй тезә башлады.

Шулвакыт Илһам әлеге марҗадан:

– Бу күпме тора? – дип кызыл балык кисәгенең бәясен сорады.

Керфекләре кара буяудан, иреннәре кызыл буяудан авырайган апа, тупас кына:

– Это очень дорого, – дип Илһам алдына теге җебек бутербродны этәрде. Илһамны ул урамнан кергән берәр ярлы-ябагай дип уйлагандыр инде. Янәсе, син кем? Кызыл балык ул - әнә теге шома битле абзыйлар ашы. Ләкин Илһам соравын тагын ике тапкыр кабатлады. Апа чыдый алмады, ярым кимсетү белән зур бер бәяне атады. Шунда Илһам, гадәте буенча ун кулын горизонталь рәвештә уйнатып:

– Алайса, өч порция бирегез, – дип аның алдына зур суммада акча салды. – Без, – диде, – Татарстаннан, бүген сездә концерт бирәбез...

Мең, яшә, Илһам! Ул көнне син Мәскәү сәхнәсендә чайкала-чайкала (нәкъ диңгез дулкыныдай) «Әдрән диңгез»не жырладың. Мәскәү татарлары сиңа сокланып шашты...

Ә буфетта, син торып киткәндә, өстәлеңдә теге балыкларның ике кисәге калган иде.

Илһам туганкай! Минем әле сиңа алтмыш яшь тулыр дип уйлап та караганым юк иде. 1995 елга чыккан татар календарен актарганда шул мәгълүматка тап булдым. Илһам картаймаячак!» дип уйлап куйдым. Чөнки ул үзенең юбилей кичәсендә әле мин шедевр дип исәпләгән «Әдрән диңгезне жырлаячак!

Минем өчен, халкым өчен...

Мөхәммәт МӘҺДИЕВ. 27нче гыйнвар, 1995 ел

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нэкь Мохэммэт абый узе!!!

    Мөһим

    loading