16+

Илдус Габдрахманов: «Узган елгы уңышны кабатлый алмадык»

Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстан игенчеләре әлегә 3 млн 670 мең тонна бөртеклеләр суктырып алган. Бу хакта журналистларга республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов белән очрашуы вакытында билгеле булды. 

Илдус Габдрахманов: «Узган елгы уңышны кабатлый алмадык»

Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстан игенчеләре әлегә 3 млн 670 мең тонна бөртеклеләр суктырып алган. Бу хакта журналистларга республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов белән очрашуы вакытында билгеле булды. 

Беренче нәтиҗәләр 

– Урып-җыю эшләре ахырына якынлаша, әмма шул ук вакытта авыл хуҗалыгында җирләр туңдырганчы эшнең беткәне юк, – диде ул. – Узган ел икмәк бәяләре түбән булганлыктан, күмәк хуҗалыкларның хәле авыр иде. Ләкин язгы кыр эшләрен матур гына башкарып чыга алдык. Финанс хәле авыр булса да, 50 кг кадәр минераль ашламалар керттек, җәй көне культураларны корткычларга, авыруларга каршы эшкәрттек. 

Мәгълүм булганча, мул уңыш өчен быелгы һава шартлары да уңышлы булмады. Министр урынбасары әйтүенчә, апрель аеннан августка кадәр, үсемлекләрнең вегетация чорында, уртача алганда 80-200 мм га кадәр явым-төшем күзәтелде. Иделнең аръягында – Буа, Кайбыч зонасында явым-төшем күләме нибары 80-100 мм ны гына тәшкил итте. Тәтештә – аннан да кимрәк. 

– Быелгы һава шартларының кырыс булуы сәбәпле, без узган елгы уңышны кабатлый алмадык. Республика буенча 18 сентябрьгә 3 млн 670 мең тонна бөртеклеләр җыелды. Уртача уңыш гектарыннан 26 центнерны тәшкил итте. Һәр нәрсә дә чагыштырмача. Россия буенча караганда, барлык мәйданнарның 70 проценты суктырылган. Тулаем җыем – 88 млн тонна. Узган елга караганда, уңыш 22 млн тоннага кимрәк. Россия буенча бер гектар мәйданнан 27,3 центнер бөртеклеләр суктырылган. 2017 елга караганда, бу 4,5 центнерга кимрәк. Ә субъектлар арасында караганда, Идел буе округында иң зур уңыш – Татарстанда. Икенче урында – Пенза (25,3 центнер), – диде. 

Илдус Габдрахманов бер гектар мәйданнан чыккан уңыш күләме буенча алдынгы һәм артта калган районнарны да атады. 

– Әгәр республика кырларыннан уртача 26 центнер уңыш чыкса, ун район 30 центнердан күбрәк уңыш җыеп алды. Иң алдынгы урында – Зәй районы (гектарыннан 37,1 центнер), икенчедә – Әтнә (33,2 центнер) һәм өченчедә – Актаныш. Бүген иң күп тулаем җыем да Актанышта – 151 мең тонна. Бу район үз тарихында беренче тапкыр шундый зур күрсәткечләргә иреште. Шулай ук Сарман, Аксубай районнарында да уңыш күләме югары, – диде ул. 
Инвесторлар арасында исә «Сервис-агро», «Агросила» һәм «Кызыл Шәрык» җәмгыятьләре мул уңыш алуга ирешкәнлеге мәгълүм булды. 

Илдус Габдрахманов шулай ук аутсайдер районнарга да тукталды. 
– Әгерҗе районында бөртеклеләр гектарыннан 16,2 центнерны тәшкил итә. Зәй белән Әгерҗе районнарының аралары да якын шикелле. Дөрес, Әгерҗедә һава шартлары да берникадәр кырысрак булды, анда туфрак та үзгәрәк. Бөгелмәдә – 19 центнер, Алабугада – 20, Әлмәттә – 20,8 центнер. Бу районнар республика потенциалын кирәкле күләмдә ачып бетерергә мөмкинлек бирмиләр, – диде Илдус Габдрахманов. 

Министр урынбасары, республикадагы тулаем җыем күләмен әйтергә иртәрәк әле, диде. Чөнки әлегә басулардан җыеп алынмаган кукуруз бар. Әлеге культура 202 мең гектар мәйданда утыртылган. 

– Шуның 58 мең гектары бөртеккә дип чәчелгән иде. Һава шартларының берникадәр эссе булуы сәбәпле, азыкка дип чәчелгән кукуруз да өлгерер кебек. Республика буенча аларның торышларын билгеләп, мәгълүматлар алынганнан соң, тулаем җыемның күләме билгеле булачак, – диде Илдус Харисович. 

Шикәр чөгендере

Илдус Габдрахманов әйтүенчә, бүгенгә шикәр чөгендере гомуми мәйданның 15 мең гектарыннан җыеп алынган. 
– Бер гектардан уртача 359 центнер уңыш чыга. Бу начар күрсәткеч түгел. Аеруча Зәй зонасында уңыш яхшы. Зәй шикәр заводы инде эшкә ике атна элек кереште. Соңгы ике көндә Буа заводы да чимал эшкәртә башлады. Бүгенге көнгә яңа уңыштан 22 мең тонна шикәр комы җитештерелде. Узган атнада старт бирелгән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә быелгы шикәр комы сатылды, – диде министр урынбасары.

Ашлык бәяләре

Илдус Габдрахманов әйтүенчә, быел уңыш күләме берникадәр кимрәк булу сәбәпле, ашлыкның дәрәҗәсе бар. Аеруча арпага ихтыяҗ зур. Аның килограммын 9 сумнан алып 10 сум 50 тиенгә кадәр сораучылар бар. 
– Бу, һичшиксез, авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен әйбәт бәя. Шулай ук бодай культурасының да бәясе дә начар түгел. Әмма шул ук вакытта кемнең финанс мөмкинлеге бар, икмәген сатарга ашыкмаса да ярый, чөнки урып-җыю чорында ашлык бәяләре һәрвакыт түбәнрәк була бит. Безнең фаразлар буенча, алга таба бәяләр хуҗалыклар өчен кулайрак, файдалырак булыр дип көтәбез, – диде министр урынбасары.
Аның сүзләренчә, Татарстанга үз ихтыяҗларын тәэмин итү өчен 3 млн 300 тонна тирәсе ашлык кирәк.

Фото: "Татар-информ" 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading