16+

Каюм Насыйри урамы – җәяүлеләр өчен

Казанның яңартылган Иске Татар бистәсендәге Каюм Насыйри урамының статусы үзгәрәчәк, башкаланың инде чираттагы урамы, транспорттан азат ителеп, җәяүлеләр карамагына биреләчәк.

Каюм Насыйри урамы – җәяүлеләр өчен

Казанның яңартылган Иске Татар бистәсендәге Каюм Насыйри урамының статусы үзгәрәчәк, башкаланың инде чираттагы урамы, транспорттан азат ителеп, җәяүлеләр карамагына биреләчәк.

Каюм Насыйри урамын транспорттан бушату идеясе Иске Татар бистәсен Универсиадага дип торгызу барышында туган. Хәзерге вакытта анда биналарны, юлларны, гомумән, территорияне төзекләндерү эшләренең беренче этабы төгәлләнгән. Аерым алганда, шушы бистәнең башта беренче өч кварталын торгызу планлаштырылып, бер ел эчедә Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Күнче, Сафьян, Фатыйх Кәрим һәм Зәйни Солтан урамнары күзләрне иркәләрлек итеп яңартылган.
Универсиада барышында биредә 20 меңнән артык кеше булып, тарихта калган татар мохитен тоя алган. Бу бистәдә шәһәр тормышының XIX гасырдагы милли корылмаларын күзаллап, татар көнкүреше музеен, халык кул эшләнмәләрен, балчык әйберләр ясау сәнгате үрнәкләрен тамаша кылып, милли сувенирлар сайлап була. Шунда ук антиквар әйберләр, балык, ит, сөт сатыла торган сәүдә рәтләре эшли. 1 августтан монда бер кунакханә-ресторан комплексы милли сыйлар да тәкъдим итә башлаган.
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә «Иске шәһәр» территориясе префекты Линар Закиров белдергәнчә, Иске Татар бистәсен торгызуның алдагы этабында Кабан ярларын рәтләү, «Әҗем» мәчете булган Фәткуллин урамын торгызу һәм ул урамны да, дүртенчесе итеп, җәяүлеләргә бирү, аны туристлык маршрутына кушу планлаштырылган. «Моңа җәяүлеләр өчен чираттагы ял итү урыны гына дип карарга кирәкми, Иске Татар бистәсе ул - Казан һәм аннан читтә яшәүче барлык татарлар өчен мәдәни тормышның рухи үзәге, иске Казанның тарихи почмагы - анда теләгән һәр кеше милли үзнечәлекләрне барлап йөри ала», - дип игътибарны юнәлтте мэр Илсур Метшин да.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading