16+

Марсель ИМАМОВ: «Ана капиталы» программасы яшәргә тиеш»

«Ана капиталын түләү программасы 2016 елда тәмамланачак. Һәм аны алга таба да дәвам иттерәчәкләрме, юкмы - моның турында әлегә бернинди дә карар кабул ителгәне юк. Ә программа бетә калса, ана капиталы сертификатын куллануның да вакыты чыгачакмы? Аны шушы калган ике елда тотып бетерергә кирәк буламы? Ике яки аннан да күбрәк...

Марсель ИМАМОВ: «Ана капиталы» программасы яшәргә тиеш»

«Ана капиталын түләү программасы 2016 елда тәмамланачак. Һәм аны алга таба да дәвам иттерәчәкләрме, юкмы - моның турында әлегә бернинди дә карар кабул ителгәне юк. Ә программа бетә калса, ана капиталы сертификатын куллануның да вакыты чыгачакмы? Аны шушы калган ике елда тотып бетерергә кирәк буламы? Ике яки аннан да күбрәк...

Әмма «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марсель Имамов журналистларны ашыгуда зарурлык булмавына инандырды. Аның сүзләренчә, сертификат акчасын файдалану буенча чикләр юк. Ә менә программаның бетү-бетмәвенә килгәндә, идарә җитәкчесе аны дәвам итәргә кирәк, ул яшәргә хаклы, дигән фикердә тора. «Россиянең финанс министры федераль бюджет акчасын экономияләү ягында. Программаны яба калсалар, экономияләп булыр анысы. Әмма да ләкин программа үзенең җимешләрен бирде: демографик күрсәткечләрне яхшыртуга мөмкинлек тудырды. Программа алга таба да яшәргә тиеш», - дип белдерде ул үзенең фикерен. М.Имамов халыкны борчыган тагын берничә сорауга ачыклык кертте. Гаиләдә игезәк бала туган очракта, сертификат күләме бермә-бер артамы, дип кызыксыналар. Юк, сертификат бер бала өчен генә бирелә. Ул, гомумән, балага түгел, ә ике яки аннан да күбрәк бала тапкан гаиләгә бирелә. Алар исә сертификатны нинди юнәлештә тотачагын үзләре билгели, диде ул. Шунысын да билгеләп узу мөһим: ана капиталы акчасын икенче бала өчен генә түгел, беренче, ягъни олы бала өчен дә кулланырга ярый. Программа эшли башлаганнан, ягъни 2007 елдан бирле ана капиталы сертификаты 137702 гаиләгә тапшырылган. Аларның 90231е сертификатны кулланырга өлгергән инде. 88 253 гаилә аның ярдәмендә торак шартларын яхшыртса, 1949ы аны балага белем бирүгә, 29ы исә ананың хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга тотарга җыена. Тотылган акчаларның күләменә килгәндә, программа гамәлгә кертелгәннән бирле, гаиләләргә барлыгы 29,4 млрд сум акча юлланган.
Идарә җитәкчесе очрашу азагында соңгы вакытта ана капиталын законсыз юл белән акчага әйләндерү очраклары ешаюын да искәртте. Әйтик, мәсәлән, Чаллыда гына да, ана капиталын акчага әверелдерү максатыннан, бер фатирны 800 тапкыр сатканнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading