16+

Ноябрь башында кар төшәчәк

Башкалада кышкы чор 181 көнне тәшкил итә.

Ноябрь башында кар төшәчәк

Башкалада кышкы чор 181 көнне тәшкил итә.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә кышкы айларда урам-юл челтәрен җыештыру чараларына әзерлек эшләре белән таныштырды. 2011 елдан башлап Казанга 218 берәмлек махсуслаштырылган яңа техника кайтартылган, шуның өчен 1 миллиард сум акча тотылган. «Хәзер 655 берәмлек коммуналь техника исәпләнә. Аларның 45е - кар чистартуга, ә 10ысы тротуарлар җыештыруга көйләнелгән. Тротуарлар еш кына кардан арындырылмыйча кала иде. Бу эшләр өчен дә кече техника кайтарта башладык», - диде Игорь Куляжев.
«Буран» планы кысаларында, юлларны чистартуга 1 мең транспорт чарасы җәлеп ителәчәк. Узган кыш шәһәрдән 656 мең тонна кар чыгарылган. Эретү камералары тәүлегенә - 12 мең кубометр, ә 2 берәмлек үзйөрешле камера 1 мең 600 тонна кар эретергә сәләтле. «Төп урамнар барлык юлларның 60 процентын били. Реагент беренче чиратта җәмәгать транспорты хәрәкәтләнүче юлларга сиптереләчәк. Әлеге чимал 24 мең тонна алыначак. Реагент кыйммәт булганлыктан, аны барлык урамнарга да сиптерү мөмкинлеге юк. Шунлыктан, тоз-ком катнашмасы да кулланылачак. Техника паркы кышкы чорда эшләүгә әзер», - дип ышандырды Игорь Куляжев.
Мэр Илсур Метшин: «Карны 22шәр километр ераклыкка ташый идек, хәзер камераларга 5 километр гына барасы. Юлларны җыештыру сизелерлек яхшыра төште. Казанда быел ноябрьнең беренче көннәреннән үк кар ятачак, дип фаразлана. Нинди кыш киләсен бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Төрле җирләрдәге табигый бәла-казаларны үзегез дә беләсез. Юллар томаланмасын өчен, алдан техник хәстәрлек күрелсен. Казанда юл буйларына меңнәрчә агачлар утыртылды. Карны яшь үсентеләргә аттыру, техника белән таптау кебек гамәлләр булмасын», - дип кисәтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading