16+

Президент эшкә велосипедта килде

Дөньяның күп кенә шәһәрләрендә 22 сентябрьдә «Автомобильсез бер көн» халыкара акциясе үткәрелде.

Президент эшкә велосипедта килде

Дөньяның күп кенә шәһәрләрендә 22 сентябрьдә «Автомобильсез бер көн» халыкара акциясе үткәрелде.

Әлеге чара якшәмбегә туры килгәнлектән, мэр Илсур Метшин шәһәр хуҗалыгы җитәкчеләрен дүшәмбе көнне эшкә автомобильсез барырга чакырган иде. Илсур Метшин белән «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов метрода килделәр. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин: «Мәктәптәге кебек өй эшен тикшерүдән башлыйбыз. Бүген кемнәр җәяү килде?» - дип сорады. Җитәкчеләрнең барысы да диярлек кулларын күтәрде. «Чарада катнашу ирекле эш, әлбәттә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да рәхмәт! Ул, акцияне хуплап, кичә эшкә велосипедта килде, - дип сүзен дәвам итте Илсур Метшин. - «Автомобильсез бер көн» акциясе чит илләрдә бик популяр. Без, җитәкчеләр, үзебез үрнәк күрсәтик. Мин метрода шактый еш йөрим. Чит илләр белән чагыштырганда, безнең метрода халык мөлаем, ачык йөзле».
Шәһәр башлыгы Казанда юллар төзелешендә зур эшләр башкарылганлыгын ассызыклап үтте. «Халыкка уңайлы булсын өчен, хәзер безгә җәмәгать транспортын тагын да яхшыртырга кирәк. «Автомобильсез бер көн» акциясе бер көн белән генә чикләнмәсен. Җәяү йөрүне гадәткә кертик, җәмәгать транспортында, безне күреп, халыкның кәефе күтәрелеп китә, үзеңнең дә кәефең күтәрелә», - дигән теләктә калды мэр Илсур Метшин.
Казанда «Автомобильсез бер көн» акциясендә Министрлар Кабинеты, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре дә катнашты. Президент үрнәгендә, министрларның күбесе эшкә велосипедта килде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading