16+

Рөстәм Миңнеханов: «Мондый ахмаклыклар белән шөгыльләнмәгез!»

“Казан-Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә агросәнәгать комплексының 2018 елгы эшенә йомгак ясадылар.

Рөстәм Миңнеханов: «Мондый ахмаклыклар белән шөгыльләнмәгез!»

“Казан-Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә агросәнәгать комплексының 2018 елгы эшенә йомгак ясадылар.

  Коллегия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,  Премьер-министр Алексей Песошин, район башлыклары һәм башка рәсми затлар катнашты.

– Бүген безнең алда узган елга йомгак ясау максаты гына түгел, ә алган сабаклардан тагын да көчлерәк булырга өйрәнү. 2018 ел безнең өчен чираттагы сынау елы булды. Республиканың ярты өлеше корылык белән сыналды. Калган өлешен дә имин дип әйтеп булмады. Шушындый шартларда да күпчелек район аграрийлары кулларыннан килгәнчә тырышты, тик табигать бездән көчлерәк булып чыкты, – дип сүзен башлады Марат Әхмәтов.

Министр хәбәр иткәнчә, 2018 елда Татарстанның агросәнәгать комплексының тулаем продукциясе 376 млрд сумны тәшкил итә. Шул исәптән, азык-төлек сәнәгатендә җитештерү күләме – 160 млрд сум, авыл хуҗалыгы – 216 млрд сум.  
Идел буе федераль округында авыл хуҗалыгында тулаем җыелма продукт буенча без даими рәвештә беренче урында, тик ил буенча беренчелекне Белгород өлкәсенә бирергә туры килде, – диде министр.   

Марат Әхмәтов фикеренчә, авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегендәге нәтиҗәлелеккә бәя һәм климатик факторлар бик зур йогынты ясый. Акчалата керем – 100 млрд сум, табыш 8 млрд сум тирәсе һәм рентабельлек 9,5 процентны тәшкил итә.

Алдынгы һәм аутсайдер районнар

Гадәттәгечә, Марат Әхмәтов елга йомгак ясаган вакытта, авыл хуҗалыгында алдынгы һәм артта баручы районнарны атады.

Министрлык, районнар белән бергә, күп кенә территорияләрнең мөмкинлекләрен тулысынча файдаланып бетә алмый әле. Моны районнар арасындагы күрсәткечләрнең шактый сизелерлек зур булуы күрсәтә, – дигән фикердә тора ул.
 
Әтнә, Зәй, Саба, Кукмара, Балтач районнары сөрүлек җирләре мәйданыннан 1,5-2 тапкырга күбрәк акчалата керем алса, Спас, Чиремшән, Бөгелмә һәм Кама Тамагы районнарында – киресенчә. Алардан бераз гына Баулы, Әлмәт, Менделевск, Яңа Чишмә районнары аерыла.   
Шул ук вакытта артта калучылар көн саен реаль эш белән шөгыльләнәсе урында йөз төрле сәбәп таба. Ә бит күпләр өчен авыл хуҗалыгы халыкның кереме һәм шөгыле өчен төп чыганак. Һәм министрга җитәкчелек алдында күрсәткечләрдәге шундый зур аерма өчен кызарырга туры килә, – диде министр.   

Шунысы кызыклы, авыл хуҗалыгы рейтингында 2015 елда Әгерҗе 32 нче урында булса, узган ел – 42гә төшеп утырган. Баулы 30 нчы урында булса, 2018 елда 40 нчы урынга урнашкан. Чистай – 27 нчедән 38 нчегә, Балык Бистәсе – 21дән 36га, ә Апас 8 нче урыннан бөтенләй 32нчегә төшкән.   
Ә менә тәүлегенә иң күп сөт савып алучылар исемлеген Кукмара районы җитәкли.
Соңгы биш елда кукмаралылар ике тапкыр күбрәк үсеш күрсәткән. Министр әйтүенчә, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тәүлегенә 260 тонна сөт савып ала. Сөт җитештерү тармагында Мамадыш һәм Әтнә (аларда үсеш 1,7 тапкыр), Әлки (1,6 тапкыр), Саба һәм Биектау (1,4 тапкыр), Балтач (1,3 тапкыр) районнары да уңышка ирешкән.

Хезмәт хакын арттыру

Еллык коллегиядә аграрийларның хезмәт хаклары турында да сөйләде министр. Бүгенге көндә тармакта уртача хезмәт хакы 22,7 мең сумны тәшкил итә.   
Хезмәт хакы 22,7 мең сум булганда, ул икътисад буенча уртача 34 мең сум тәшкил итә. Аена 15 мең сум белән эшчеләрне тотып калып булмый. Әгәр авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакын башка тармаклар белән тигезләмәсәк, тармакка җәлеп итәргә кыен булачак. Шуның өчен авыл хуҗалыгында хезмәт хакы арту темпларын арттырырга кирәк. Якындагы ике елда Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 22,8 меңнән 30 мең сумга кадәр артырга тиеш, - диде ул.

Бу максатларга ирешер өчен акчалата керемне 150 млрд сумга кадәр күтәрергә кирәклеген әйтте.
Марат Әхмәтов экспорт темасына да кагылды. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан продукциясе 46 илгә чыга. Лидерлар - «Казан май завод», «Нәфис-Биопродукт», «Эссен-продакшн», «Татспиртпром», «Таткрахмалпатока», «Акульчев», «Челны-холод», «Зәй шикәре». Ләкин бер генә сөт җитештерүче дә юк. Шуңа күрә министр заводларга Кытай базарына чыгарга кушты.
Без экспортның бу юнәлешендә лидерлар булырга тиешбез. Минем теләгем – бу юнәлешне эшкә җигү. Әлегә Татарстаннан Кытайга аккредитация алган бер генә компания да юк, – диде ул.
   
Сыерларны арттырырга кирәк

Коллегиядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады. Ул авыл хуҗалыгы югары уку йортларының ректорларын түбән рейтинг өчен шелтәләде. Авыл хуҗалыгы буенча артта калган районнарның башлыкларын бастырып сүкмәсә дә, күрсәткечләрен арттырып язган районнарга кисәтү ясалды. Аның тел төбеннән аңлашылганча, бу мәсьәләдә Алабуганың гаебе булган.
Имин булып күренүнең арты хәерле булмый аның. Мин бу турыда берничә тапкыр әйткәнем бар. Мондый ахмаклыклар белән шөгыльләнмәгез. Отчетлар ясаган вакытлар артта калды инде. Без дә бит районда эшләгән кешеләр, аның ничек эшләнгәнен бик яхшы беләбез. Кайберәүләр хәтта нәрсә язганнарын да карап тормый, – диде Президент.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов узган ел республиканың 6 районында кош гриппы таралу очрагы буенча да тиешле тикшеренүләр алып барырга кирәклеген әйтте. Шулай ук ялган сөт продукциясенә катгый контроль ясарга кушты. Аның сүзләренә караганда,  ялган сөт продукцияләренең күп өлеше мәктәпкәчә һәм башка мәгариф учреждениеләре, медицина оешмалары, сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмалары ашханәләрендә ачыклана.
Әлеге тармакка аеруча зур әһәмият бирергә кирәк. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе һәм ветеринария хезмәте тарафыннан әлеге вазгыятькә зур игътибар булырга тиеш. Бу халыкны сыйфатлы сөт продукциясе белән генә тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саннарын саклап калу мәсьәләсенә дә тукталды. Президент билгеләп үткәнчә, ун ел элек 100 йортка уртача 54 сыер туры килгән.
Бүген бу күрсәткеч нибары 21 генә. Авылның тормышы терлек асрау белән бәйле, аннан башка аның яме һәм матурлыгы юк. Без авылда тәрбияләнеп үстек. Сыерың булмаса, тормыш алып барып булмый. Хәзерге вакытта халыкта биш яки сигез башка кадәр мини-фермалар төзелешенә ихтыяҗ зур. Әлеге юнәлешне дә игътибарга алырга кирәк, - диде ул.
Шулай ук сыер асраучыларга ярдәм итәргә кирәклеген дә әйтте.

Татарстан терлекчелек үсешенә аеруча зур игътибар итә. Хәзерге вакытта шәхси хуҗалыкларда савым сыерларының баш санын саклап калу мөһим бурыч. Республикада шәхси хуҗалыкларда терлек санын арттыруга юнәлтелгән программалар уңышлы эшләргә тиеш. Шәхси хуҗалыкларда терлек асраучыларга субсидия, терлек азыгы, көтүлек җирләре белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә булышырга кирәк. Ниндидер этәргеч булырга тиеш. Югары Ослан, Питрәч, Лаеш кебек районнарда 100 ишегалдына алты баш сыер туры килә. Бүгенге көндә потенциал бик зур, чөнки сөтне базарда сатарга һәм яхшы табыш алырга була, - диде Татарстан Президенты.


Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading