16+

Шәхси эшмәкәрләргә кредитны шәһәр хакимияте түләргә ярдәм итәчәк

Казанда 80 751 кече һәм урта предприятие эшчәнлек алып бара, шулардан 36 681е – шәхси эшкуар­лар.

Шәхси эшмәкәрләргә кредитны шәһәр хакимияте түләргә ярдәм итәчәк

Казанда 80 751 кече һәм урта предприятие эшчәнлек алып бара, шулардан 36 681е – шәхси эшкуар­лар.

Башкала – эшкуарлык саны буенча республика шәһәрләре арасында әйдаман. Казанда 1 мең кешегә 64 эшкуар туры килә, бу – Мәскәү белән бер дәрәҗәдәге күрсәткеч. Санкт-Петербургта – 67.

Шәһәр башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов сөйләгәнчә, быелның беренче кварталы йомгаклары буенча Казанда кече һәм урта бизнеста хезмәт хакы 13,5 процентка арткан. Кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 26,3 мең сумны тәшкил итә, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3,1 мең сумга күбрәк.

– Казанда эшкуарларга теләктәшлек максатында ун сәнәгать паркы һәм мәйданчыгы эшли. Көнкүрештәге каты калдыкларны төрләренә аеру буенча тагын бер сәнәгать мәйданчыгы оештыру ниятләнелә. Сәнәгать мәйданчыкларына 605 предприятие-резидент теркәлгән, аларда 10 157 эш урыны булдырылган. Кече һәм урта предприятиеләр 9,5 миллиард сумлык продукция озатты, бу узган елның шушы чорындагыдан 33,9 процентка күбрәк. Шәһәр бюджетына кече һәм урта предприятиеләрдән 1,2 миллиард сум салым түләүләре керде, – диде Артур Вәлиәхмәтов.

Казан шәһәр Думасының 2018 елның 1 гыйнварындагы карары нигезендә, 12 гектардан зуррак мәйданлы индустриаль (сәнәгать) паркларына җир салымы ташламасы кертелде. Алар салымны җирнең кадастр бәясенең 0,33 проценты күләмендә генә түли. Административ киртәләрне киметү буенча да чаралар күрелә. Архитектура, шәһәр төзелеше, җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр өлкәләрендә муниципаль хезмәтләр алу сроклары һәм әзерләп бирү тәртибе гадиләштерелә.
Кече һәм урта бизнеска теләктәшлек йөзендә, ташламалы кредитлар бирү буенча муниципаль программа гамәлдә. Кредит алучыга банк тарафыннан билгеләнгән процент ставкасының 5 процентын шәһәр хакимияте түли. Артур Вәлиәхмәтов әйткәнчә, бюджеттан бирелгән әлеге субсидияне кире кайтарып түлисе түгел. Казанда бүген 57 кече һәм урта предприя­тие субсидия ала. Беренче яртыеллыкта субсидия 5,2 миллион сумны тәшкил иткән. Ташламалы кредитларны 12 банк бирә, быел кече һәм урта предприятие­ләр 53,5 миллион сум кредит алган. Эшкуарлар муниципаль корылма-биналарны кулланган өчен аренда ташламаларыннан да файдалана.

фото - depositphotos.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading