16+

Табигатьне җиңеп булмый: гарасат Татарстанга нинди зыян салды?

Табигать белән көрәшү мөмкин түгел, дип белми әйтмәгәннәр шул.

Табигатьне җиңеп булмый: гарасат Татарстанга нинди зыян салды?

Табигать белән көрәшү мөмкин түгел, дип белми әйтмәгәннәр шул.

Чәршәмбе көнне ул чыннан да кырыс холкын күрсәтте: республикада булып узган гарасат, көчле яңгыр төбе-тамыры белән агачларны, реклама такталарын куптарып атты, йорт, биналарны түбәсез һәм утсыз калдырды, машиналарга гына түгел, кешеләргә дә зур зыян салды. Гарасат узып берникадәр вакыт үткәннән соң, социаль челтәрләр аша коточкыч нәтиҗәләрне тасвирлаган бик күп фото һәм видеолар таралды. Интернет киңлекләрендә дә, Казанда да, районнарда да халык теленнән әнә шушы тема төшмәде.    


 
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте давыл китергән зыянга нәтиҗә ясаганда, башкалада кубарылып ташланган түбәләр 12 машинага зыян салганлыгын, 3 автомобильгә агач ауганлыгын әйтте. Дөрес, бу әле соңгы нәтиҗәләр булмаска да мөмкин, чөнки зыян күрүчеләр әле һаман да мөрәҗәгать итә. Казанның Константиновка бистәсендә һәм Киров районында егерме минутка ут бетеп торды. Бу вакытта 27 мең кеше утсыз торды.

Бу көнне Казанда кайбер чаралар да үткәрелми калды. Мәгълүм булганча, “Ак Барс” хоккей командасы Гагарин Кубогы алуын Меңьеллык мәйданда кызыклы программа белән билгеләп узарга тиеш иде. Ләкин алдан ук әзерләнгән сәхнәдә давыл үз тәртипләрен урнаштырганлыктан, тантанага үзгәрешләр кертелде, ә бәйрәм башка көнгә күчерелде. Әлегә аның төгәл көне хәбәр ителми. Шулай ук көчле җил Тарпищев исемендәге Теннис академиясенең дә түбәсен кубарып аткан дигән хәбәрләр килеп иреште. Моннан тыш, Кәрим Тинчурин театрының түбәсенә зыян килү сәбәпле, бу көнгә билгеләнгән «Гомер буе сине көтәм» спектакле 14 июньгә күчерелде. Театрның матбугат хезмәте 31 май, 3 һәм 4 июнь көннәренә билгеләнгән спектакльләр дә башка көнгә күчерелүе турында хәбәр итте. Болардан кала, көчле җил Тукай урамында урнашкан кече бизнес көллиятенең түбәсен кубарып ташлаган.

- Без дустым белән паркта йөреп кайтарга дип чыккан идек. Гарасат башлангач, бер кафега тукталырга булдык. Ул бик тиз, һич көтмәгәндә башланды, шунлыктан күп кеше саклык чараларын да күреп өлгермәде. Без тукталган кафеның да түбәсе каерылып, аның зур кисәге бина каршысында тукталган машина өстенә барып төште. Аңа шактый зыян килде, - дип сөйләде укучыбыз Лилия Абдуллина.   

Казан гына түгел, хәвефле хәбәрләр районнардан да килде. Иң аянычлысы: гарасат нәтиҗәсендә 35 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән. Бу хәл Мөслим районында килеп чыккан. “Находка” кибетенең түбәсе килеп төшеп, монда эшләүче кибетче һәлак булган. Шулай ук Яшел Үзән районының Кызыл Яр авылында көчле давыл нәтиҗәсендә 13, 15 яшьлек ике бала һәм бер өлкән кеше зыян күргән. Хастаханәгә озатылучыларның хәлләре уртача дәрәҗәдәге авырлыкта дип бәяләнә.

Әлеге районда берьюлы җиде торак пунктта ут сүндерелгән, шулай ук Яшел Үзән шәһәрендәге йортларда да өлешчә ут юк.

Гарасат Биектау районында да 457 кеше яши торган 4 торак пунктны утсыз калдырган. Моннан тыш, Лаеш, Менделеевск, Кукмара, Балтач, Балык Бистәсе, Әлмәт районнарында яшәүчеләр дә утсыз калган. Көчле җил шулай ук Зәй, Чүпрәле районнарына да зыян салган. Монда йорт түбәләре куптарып атылган.   

Шунысы сөендерә, бу юлы синоптиклар ялгышмады. Аларга да ышанырга була икән, - дип ирен читеннән генә елмайган халыкның да сүзләрендә дөреслек юк түгел, чөнки синоптиклар, дөрестән дә, якынлашучы гарасат турында алдан ук кисәтүләр тараткан иде.
Ә аларның фаразлары киләсе көннәргә дә куандырырлык түгел.  

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, республикада бүген юеш кар явуы көтелә. Җәйнең беренче көне суык яңгырлы булачак. Төнгә температура минус 1 градуска кадәр төшәчәк.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading