16+

ТАССРның 100 еллыгында өч көн эчендә РКБда 58 сабый туган

Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгеннән Яңа ел төнендә дөньяга килгән сабыйны чыгардылар. Хаснутдиновлар гаиләсендә чын мәгънәсендә могҗиза булган.

ТАССРның 100 еллыгында өч көн эчендә РКБда 58 сабый туган

Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгеннән Яңа ел төнендә дөньяга килгән сабыйны чыгардылар. Хаснутдиновлар гаиләсендә чын мәгънәсендә могҗиза булган.

Яңа ел төнендә РКБның перинаталь үзәгендә дөньяга аваз салган сабыйга Булат исеме кушканнар.

"Бүген бездә зур бәйрәм. Без 2020 елда, республиканың 100 еллыгында туган беренче сабыйны чыгарабыз. Әлеге вакыйга белән котлыйбыз һәм балагыз тууны РКБга ышандырганыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез", - дип җиткерде Булатның әти-әнисенә котлау һәм рәхмәт сүзләрен РКБның акушер-гинекология хезмәте җитәкчесе Ильмира Галимова.

Булат - Лилия һәм Әнвәр Хаснутдиновларның икенче баласы. Әниләренең сүзләренә караганда, олы уллары - сигез яшьлек Кәрим энесе тугач та, могҗизага янә ышана башлавы турында белдергән икән: "Шулай булып чыкты ки, Кәрим инде Кыш бабайга ышанудан туктаган иде, әмма Булат тугач, әтисенә килгән дә, Кыш бабай бар икән дип әйткән".

Яңа елның беренче өч көнендә РКБда 58 нарасый дөньяга килгән - 31 малай һәм 27 кыз. Шуларның өчесе игезәкләр икән.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading