Халыкара Казан мөселман кинофестиваленә хәзер порно йолдызларны чакырмыйлар. Соңгы ике елда анда гомумән дә чит ил артистлары күренмәде диярлек. Оештыручылар әллә кунакларның биографияләрендә моңарчы мәгълүм булмаган «кара» фактлар пәйда булыр дип курка шунда, әллә акча янчыклары юка. Шулай да чара барышында «тыелган» тема белән бәрелешми калганым юк.
Быелгысы башланган көннәрдә ике кызның сөйләшеп торуын ишетергә туры килде. «Фестиваль вакытында Казандагы фәлән стриптиз клубны ябалар икән», - диде беренче туташ, йөзенә борчылу билгеләре чыгарып. «Ярар инде, кинофестиваль көн дә булып тормый бит», - дип, дустының «кайгы»сын таратырга тырышты икенчесе.
Дөрес булгандырмы бу хәбәр, гайбәт кенәдерме - рәсми чыганакларда хәбәр ителмәгәч, анысын фаразларга гына кала. Тик әгәр дә хак була калса, ничек әйбәт булыр иде ә! «Мөселман» сүзенең фестиваль исемендә генә калмавына бер дәлил саналыр иде ичмасам.
Мөселманлык янына татарлык сыймый
Узган ел чараның атамасыннан «мөселман» сүзен бөтенләй алып атып, «Казан кинофестивале» дип кенә калдыру турында фикерләр яңгыраган иде. Колак салырлармы моңа, юкмы, дип, бер ел көттек. Сызып ташламаганнар тагын: быелгы тугызынчы фестиваль дә «мөселман» статусы астында үтте. Тагын шунысын әйтергә кирәк: узган елгы конкурс программасында шактый каршылыклы картиналар тәкъдим ителгән булса, быел, артык вакчылланып тормаганда, бәйләнерлек сәбәп тапмадым. Каршылыклы дигәндә, фильмның үзәгендә Ислам түгел, башка дин торуны яисә мөселманнарга хас булмаган гамәлләрнең пропагандалануын күз алдында тотам. Әллә инде фестивальне оештыручыларның: «Төп максатыбыз - бөтен диннәр өчен дә уртак булган тынычлык, әхлак, кешелеклелек һәм мәхәббәт кебек кыйммәтләрне күрсәтү», - дип кат-кат тукып торулары аңга барып җитә башладымы икән? Фестивальнең Президенты мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин кабатларга яратканча, «киноның нәкъ менә мөселман илендә һәм Ислам дине турында булуы мәҗбүри түгел» бит. Югарыда атап кителгән төшенчәләргә генә урын бирелсен. Чараның төп идеясенә тугрылыклы булуларын күрсәтергә теләп булса кирәк, оештыручылар ачылыш тантанасына чиркәүдән берничә атакайны да чакырганнар иде. Алар залның бер почмагында ахыргача утырдылар. Менә чалма-чапанлы муллалар гына күренмәде. Дөньяви кием киеп килгән булсалар гына инде. Жюри рәисе Карен Шахназаров казанлыларның салпы ягына салам кыстырып куярга да онытмады. «Мөселман кинофестиваленә жюри рәисе итеп христиан динендәге кешене чакыру мөселманнарның толерантлыгы турында сөйли», - диде ул.
Шуңа күрә быелгы фестивальдә мөселманлык мәсьәләсе икенче планга калды дисәм, ялгышмам. Һәрхәлдә, бу уңайдан бәрелешләрнең шаһиты булырга туры килмәде. Менә татарлык, бигрәк тә татар теле проблемасы берничә тапкыр калкып чыкты.
Узган елгы фестивальдә дә шунысы сокландырган иде, быел да шул шатландырды: ачылу һәм ябылу тантаналарында татар гореф-гадәтләренә, җыр-моңына һәм бизәкләренә шактый зур урын бирелде. Бизәлешме ул, концерт номерымы, алып баручының вакыт-вакыт татарча җөмләләр белән сөйләп куюы дисеңме... Дөрес, русларга, хәтта Голливудка да иярү сизелде, бик сизелде. Тик барыбер миллилек юк дип тә әйтеп булмый инде. Менә фестиваль барышында татар теленең хокуклары кысылу гына күпләргә ошап бетмәде. «Халыкара дәрәҗәдәге чарада татарча сөйләү дөрес булмас», - режиссер Салават Юзеев очрашу вакытында менә шулай матур гына итеп русчага күчте. Үзебезнекеләр шулай дип торганда, калганнарга синең татар телең бер тиенгә дә кирәкми инде ул! Фильмнарны русча һәм инглизчә игълан итәләр, шунда татарча да әйтеп куйсалар, начар булыр идеме икәнни? Тугандаш халыкларга анысы яхшырак та аңлашылыр иде әле. Шагыйрә Нәҗибә апа Сафина таләп иткәч, татарча да әйтә башладылар башлавын. Тик сөйләүчеләргә кәгазьгә язылганны дөрес итеп уку да, ай-һай, авыр бирелде.
Йөрәк кайсын сайлар?
Язманы бастырырга тапшырганда җиңүчеләрнең исемнәре билгеле түгел иде әле. Газета типографиядән чыкканда алар инде ачыкланган, бүләкләр дә ияләренә тапшырылган булачак. Ә бу язмада фаразлау сәләте белән генә ялтырап алырга мөмкин.
Быелгы конкурс программасына 50 фильм кертелгән иде. Аларны 450 эш арасыннан сайлап алдылар. Ни кызганыч, кинолар берничә залда параллель рәвештә барганлыктан, барысын да карап бетерү мөмкин хәл түгел. Миңа бәхет елмайды: тулы метражлы нәфис фильмнарның (ә алар унау иде) һәммәсен дә карап чыга алдым. Берничә кыска метражлы, анимацияле һәм документаль картинаны да күрү насыйп булды. Конкурста катнашкан фильмнарны карый алуны лотереяга бәхетле билет отуга тиңләвем юкка түгел. Кайбер тамашалар тулы аншлаг белән үтте, хәтта идәндә дә урын калмаган иде. Залга керә алмаучылар да булды. Халыкның шулай яратып йөрүе бик әйбәт, әлбәттә. Тик ак яулыклы әби-апаларның сакчы белән кычкырыша-сугыша залга ыргылулары, урын өчен бер-берсе белән талашып торулары бер дә матур күренеш түгел инде.
Ачылу тантанасында Карен Шахназаров: «Җиңүчене йөрәк белән сайлаячакбыз», - дигән сүзләр әйтте. Жюриныкын белмим, минем йөрәк өч-дүрт картинаны барлап куйган иде. Болар тулы метражлылар арасында гына, әлбәттә. Бер танышым: «Узган елларда ун киноның тугызы уртача гына, ә берсе бик яхшы була иде. Быел бик яхшылар байтак», - дип сөйләде.
Иран һәм Төркиядән килгән фильмнарда халык һәрвакыт күп була. Бу илләр үзләрен сыйфатлы фильм төшерә белә торган итеп күрсәттеләр, менә шул тамашачыларның хәтерендә калган да инде. Быел да аларның картиналары өметләрне аклады. «Кэн (Җан)» (Төркия) халыкның киңрәк катлавына юнәлдерелгән. Тар мәгънәдә әлеге фильм гаилә, ана белән бала, ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында. Шул үзәк темага бәйле рәвештә гомумкешелек кыйммәтләре чагылыш таба. «Юеш хатлар» (Иран) - фәлсәфи картина. Аның атамасына ук фәлсәфи мәгънә салынган. Төп героиня еш кына Аллаһка ялвара, теләк тели, тик аның теләгәннәре каршылыклы юллар үтеп кенә кабул була. Бу ике картина җиңүчеләр исемлегендә яңгырамый калмас дип уйлыйм. Мин, мәсәлән, иң яхшы хатын-кыз роле дип «Юеш хатлар»да уйнаган актрисаны атасалар, бер дә каршы килмәс идем. Сербия белән Германиянең уртак проекты - «Әйләнәләр» («Круги») дип аталган фильмда кешеләрнең ерткычлыгы, нәфрәт һәм гафу итү, хәтер кебек темалар үзәккә куелган. Кешелеклелекнең нәфрәттән өстенрәк булып чыгуы фестивальнең идеясенә туры килә дә инде.
Әзәрбайҗанның «Дала кешесе» һәм Үзбәкстанның «Паризод» картиналары да жюри тарафыннан телгә алынырга лаеклы дип саныйм. Хәер, һәр тамашачы үз җиңүчесен билгеләде инде. Карен Шахназаров командасының карарына карап кына фикер үзгәрмәс, шәт.
«Әмир улы Иван»
(Россия) киносын тәкъдим итәргә режиссер Максим Панфилов һәм баш рольне башкаручы актер Дмитрий Дюжев килгән иде. «Тамашачы буларак минем мондый затлы картинаны күргәнем юк иде әле», - дип, хисләре белән уртаклашты баш герой. Тамашачылар да фильмны җылы кабул итте. Көлдерә дә, күз яше дә чыгара торган тормышчан фильмнарны ярата инде безнең халык.
Киләчәккә карый башладык
Фестиваль кысаларында якташыбыз Салават Юзеевның «Корбан-роман» дип аталган фильмы тәкъдим ителде. Ул конкурска үтмәгән, бәйгедән тыш программага да кертелмәгән иде. Дөресен генә әйткәндә, фильм әле эшләнеп тә бетмәгән. Режиссерның әйтүенчә, ул хәзер иң мөһим этапны үтә, монтаж өстәлендә ята, актерлар белән тавыш яздырулар алып барыла. Шуңа күрә залдагы кәнәфиләрне һәм хәтта идәнне дә сырып алган тамашачыларга ничәдер секундлык трейлер гына күрсәттеләр. Һәм төшерү командасы белән аралашу мөмкинлеге тудырылды. Тик, кино карыйбыз, дип этешә-төртешә залга кереп тулган апа-әбиләрнең авызларыннан тәмле кәнфитне тартып алуга тиң булды бу. «Фильм күрсәтәбез дигән булып алдадылар бит әй!» ише «рәхмәт сүзләре» белән таралышты «алданган» халык.
Салават Юзеевның әле эшләнеп тә бетмәгән картинасы белән халык алдына чыгуы, алай гына да түгел, киләсе фестивальдә карый алачаксыз, дип ышандыруы бик кыю адым булды. Җаваплылык дигән сүз бит инде бу. Тамашачыларны өметләндердең, димәк, эшне ахырына кадәр җиткерми хәлең юк. Ә ахыргы ноктаны куярга һаман да шул акча мәсьәләсе ирек бирми икән. Картинаның продюсеры спонсорлар исемлеге белән таныштырды. Зур-зур (димәк, акча янчыклары да калын) оешмалар аталды югыйсә. Татарстан Республикасы Президенты белән Мәдәният министрлыгы да хәер-фатихаларын биргәннәр. Ә акчаның барыбер җитәсе юк икән...
Юзеев кино яратучыларның күңеленә кызыксыну оеткысы сала алды кебек. «Бу «Орда» фильмына бөтенләй дә охшамаячак, аның нәкъ киресе булачак», - дип белдерүе дә тамашачыларга ошады. «Орда» белән уртаклык бер генә булачак - «Корбан-роман»да да алда телгә алынган картинада төшкән Роза Хәйруллина уйный. 2014 елгы фестивальне көтәбез инде болай булгач. Бәлки, «Бибинур» кебек тагын бер җиңүче фильмыбыз барлыкка килер.
Комментарийлар