16+

Утырышлар мондый да була икән

Ел башында республиканың һәр органы, министрлыгы, ведомствосы, үткән елга нәтиҗә ясап, коллегия утырышы уздыра

Утырышлар мондый да була икән

Ел башында республиканың һәр органы, министрлыгы, ведомствосы, үткән елга нәтиҗә ясап, коллегия утырышы уздыра

Гадәттә анда республика җитәкчелеге дә катнаша. Коллегияләр барысы да бер сценарий буенча бара: өлкә җитәкчесе чыгыш ясый, түбәнрәк звенодагы җитәкчелек нотык сөйли, аннан республика җитәкчелеге чыгышы була һәм алдынгыларны бүләкләү.

Әмма искәрмәләр дә булгалый. Мисалга, Мәдәният министрлыгы. Беренчедән, быел коллегия утырышы Казанда түгел, ә Иннополис шәһәрчегендә үтте. Бигрәк ерак бит, шәһәрдә урын тапмаганнармы инде дип бераз зарланучылар булса да, ахырдан утырыш уздыру урыны юкка гына сайланмаганы ачык­ланды. Чөнки бу, әйткәнемчә, гадәти нәтиҗә ясау гына булмады. Киләчәккә куелган максатлар да яңа технологияләрне файдалануны күздә тота булып чыкты.
Беренчедән, бинаның беренче катында республиканың мәдәни өлкәсен чагылдырган күргәзмә оештырылган иде. Биредә халкыбызның төрле мирасы белән танышырга мөмкин булды.

Президент Рөстәм Миңнехановның игътибарын «Татар халык әкиятләре» бас­масы җәлеп итте. Дөрес, китап русча чыгарылган. Әмма «Татарстан» китап нәшрияты хезмәткәрләре сүзләренчә, басманың ана телендәгесе дә бар. Шуңа да Президент инстаграмында урын алган китапны балагызга бүләк итәргә телисез икән, рәхим итегез!

...Күргәзмәдән соң да җыелышка килүчеләр көткән, гадәттә бер тонда гына сөйләнә һәм залдагыларның күбесен «изрәтеп» җибәрә торган доклад яңгырамады. Кунаклар каршында милли уен кораллары тоткан музыкантлар пәйда булды. Алар уйнады, ә республикада яшәүче төрле милләт халыкларының милли киемнәреннән чыккан биючеләр, тавтология өчен гафу итегез, милли биюләр башкарды. Ахырдан, татар халык көенә чуваш, рус, мари һәм башка милләтләр киемнәреннән чыккан артистлар биюе дә сәеррәк тоелды. Әмма Рөстәм Нургали улы: «Миңа бию­ләр ошады», – дип, биючеләрне зурлады. Аның белән генә дә бетмәде, кунакларга дефеле күрсәтелде. Вәт монысының ни өчен күрсәтелгәнен берәү дә аңламады бугай.

Аннан соң берничә минутлык кына видео тәкъдим ителде. Видеоның үзенчәлеге шунда ки, ул башыннан ахырына кадәр миллилек белән сугарылган. Өстәвенә, тармак министры Ирада Әюпова кадр артында үзе сөйли. Татарчасы начар министрның. Ул моны яшерми дә. Әмма мәдәният министры вазифасында эшли башлаганнан бирле, Ирада Хафизҗан кызы бик ныклап татарча сөйләргә тырыша. Кайберәүләр кебек, мин бит ана телемне белмим дип, русчага күчми. Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү – гаеп, ди өлкәннәр.


Тел дигәннән, коллегиядә катнашучылар өчен махсус ясалган буклет хакында да әйтеп китим әле. Беренчедән, ул татар милли бизәкләре белән ясалган. Икенчедән, ике телдә! Бу, бер караганда, вак нәрсә кебек. Әмма телне, милләтне саклау шундый «вак» нәрсәләрдән башлана да инде.

Яңалыкларга бай ел

Утырышта киләсе елга бурычлар да билгеләнә. Безнең ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы булган елда мәдәният өлкәсендә ниләр көтәчәкме?

2020 елда мәдәният өлкәсендә булачак кайбер проектлар

Театр ветераннары өчен Попечительләр фонды төзелә.

Өлкәннәр, оныклары белән бергә, аена бер тапкыр спектакльләр репетицияләренә йөри ала.

«Татар моңы» фестивале, талантларны барлап кына калмыйча, алга таба үсәргә ярдәм итәчәк.

Милли цирк программасы эшләнеләчәк.

Чаллыда Курчак театры төзекләндерелә, Драма театры бинасы файдалануга тапшырыла.

Милли китапханә бинасы ачыла.

Мәдәният өлкәсендә бар да ал да гөл генә түгел. Мисал өчен, Татарстанда бик кечкенә тамашачылар өчен татар телендә спектакльләр юк. Казанда шундый бер генә тамашаны карарга була. Оят, билгеле. Әмма проблеманы чишү кирәк. Шул максаттан, быел Татарстанда халыкара «бейби театр»лар фестивале уздырылачак.

Ирада Әюпова авыл җирлекләрендәге клублар салу стандартларын кире карауны да сорады.
Ә Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты ректоры вазифаларын башкаручы Роза Әхмәдиева, яшь белгечләрне авыл җирлекләрендә калдыру өчен  республикада «Авыл мәдәният хезмәткәре» программа булдыруны сорап, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте.

Гомумән, мөрәҗәгатьләр күп булды Президентка. Мисал өчен, Югары Ослан районыннан музыка укытучысы Айдар Абдрахманов яшь белгечләр авыл җирлекләрендә калсын, районнарга кайтсын өчен, йорт салу өчен җир бүлеп бирү, финанс ярдәме күрсәтү мәсьәләләрен кузгатты.

Җитәкче вәгъдәсе

Коллегиянең шаблон буенча оештырылмаганлыгын Рөстәм Миңнеханов та билгеләп узды.

– Министрның бурычлар кую тренды мөһим. Моны күргәзмәдә дә, чыгышларда да күрдек. Айдарны музыкаль инструментлар белән тәэмин итәрбез. Ул бик яхшы идея тәкъдим итте. Яшьләргә ярдәм итү юлларын табарбыз. Без җир кишәрлекләре таба алмыйбызмы? Бездә җир юкмы? Яшьләр өчен бу бик зур ярдәм ысулы. Укытучы төпләнергә, ныгырга тиеш, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Татарстанда Алафузов театры, Юдино, Дәрвишләр бистәсендә мәдәният йортлары төзекләндерүдән соң ачылачак, дип вәгъдә итте.

РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова Төбәк министрлыгының эшен югары бәяләде.

– Татарстан «Мәдәният» милли проекты буенча планны абсолют күләмдә арттырып үтәде. Бу – илдә иң яхшы күрсәткечләрнең берсе, – диде ул.

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading