16+

Уҗым культураларының һәлак булуы ипи бәясе артуга китермәсме?

Татарстанда 150 мең гектарда уҗым культуралары һәлак булу икмәк бәясенә йогынты ясамаячак. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәт йортында узган брифингта шулай дип белдерде.

Уҗым культураларының һәлак булуы ипи бәясе артуга китермәсме?

Татарстанда 150 мең гектарда уҗым культуралары һәлак булу икмәк бәясенә йогынты ясамаячак. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәт йортында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Зыян күләме күпертебрәк бирелгән»

Белгәнегезчә, республикада 150 мең гектар мәйдандагы уҗым чәчүлекләре җитди зыян күргән иде. Әлеге зыян 1,5 млрд сумны тәшкил итә. Хәзер ул мәйданда яңадан чәчү эшләре башкарылачак. Анда да шактый акча кирәк була.
– Тик шунысы да бар: һәлак булган уҗым чәчүлекләре урынына сабан культуралары чәчү зур уңыш бирмәячәк. Тәҗрибәдән күренгәнчә, алардан уҗым культурасы кебек үк уңыш көтеп булмый. Һава торышының да уңайлы булуы бик кирәк. Йомшак яз, яңгырлы җәй булганда бәлки сабан культуралары әйбәт уңыш бирә алыр, – диде Марат Әхмәтов.

1,5 млрд сумны кире кайтару өчен исә килгән зыянны документлар белән расларга тиешләр. Шушы көннәрдә документлар әзер булыр дип көтелә. Интернетта зыян 9 млрд сумлык булган дигән мәгълүмат таралган иде. Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Марат Әхмәтов белән берничә районда булып кайтканнан соң, зыянның күләме 9 млрд сум белән исәпләнә, дип белдерде. Журналистлар министрдан шуңа ачыклык кертүне сорады.

– Андый вакытта кеше мескенләнеп сөйләшергә ярата инде. Зыянны кем ничек исәпли дә бит, кемдер аны шул мәйдандагы уҗымнардан көткән уңыш күләмен исәпкә алып саный. Зыянны исәпләүнең үз методикасы бар. Җир эшкәртүгә, ягулыкка, хезмәт хакына, запас частьлар алырга, шулай ук орлыкның да үз бәясе бар. 150 мең гектар җирне алып исәпләгәндә, 1,5 млрд сумлык зыян килгән, – дип җавап бирде Марат Әхмәтов.

Ипигә бәя артмаячак

Журналистларны зыянның икмәк бәясенә йогынтысы булачакмы-юкмы икәнлеге дә кызыксындырды.
– Гадәттә, җәйгә таба ипи бәясе беркайчан да күтәрелми. Мин ипигә бәя артуда бернинди дә сәбәп күрмим. Бу сорауны күп бирәләр. Икмәк бәясендә безнең өлеш 15-20 процент кына. Калган 80 проценты технологик сәбәпләр белән бәйле булырга мөмкин. Ипи бит оннан гына пешерелми. Аннары предприятиеләрнең дә эш күләме аз, 30-40 процент кына. Бу да үзкыйммәткә тәэсир итә. Ипине халык аз куллана башлады. Элек кеше башына бер көнгә 1,5 кг ипи туры килә иде, без аны терлеккә дә ашаттык. Хәзер исә халык 250-280 грамм гына куллана, – диде ул.

Чәчү эшләре экваторны узды

Министр республика кырларында барган чәчү эшләре белән дә таныштырды. Быел чәчү мәйданы 2,8 млн, шул исәптән сабан культуралары 1,7 млн гектар тәшкил итә. 561 мең гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелгән, уҗым бодае – 428,6 мең, көзге арыш – 126,9 мең, тритикале – 5,3 мең гектар.
– Бүгенге көнгә 900 мең гектар җирдә, планлаштырылган мәйданның 52 процентында чәчү эшләре башкарылды. Яңгырлар аркасында эшләрне үзебез теләгән темпта эшли алмадык, әмма соңгы көннәрдә аграрийлар хәйран нәтиҗәле эшли. Чәчү эше кырга иртәрәк чыккан районнарда 9 майга бетәр дип өметләнәбез. Төньяк районнар әле берничә көнгә соңгарак калыр. Төп эшләр 10 майларга тәмамланыр дип ниятлибез. Аксубай, Актаныш, Буа, Чүпрәле, Зәй һәм Нурлат районнары югары темпта эшли. Чәчүне иртәрәк һәм соңрак тәмамлый торган районнарны аерып атап үтмим. Әйтә дә алмыйм, чөнки алар кырга, һава торышына карап, төрле вакытта чыкты, – диде министр.

Бүген авыл хезмәтчәннәре шикәр чөгендере, яшелчәләр, бәрәңге утырту белән дә мәшгуль. Шикәр чөгендере – 52 мең га (62 процент), майлы культуралар – 100 мең га (37 процент), яшелчәләр – 420 га (20 процет), бәрәңге 187 гектар җиргә чәчелгән. Бәрәңгене быел 5,9 мең гектар җирдә чәчәргә уйлыйлар.
Орлыклар белән тәэмин ителеш 110 процентны тәшкил итә, бу һәлак булган көзге культуралар урынына кабат чәчәргә дә җитә.

Фото: ИТАР-ТАСС/Владимир Смирнов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading