16+

Юллар чиста, шәһәр якты булыр

Казан шәһәре Думасының Казан мэры һәм Дума җитәкчесе Илсур Метшин рәислегендә узган XXV сессиясендә депутатлар каравына 10 мәсьәлә тәкъдим ителде.

Юллар чиста, шәһәр якты булыр

Казан шәһәре Думасының Казан мэры һәм Дума җитәкчесе Илсур Метшин рәислегендә узган XXV сессиясендә депутатлар каравына 10 мәсьәлә тәкъдим ителде.

Төп мәсьәләләргә килгәндә, алар шәһәрдә юлларга кагылышлы эшчәнлек алып баруда һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә шартлар тудыру, муниципаль архив эше, шәһәр округындагы мәдәни мирас объектларын файдалану һәм популярлаштыру турындагы карар үтәлеше барышы турындагылар иде. Калган 7 мәсьәлә Дума кабул иткән карарларга үзгәрешләр кертүгә карый. Үзгәрешләр шәһәрнең сайлап куелган затларының һәм муниципаль хезмәткәрләренең вазифаи окладлары күләменә, шәһәрнең муниципаль бүлекләренә дә кагыла. Шулай ук башкала биләмәләрендә үз белдекләре белән куелган һәм (яки) законсыз урнаштырылган күчемсез милек объектларын ачыклау һәм сүтеп алу тәртибе турындагы мәсьәлә дә күз уңында булачак.
Аерып әйтсәк, сессиядә Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2013 елга һәм планлы 2014 белән 2015 еллар бюджетына үзгәрешләр кертелде. Депутатлар алдына бу мәсьәләдә тәкъдим белән финанс идарәсе башлыгы Айрат Гарипов чыкты.
Муниципаль бюджетның дефицитсызлыгын саклавын әйтергә кирәк. Бюджетның 9 айда үтәлеше нәтиҗәләре буенча, бюджетка салым һәм салым булмаган керемнәр 9 млрд 593,2 млн сумга җыелган, бу исә еллык бюджетта каралганның 75 проценты кадәр булган. Моны исәпкә алып, шәһәрнең үз керемнәре ел ахырына 726,2 млн сум булыр дип фаразлана. Өстәмә керемнәрне юлларны җыештырып-карап тотуга, бозлавыкка каршы реагент сатып алуга, юллардагы чокырларны ямауга, башкаланы Яңа ел бәйрәмендә яктыртуга, күп фатирлы йортлар төзелешенә дип җир участокларын межалауга, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге төрле чыгымнарга һәм башкаларга тотарга ниятлиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading