16+

Кайсы ботка иң файдалысы?

Көн тудымы – яңа бәйрәм. Хәтта ботканың да үз датасы бар! Әлеге ризык көне 10 октябрьдә билгеләнеп үтелгән.

Кайсы ботка иң файдалысы?

Көн тудымы – яңа бәйрәм. Хәтта ботканың да үз датасы бар! Әлеге ризык көне 10 октябрьдә билгеләнеп үтелгән.

Бәйрәм Бөекбританиядә барлыкка килгән дип санала. Ул беренче тапкыр 2009 елда хәерче илләрдә ачлык кичерүче балаларга ярдәм итүче үзәккә ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә. 

Әлеге язмада исә ботканың файдалы үзлекләрен ачыкларбыз, төрле ярмаларның организмыбызга тәэсирен барларбыз. Кызыксындырган сорауларыбызга җавапны нутрициолог Айгөл Зөбәерова табарга булышыр. 

-    Организм өчен ботканың файдасы нинди? Зыяны булырга мөмкинме?
-    Әлбәттә, безнең сәламәтлек өчен ярмаларның файдасы күп. Беренче эш итеп, ботканың нәрсә икәнен ачыклап узарга киңәш итәм. Ярма катлаулы углеводларга керә. Углевод исә – безнең энергиянең төп чыганагы. Алар жиңел (баллы, зарарлы ризыклар, әйтик, кәнфит, шоколад, камыр ризыклары) һәм катлаулы (ярма, яшелчәләр) була. Ярмаларның катлаулы булуы организмда шикәрне акрын гына кирәкле дәрәҗәдә үстерүендә чагыла. Шулай ук файдалы ботканы җиңел генә зарарлыга да әйләндерергә була. Моның өчен аңа сөт һәм шикәр кушу да җитә. Мондый ботканы иртән ашасаң, глюкозаны артык күтәрергә мөмкин, бу исә бик начар күренеш!

-    Чынлап та иртән ботка ашау файдалымы? Иртәнге ашка кайсы төр ярмаларны куллану киңәш ителә?
-    “Иртән ботка ашарга ярый”, - диеп әйтсәм дөресрәк булыр. Глютенсыз ярмаларга өстенлек бирү яхшырак, чөнки безнең көндәлек тормышта глютен (аллерген) болай да бик күп, ул зур күләмдә организмыбызга кибет ризыклары аша керә. Иң файдалы ярмалар исемлегендә, әлбәттә, карабодай, тары, солы, амарант, киноа. Калган ярмаларны да рационга төрлелек кертү өчен кулланырга мөмкин. Боткаларны исә йомырка белән атна дәверендә чиратлаштырып ашасагыз, тагын да яхшырак.

-    Ботканы файдалырак булсын өчен ничек әзерләргә?
-    Иң беренче чиратта, боткага югары процентлы май салып ашау (5г) зарур. Сөтсез ботка ашый алмасагыз, аны башта суда пешерегез һәм соңыннан бераз төс өчен генә сөт куша аласыз. Кәҗәнеке файдалырак икәнен онытмагыз. Җиләк-җимеш, чиа орлыклары яисә башка төр чикләвек-симәнкеләр өстәсәгез, ботка туклыклырак һәм файдалырак булачак. 

Һәр ботканың үз үзенчәлеге һәм файдасы бар икәнен дә ассызыклап узарга кирәк. Белгечләр сүзенә ышансак, солы боткасы матурлык бүләк итүче буларак билгеле. Анда аксым, үсемлек майлары, витаминнар, минераллар күп. Ул йөрәккә яхшы йогынты ясый, нерв системасын тынычландыра.

Карабодайның да файдасы искиткеч зур. Ул бавырны чистарта, кандагы шикәрне нормада тотарга, стресска бирешмәскә ярдәм итә.

Дөге ашкайнату системасында проблемалары булганнарга киңәш ителә. Ул организмнан артык сыекчаны чыгара, анемияне кисәтә, йокысызлыктан ярдәм итә.

Тары – аз калорияле. Матдәләр алмашынуын яхшырта, кан басымын җайга сала, арыганлык тойгысын бетерә.

Кукуруз боткасына аеруча яз һәм көз айларында өстенлек бирергә кирәк. Ул иммунитетны ныгыта, ябыгырга ярдәм итә, тимер һәм кремнийга аеруча бай.
Манный диетадагы кешеләр өчен бик яхшы ботка. Авырулардан соң, гәүдә авырлыган арттырырга кирәк булса, манныйга басым ясарга кирәк.


Төп фото: ru.freepik.com
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading