16+

Кыш кайчан җитәчәк? Халык синоптигы фаразы

Россия территориясендә аномаль җылылык күзәтелә. Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренчә, аномаль җылы температуралар Атлантикадан һава күчү һәм глобаль җылыну аркасында урнашкан.

Кыш кайчан җитәчәк? Халык синоптигы фаразы

Россия территориясендә аномаль җылылык күзәтелә. Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренчә, аномаль җылы температуралар Атлантикадан һава күчү һәм глобаль җылыну аркасында урнашкан.

Элек мондый аномаль һава торышы бик сирәк булган.
– Россиянең Европа өлешендә һава температурасы нормадан 4-5 градуска югары, ә Уралда 1-15 градуска югары, – ди белгеч.

Арча районының Ашытбаш авылыннан халык синоптигы Рәис абый Шәкүров та декабрьгә кадәр кышны көтмәскә куша.
– Нишләп кыш юк дип аптырыйлар. Узган елны да шулай ук иде бит. Былтыр 20 ноябрьдә мин бакча сукаладым. Ул көнне дә җылы иде, – дип искә алды ул. 

Кыш исә декабрьнең уннары тирәсендә генә киләчәк дип фаразлый. Агач сарысы да чыкмаган бит әле, ди. 
Унынчы декабрьгә кадәр бер метр калынлыкта кар яуса да, ул эреп бетәчәк икән. Чын кар шул декабрьнең беренче ун көнендә явачак. 
– Кыш – салкынрак, кары азрак булачак. Былтыр күпләп алган көрәкләре тузып өлгермәгәндер. Яңасы кирәкмәс. Былтыр, кыш бик карлы булачак, көрәкләрен әзерли торсыннар, дип әйткән идем, шулай булды да. Бер көнне шундый кирәк-яраклар сата торган кибеткә кергән идем, кул арбасы алдым. Сатучы шуңа ташлама ясады. Син кар күп явачак дигәч, көрәкләремне алып бетерделәр, ди. Бу көннәрдә кар кайчан явачак икән дип күп шалтыраталар. Сабыр итегез, әле кыш күренми, – диде ул.     

Алдагы көннәрдә һава температурасы көндез 0 дән +3 градуска кадәр булыр дип көтелә. 22 һәм 23 ноябрьдә +1 дән +4кә чаклы булачак.

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading