16+

Мәхәббәт ул – химия!

Гашыйкларны җир шарындагы миллионлаган кешеләр арасыннан да аерып була. Кулга-кул тотынышканнар, йөзләрендә елмаю балкый, ә күзләрендә очкын... мәхәббәт очкыны!

Мәхәббәт ул – химия!

Гашыйкларны җир шарындагы миллионлаган кешеләр арасыннан да аерып була. Кулга-кул тотынышканнар, йөзләрендә елмаю балкый, ә күзләрендә очкын... мәхәббәт очкыны!

Аларга ул хисне аңлату өчен, мөгаен, катлаулы җөмләләр дә, аңлашулар да кирәкмәс, алар аны сизә... Ике җанны берләштергән мәхәббәт - кабатланмас бәхет, һәр кешенең тормыштагы иң зур унышыдыр, мөгаен.

Гашыйк кеше ашау һәм йокыны оныта, игътибарны кирәкле әйбергә юнәлтә алмый, күңелендә аллы-гөлле күбәләкләр очкан сыман, таулар күчерәсе килә... Әллә каян канатларыбыз да барлыкка килеп, һаваларда очабыз, илһам тулы күңелебездә сәйлән сыман шигъри юллар туа... Мәхәббәттән исереп, илһамланып, йөрәк кылларын чирттергән ниндидер аһәңнәрдән рухланып йөргән вакытларга тиле яшьлек ярты гомерен бирә.
Хәзерге көннәрдә мәхәббәт хисенә ышанмаучылар да аз түгел. Араларында хәтта «мәхәббәт бит ул - химик реакция генә» дигән фикерләр дә очрый.
Без ник гашыйк булабыз? Ул кешегә карау белән нигә хәлсезләнәбез, йөрәгебез ныграк тибә башлый? Ник яраткан кешебез белән аерылышкач, еш кына депрессиягә биреләбез? Бу сорауларның барысына да баш миендә туган гади бер химик реакция җавап бирә икән.

Мәхәббәт хисе барлыкка килгәндә, нерв күзәнәкләре генә түгел, ә берничә төрле химик кушылмалар да катнаша, ди галимнәр. Бу җаваплы эштә иң мөһим рольне фенилэтиламин башкара. Иң кызыгы шунда ки - ул матдә нәкъ шул ук күләмдә кара шоколадта да була. Шуңа күрә, кәефебез төшсә яки күңелебез сагыш белән тулса, табиблар шоколад ашарга киңәш бирә.
Баш миенә гыйшык хисен биргән фенилэтиламин белән шоколадтагы фенилэтиламин тәңгәл килә икән! Шундый ук хисләр, шундый ук ләззәт, шатлык мизгелләре... Бу сүзләргә бер дә ышанасы килмәсә дә, фән һәм гыйлем дөньясы безгә шуны дәлилли.

Гашыйк булган вакытта канда адреаналин дәрәҗәсе арта һәм йөрәк кызурак тибә башлый. Мәхәббәт ныгый барган саен, хисләрне контрольдә тоткан баш мие рецепторларына эндорфин гормоны кушыла. Ул гормон безгә күбрәк «бәхет гормоны» буларак билгеле. Аны шулай ук шоколадта да табып була.
Мәхәббәт тиз сүнә, диләр... Бу - дәлилләнгән факт. Кызганычка, бу изге төшенчә 1,5 елдан 3 елга хәтле дәвам итә. Аннан соң канга бүленеп чыккан адреналин да, фенилэтиламин, эндорфин эшчәнлеге дә сүрелә... Кешеләр бер-берсен аңламый, кайнар хисләр кичерми башлыйлар, юктан да ызгыш-талаш башлана.

Ләкин барысы да алай ук аяныч түгел. Күпме гасырлар буена җырларда җырланып, шигырьләрдә чагылып килгән дөньядагы иң зур көч-мәхәббәт хисен химик реакция генә дип санап, изге төшенчәләр исемлегеннән сызып ташлап булмас. Мәхәббәт бар ул! Ул кабынып киткән учак сыман, кайнар йөрәкләргә көч, дәрт, дәрман, ямь бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading