16+

Татарстанда “Бердәм Россия” партиясе күпме тавыш җыячак?

Россиядә быелның 19 сентябрендә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау була. Коронавирус сәбәпле, тавыш бирүләр 17 сентябрьдән үк башлана.

Татарстанда “Бердәм Россия” партиясе күпме тавыш җыячак?

Россиядә быелның 19 сентябрендә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау була. Коронавирус сәбәпле, тавыш бирүләр 17 сентябрьдән үк башлана.

Республикада “Бердәм Россия” партиясенең Дәүләт Думасына сайлауларда узган елгылардан ким булмаганча, ә бәлки, беркадәр күбрәк тә тавыш җыюы ихтимал.

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-Татарстан Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев бу фаразын “Кадрлар резервы” республика яшьләр проектының XII нче сезонында катнашучылар белән очрашуда әйтте.
— Татарстанлылар махсус “Бердәм Россия” партиясе идеологиясе өчен түгел, ә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан үсеше, күзгә күренеп торган уңай үзгәрешләр һәм Татарстан тоткан курс өчен тавыш бирәчәк. Татарстанда “Бердәм Россия” партиясеннән Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар исемлеген Рөстәм Миңнеханов әйди. Бу Рөстәм Нургалиевичның бердәмроссиялеләргә теләктәшлек күрсәтүе дигән сүз,- диде Александр Терентьев.

“Бердәм Россия” партиясе хуплаган пенсия реформасының шактый кешеләрдә канәгатьсезлек тудырганлыгын да яшермәде ул.
— Россиядә пенсия реформасы инде 23 ел элек үк әзерләнгән проект ул. Закон пенсия системасын саклап калу максатында ихтияри-мәҗбүри кабул ителде. Инде 2026 елга ук пенсия яшендәгеләр саны хезмәт яшендәгеләр саныннан чиктән тыш артып китәчәк һәм пенсия системасы җимерелеп төшәчәк иде, шунлыктан пенсия реформасы котылгысыз иде,- дип фикерләре белән уртаклашты Александр Терентьев.

Департамент җитәкчесе республикадагы эчке халәтне күз уңында тоту максатында, социологик сораштырулар үткәрелүен әйтте. “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең шәһәрләрдә һәм районнарда халык белән очрашулары да телгә алынды. Мәсәлән, бүгеннәрдә дә “Бердәм Россия” күчмә кабул итүләр үткәрә. “Мой депутат” дигән язулы автобусларга үзеңнең сорауларыңны һәм гозерләреңне китерегә була.

— Россия Дәүләт Думасына сайлаулар быелның иң җитди вакыйгасы булачак. Татарстаннан Россия Дәүләт Думасына лаеклы кешеләрне сайлау зарур, чөнки Дәүләт Думасында безнең депутатлар булуы мөһим, алар Татарстан мәнфәгатен кайгырта,- дип әйтте Александр Терентьев.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading