16+

Балта остасы Булат Галиуллин Әбу-Дабига китә

Булат Галиуллин - гап-гади авыл малае. Апас районының Әлмәндәр авылында туып- үскән. Туфан Миңнуллинның Әлмәндәре кебек ул да агач исен үз итә, кулында пычкы, балта ут кебек уйнап тора. Хәер, аның эш кораллары Әлмәндәрнекеннән шактый аерыла, заманча, дөнья таләпләренә туры китереп эшләнелгән. Менә шушы татар егете 14-19 октябрь көннәрендә узачак...

Балта остасы Булат Галиуллин Әбу-Дабига китә

Булат Галиуллин - гап-гади авыл малае. Апас районының Әлмәндәр авылында туып- үскән. Туфан Миңнуллинның Әлмәндәре кебек ул да агач исен үз итә, кулында пычкы, балта ут кебек уйнап тора. Хәер, аның эш кораллары Әлмәндәрнекеннән шактый аерыла, заманча, дөнья таләпләренә туры китереп эшләнелгән. Менә шушы татар егете 14-19 октябрь көннәрендә узачак...

Булат - илнең иң яхшы яшь балта остасы. Булачак чемпионатта дөньяның төрле почмакларыннан килгән эшчеләр белән дә шушы һөнәрдә сыналачак. Дөнья чемпионатына эләгү өчен, аңа берничә еллар ару-талуны белмичә эшләргә, белем тупларга, төрле ярышларда үзен сынап карарга туры килә.

Әйтик, бу елның февраль аенда Булат «Worldskills»ның төбәк этабын җиңде, соңыннан Мәскәү артында финалга чыгу өчен көрәште. Краснодарда узган чемпионатның Россия этабында да аңа үзенең иң оста булуын дәлилләргә туры килде. Әбу-Дабига билет инде кесәдә генә дигәндә, Төмән өлкәсеннән көндәше барлыкка килә Татарстан егетенең. Ул, узган елларда өченче урын алып, Россия җыелмасының киңәйтелгән составына кергән булган. Оештыручылар егетләрнең эшчәнлеген берничә ай дәвамында сынаган. Булат профессиональ көрәштә чираттагы тапкыр җиңеп чыккан.

- Минем юнәлештә иң көчле команда Төмән белән Ленинград өлкәсеннән килгән иде. Алдагы елларга да алар безгә көндәш булып торыр, мөгаен. Чемпионатта әһәмиятлесе - эшләнмәнең размерларына туры китереп, чиста-пөхтә һәм ничек тә күбрәк эшләү. Мин башкалардан шуның белән өстенрәк тә булып чыктым, - ди егет.
Чемпионатка Булат очраклы гына килеп эләккән. Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллиятен тәмамлаган бер туганы: «монда укуы яхшырак», - дип, аны үзе тәмамлаган уку йортына димләгән. эшкә оста авыл егетен остазлары практика вакытында күреп ала да чемпионатка әзерләнергә тәкъдим итә, һәм менә берничә көннән егет Гарәп Әмирлегенә очачак. Бу - хыял түгел, бу - чынбарлык!

Мондый җиңүләрнең тискәре ягы да бар, әлбәттә. Булат әти-әнисе янына, туган авылына кунакка еш кайта алмый хәзер. Егетнең 2019 елга кадәр һәр көне минутына кадәр бер тәртипкә салынган: фәлән сәгать - укуга, фәләне практик эшкә бүленгән. Әле Казан архитектура һәм төзелеш институтында беренче курста читтән торып белем ала. Гаиләгә вакыты бөтенләй калмый диярлек. Әбу-Дабидан соң ул үзе яшьләрне чемпионатка әзерли башлаячак. Россиякүләм ярышларда эксперт буларак чыгыш ясый ала. Анысында хезмәт хакы да түлиләр.

- «WorldSkills» чемпионаты яшьләргә һөнәри сәләтләрен күрсәтергә ярдәм итә. Өстәмә белем туплыйсың. Төзелеш өлкәсендәге оешма җитәкчеләре дә безне йөзгә таный инде. Чемпионат барышында безне читтән генә күзәтеп торалар. «WorldSkills» мәктәбен узган кешегә һәр җирдә дә ишекләр ачык дип уйлыйм. Чемпионатта ярышып, Россиянең кайсы гына шәһәрендә булмадым: Мәскәү, Краснодар, Сочи... Быел җәй көне Даниядә белем туплап кайттык. Сызымнарны хәзер җиңелрәк ысул белән ясыйм. 2015 елда Дания өченче урынга калган иде. Күп нәрсәләргә өйрәттеләр безне. Төп көндәшләрем - Япония белән Германия. Шул ук елны Бразилиядә узган ярышларда алар икесе дә беренчелеккә чыкты, - ди Булат.

Сүз уңаеннан, эшче һөнәрләр чемпионаты беренче тапкыр Германиядә үткәрелә башлаган. Алманнар әле хәзер дә алдынгылыкны бирми, чемпионатның лидеры булып тора.
- Без кагыйдәләрне, баллар системасын белеп бетермибез. Әйтик, Әбу-Дабида беседка ясаячакбыз, аның кайсыдыр өлешенә балларны - күбрәк, кайсынадыр әзрәк бирәләр. Без игътибарны баллы өлешенә азрак биреп, артта калырга мөмкин. Монда яхшы эшләү генә түгел, бераз хәйләкәрлек тә кирәк, - ди егет.
Дөнья чемпионатында катнашучылар беседканы, утыргычларын, өстәлен, чәчәк түтәлен 22 сәгатьтә ясап бетерергә тиеш. Бу - бер тәүлектән дә ким вакыт! Әле бирем 30 процентка үзгәрәчәк, шуңа күрә алда ни көтәсен бер генә катнашучы да белми.



- Һөнәри осталык кына түгел, үзеңне психологик яктан да әзерләргә кирәк. Сочи шәһәрендә без психологик тестлар чиштек, кеше алдында каушамыйча эшләргә өйрәндек. Ярыш барышында сине, экспертлардан кала, меңләгән тамашачы да күзәтә бит. Иң беренче чемпионатымны хәтерлим. Красногорск шәһәрендә булды ул. Алдыма ук камера китереп куйдылар, ул безнең эшләгәнне онлайн күрсәтеп тора. Миңа күземә үк яктыртып комачаулап торды, камера алдында каушау дигән әйбер дә бар бит әле. Бәйгедән тыш кына чыгыш ясасам да, өченче урынга чыктым. Хәзер ул камерага игътибар да итмибез инде. Әлегә курку хисе юк. Чемпионат көне якынлашкан саен, ныграк сиздерәчәк инде ул үзен. Башка катнашучыларга, тырыша-тырыша, инглиз телен өйрәнергә туры килә, безгә исә сызымнарны укый алсаң, шул җиткән, - ди Булат.
Ил җыелмасы Әбу-Дабида Россия укыту системасы турында да сөйләячәк әле.

- Хәзер урта һөнәри белем үзләштерергә теләүчеләр саны елдан-ел арта. Күбесе «WorldSkills» чемпионатында катнашырга кызыга. Бу чемпионат эшче һөнәрләренә бөтенләй башка караш ачты дип уйлыйм, - ди Булат.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading