16+

"Ачлы-туклы сабыйларны ашатырга өйрәтү генә дә бәла булды"

Ишекне ачып керүгә бала елаган тавыш ишетелә. Әни кеше кеше тиз генә шешәгә су тутырып, шуңа ике печенье салып болгата да, имезлекне сабый авызына тыга. Үзләре дә бала үстергән, ләкин мондый хәлне күрмәгән Пушкаревлар шакката.

"Ачлы-туклы сабыйларны ашатырга өйрәтү генә дә бәла булды"

Ишекне ачып керүгә бала елаган тавыш ишетелә. Әни кеше кеше тиз генә шешәгә су тутырып, шуңа ике печенье салып болгата да, имезлекне сабый авызына тыга. Үзләре дә бала үстергән, ләкин мондый хәлне күрмәгән Пушкаревлар шакката.

Ничек инде 7 айлык сабыйны шулай гына туендырып булсын. Аңа бит үсәр өчен витаминнар кирәк. Шуңа да тире белән сөяккә генә калган да инде ул нарасый. Ә баланың памперсын салдырып карасалар, бөтенләй телсез калалар. Бер атналап, бәлки күбрәк тә, алмаштырылмаган памперс сабыйның тәненә ябышып катып, төзәлмәс яралар ясап бетергән. Салдырганда тиресе белән бергә салына. Ничек еламасын инде нарасый. Өйдә бу кечкенә кыздан кала тагын ике бала бар. Берсе – 3 яшь ярымлык Алия, икенчесе 2 яшь ярымлык Мурат. Алары мондый ук аяныч хәлдә булмаса да, хәлләре шулай ук шәптән түгеллеге ачыклана.

 Игелекле карар
 Эчендә җаны булган, йөрәге таш булмган кеше сабыйларның мондый шартларда җан асрап ятулары белән берничек тә ризалаша алмый. Пушкаревлар да бу өйнең бусагасыннннан керүгә үк сүзсез генә бер-берсенә карашып алалар да игелекле карарга: “Балаларның өчесен дә үзләренә алып кайтып китәргә кирәк!” – кирәк дигән карарга киләләр. Өйләре зур, сыярлар. Ләкин башта ул балаларны өеңә уздырганчы йөрәгеңә кертергә кирәк, анда урын табарга. Моның өчен бик олы йөрәкле булу мөһим. Балалар бәхетенә гаилә башлыгы Владимир да, хатыны Лилия дә шундыйлар. Әни кешедән генә рөхсәт сорыйлар да сабыйларны машинага утыртып Казанга кузгалалар. Ул ни дисен инде?! Үзен өч “җәфа”дан коткарганга рәхмәт дисә генә. Ә инде иң зур рәхмәтне сабыйлар үзләре әйтергә тиеш. Гомерләрен саклап калган өчен. Чөнки соңрак табиблар, әгәр дә сабыйлар шул элеккеге шартларда яшәүләрен дәвам итсә, исән калулары икеле булган, диләр.
Олы кызлары Дианага бу чакта 5 яшь була. Эне-сеңелләренең берьюлы өчкә артуына кыз башта шатлана. Ялгызлыктын туйган була инде ул да. Аннары: “Әйдә бу кечкенәсен генә калдырыйк та, бүтәннәрен кире илтеп куегыз!” – дип әтисененең колагына пышылдый. Ләкин Пушкаревлар ике төрле уйлый, өч төрле эшли торганнардан түгел. Карар нык була. Шул көннән башлап алар өч бөртектән алты кашыкка әйләнеп яши башлый.

 “Без бергә!”гә зур рәхмәт
– Җиңел булды дисәм ялган сөйләрмен, – ди гаилә башлыгы. – Ул юньләп ризык та күрмәгән, ачлы-туклы сабыйларны ашатырга өйрәтү генә дә бәла булды. Аз бирсәң, тамаклары туймый. Күбрәк бирсәң, эчләре авырта. Документларын тәртипкә китерү дә шактыйга чәчләрне агартты. Ярый әле, шул вакытта тәрбиягә бала алган гаиләләрне берләштерүче “Без бергә!” дигән иҗтимагый оешма булды. Җитәкчесе – Казанда тәрбиягә бала алган беренче гаилә әнисе Татьяна Степанова. Аның өчен бу аналар һәм балалар проблемасы ишетеп белгән генә түгел. Үзе дә өч ятимнең язмышына җете төсләр өстәгән игелекле җан бит ул. Киңәшләре бик күп ярдәм итте. Ярый әле, ул булды дибез хәзер чын күңелдән рәхмәт әйтеп. Балаларга төрле бәйрәмнәр ясап, бүләкләр бирсәләр, безне үзебез шикелле олы йөрәкле гаиләләр белән очраштырып, таныштырдылар. Уртага салып тикшергәч, моңарчы чишелмәс кебек тоелган проблемалар да юашланып калды.

“Туган йөрәкләр”
Нәкъ менә шундый күңеле төшкән, ә проблемалар таудай өелгән, нигә кирәк булды инде миңа мондый авыр йөк дигән уй башына килеп төн йокыларын качырган көннәрдә Володя үзе шикелле тәрбиягә бала алган гаиләрләргә тагын бер ярдәм максатыннан үз оешмасын төзи һәм аны “Туган йөрәкләр” дип атый. Баштарак әти-әниләр: “Монысы тагын ни инде?” – дип шикләнеп караган булсалар, хәзер оешмдагы гаиләләрнең саны көнләп арта. Узган ел бу оешма мондый гаиләләрне Грузиягә алып барып, онытылмас сәяхәт ясады. Быел да ел башында биштәрләрне төйнәп куйган идек, коронавирус зәхмәте аяк чалды.

Тәрбиягә бала алган гаиләләрдә проблемалар буа буарлык. Ә иң зур проблема бала балигълык яшенә җиткәч, 18 тулгач башлана. Килешү тәмамлангач, ул бала кая барыр? Ничек яшәр? Аларның бит күбесенең үзләрен үстергән ояда каласылары килми. Менә шундыйларга фатир юнәтү, уку йортларына керергә ярдәм итәргә кирәк. Бу оешма моның белән дә шөгыльләнә. Дәүләт ярдәмен сорап калын ишекләрне дә ачтырырга туры килә аларга. Бер дә авырсынмый башкаралар алар бу игелекле эшне.

Күптән түгел генә Пушкаревлар җиде “мин” гә әйләнгән. Омскидан улы янына Володяның әнисе килгән. Башта кунакка гына. Бөтенләйгә торып калырга да исәбе. Аның да олыгайган көндә Бәхет янәшәсендә яшәргә теләве бер дә гаҗәп түгел. Килүе дә бик вакытлы. Оныкларына (хәзер барысы да онык инде, үз-читкә бүлеп торып булмый) буыннар чылбырын өзмичә яшәү серләрен өйрәтәсе бар.
 Ә теге “хәсрәт” әти-әни бер дә кайгырып тормаган – тагын өч сабыйга тормыш бүләк иткәннәр. Гадәттәгечә алар турында кайгыртырга гына онытканнар. Хәзер аларга да яңа гаилә эзләү белән мәшгуль Пушкаревлар. Тапканнар да бугай инде. Димәк, тиздән Бәхет белән янәшәдә тагын бер гаилә яшәргә җыена.
 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading