16+

Әле генә пешердем, күүүп итеп! Елама, егетләр еларга тиеш түгел

Бу хәлләргә дистә еллар үтсә дә, ел саен күңелдә яңара ул. Менә нәкъ шушы Май чабу бәйрәме алдыннан.

Әле генә пешердем, күүүп итеп! Елама, егетләр еларга тиеш түгел

Бу хәлләргә дистә еллар үтсә дә, ел саен күңелдә яңара ул. Менә нәкъ шушы Май чабу бәйрәме алдыннан.

Мин сөйлим, син язарсың. Кем һәм кайдан икәнлегемне язмасаң, яхшырак булыр. 

Минем бишенче классларда укыган вакытым. Ул вакытларда Май чабу бәйрәме, русча әйтсәк, Масленицаны барлык классларда да үткәрмиләр. Чөнки без татар авылында укыдык. Ә безнең класста берничә рус милләтеннән булган бала да бар иде. Рус димәсәм, хәтерләре калыр, алар инде татар телле руслар иде. Укытучыбыз яшь кенә хатын, алар Мәскәү ягыннан безнең авылга кайтканнар иде, ире рус милләтеннән. Шуңадырмы, әллә без бала-чаганың күңелен күрәсе килепме, иртән-иртүк класска бер өем тәбикмәк пешереп алып килде. Ул вакытларда бер класста 15-20 баладан да ким түгел идек. Барыбызга да җитәрлек иде.

Укытучыбыз барыбызның алдына да ак кәгазь cалфеткалар куеп чыкты. Дөресен генә әйткәндә, мин шунда беренче тапкыр кәгазь салфетка күрдем. Өйдә әбием пөхтә итеп төрелгән вак табын чүпрәкләре генә куя кунаклар килсә. Шул салфеткалар өстенә майлы һәм җылымса тәбикмәкләрне куеп чыкты. Күз ачып йомганчы, малайлар-кызлар тәмле күчтәнәчне ашап та куйдылар. Мин бер генә каптым да, апа биргән салфеткага тәбикмәкне төреп, сумкама салып куйдым. Укытучы апа моны күреп, ник ашамавым белән кызыксынды. 

–Соңыннан ашыйм, апа, мин иртән күп итеп ашап килгән идем,– дип җавап бирдем. 
Кая инде күп итеп ашап килү! Минем дә ул тәбикмәкне иптәшләрем кебек ашап куясым килә! Юк шул, өйдә авыру әбием ята дип уйлап  тамагымдагы төерне йотып куйганымны әле дә хәтерлим. 

–Улым, менә терелсәм, мичтә тәмле тәбикмәген дә, көлчәсен дә, таба коймагын да пешереп ашарбыз әле, – дип мине мәктәпкә озатып калган иде иртән. Әбием шулай кан басымы уйнап ике атнадан артык авырып ятты.  Әнием мин кечкенә чагында үлеп киткән, ә әтине белми дә идем. Шуңа күрә бөтен якын кешем – әбием булды. 

Дәресләр беткәч, китап-дәфтәрләрне сумкага тутырдым да, теге тәбикмәкне сак кына тотып, кайтыр юлга атладым. Аяк асты тайгак, пычратып өлгергән. Шулай урам буйлап барам, аягым таеп китте һәм кулымдагы әбиемә дигән күчтәнәч-тәбикмәк пычракка төште, үзем дә салкын суга капландым. 
Мин кайтасы юлда ике яклап та өйләр тезелеп киткән. Минем елавымны ишетеп булса кирәк, ике яктан да капкадан апалар чыкты. Зур төзек йортта яшәүче хәллерәк авылдашыбыз карап торгандай итте дә: “Тор! Ник юлда ятасың?” дип кычкырды һәм капкасын ябып кире кереп китте. Аның: “Эткә бер ни дә булмый, торыр да китәр” дигән сүзләре ишетелеп калды. Ә юлның икенче ягындагы авылдаш апа, үзе дә алты бала үстерүче ялгыз хатын иде, йөгереп килеп мине торгызды. Авыртудан түгел, ә әбиемә дигән тәбикмәгемнең төшеп пычранганына елавымны аңлап алып, мине кызганды булса кирәк. Мине җирдән торгызып, өс-башымны каккалады да, көтеп торырга кушты. Ул шундый җитез апа булып истә калган, күп тә үтмәде, бер тәлинкә  тәбикмәк алып чыкты.

– Менә, әбиеңә дә күчтәнәч, үзең дә туйганчы аша. Әле генә пешердем, күүүп итеп! Елама, егетләр еларга тиеш түгел, – дип мине орышып алгандай да итте. Ә үзенең күзендә яшь тамчылары күренде. 

Шулай еллар үтте. Минем балачагым да авырлык белән булса да үтеп китте. Әбием хәзер мәрхүм инде. Ул мине үстереп, кеше итә алды. Кеше хакы, ятимнәрнең күз яше, харам һәм хәләл ризыкның ни икәнен каныма сеңдерергә тырышты. Бүгенге көндә мин авылыбыз мәчетенә ярдәм итеп, ялгыз калган, авыру өлкәннәрнең, ятим балаларның хәлен белешеп, кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Шөкер, үзем яраткан эшем белән шөгыльләнәм, гаиләм бар. Беләсезме, мин егылып елап утырганда ярдәм кулы сузган апаның балалары аны тәрбияләп, мул тормышта яшәтәләр. Ә миңа: “Эткә бер ни дә булмый, торыр да китәр” дигән апа бүген ялгыз, авыру. Мин еш кына аның хәлен беләм. Үзе бер кыз бала тәрбияләп үстергән ул. Кызы читтә яши, әнисе янына сирәк кайта, алып та китми. Менә шул авыру апага бәйрәм уңаеннан күчтәнәчләр пешертеп алдым әле, җирле кафеда тәбикмәк тә пешерттем. Хәердән булсын. Тормыш шундый инде, аңлап булмый... мохтаҗларга ярдәм итеп яшәргә кирәк.  

Индира Сәйфуллина
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading