Шәһри Казан

 Алюминийдан әйберләр ясарга теләүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк

 Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның «Россия Федерациясен үстерү буенча 2030 елга кадәрге чорга илкүләм максатлар турында” 2020 елда имзаланган 474 нче указы нигезендә, кече һәм урта эшкуарлыкка теләктәшлек проекты гамәлгә ашырыла.

ТАТПРОФ хезмәттәшлеккә әзер

 Татарстанның Чаллы шәһәрендә урнашкан ТАТПРОФ - Россиядә алюминий профильләр җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе. Әлеге шәхси компания тәүлегенә 180 тонна профиль чыгара, аларның төрләре 10 меңнән артык. Продукция Казандагы Универсиада һәм Сочидагы Олимпия корылмалары, шулай ук “Самара Арена”, “Лужники”, “Газпром Арена” стадионнары төзелешендә кулланылган.

— Россия сәнәгатендә чит ил продукциясенә алмаш булдыру беренчел бурычка әйләнде. Яңа предприятиеләргә базарга чыгу һәм үз урыннарын табу шактый катлаулы мәсьәлә. Шуның өчен дә, без эшкуарлыкка ярдәм буенча үзебезнең программаны башлап җибәрәбез,-ди ТАТПРОФ генераль директоры Сергей Рачков. 

 “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әлеге предприятие генераль директорының инновацияләр буенча урынбасары Евгений Рачков аңлатканча, алюминийдан төзелеш чималлары, автомобильләр детальләре, нефть сәнәгате һәм энергетика тармагы кирәк-яраклары, медицина өлкәсе һәм авыл хуҗалыгы әйберләре, көнкүреш җиһазлары ясарга теләге булган кече һәм урта предприятиеләргә ТАТПРОФ тарафыннан булышлык күрсәтелә. Проектта Россиянең бөтен төбәкләре катнаша ала, әмма беренче чиратта Татарстан предприятиеләренә игътибар биреләчәк.

Реклама

 Күлмәк бар, төймә юк

 Җиңел сәнәгать предприятиеләре вәкилләре сүзләренә караганда, тегү фабрикаларында төймә  кытлыгы килеп туарга мөмкин икән. Шушы хәлне истә тотып, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

— Берәр эшкуар алюминийдан төймәләр җитештерергә телим, дисә, аңа ярдәм итәрсезме?
— Эшкуарлар тәкъдим иткән барлык проектлар да өйрәнеләчәк. Кемдер төймә җитештерергә теләсә, бу турыда да фикерләшәчәкбез,-дип җавап бирде Евгений Рачков.-Станокларны Кытайдан, Кореядән, Тайваньнан кайтартырга була, алар белән элемтәләр өзелмәгән.
 
 “Әйтсәләр, мәчет төзелешендә дә катнашабыз”

— Казанда Җәмигъ мәчете төзеләчәк. Сезнең предприятие дә әлеге эштә катнашачакмы?-дип, чираттагы соравымны бирдем.
— Җәмигъ мәчетендә алюминий профильләр кулланылса, әгәр әйтсәләр, без мәчет төзелешендә катнашырга әзер,-диде Евгений Рачков.
 
 Кече һәм урта предприятиеләрнең алюминийдан әйберләр ясау теләге булса, start. tatpof. ru адресына мөрәҗәгать итүләре сорала.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: