16+

«Аның туганнары алдында гафу үтенәм. Күрсәттек без Нәкый Исәнбәткә!»

Татар әдәби мирасын барлаганда, һәрбер әдипнең үзенчәлекле әсәрләрен телгә алабыз. Һәркемнең – үз урыны. Һәркемнең – үз киштәсе.

«Аның туганнары алдында гафу үтенәм. Күрсәттек без Нәкый Исәнбәткә!»

Татар әдәби мирасын барлаганда, һәрбер әдипнең үзенчәлекле әсәрләрен телгә алабыз. Һәркемнең – үз урыны. Һәркемнең – үз киштәсе.

Әдип, фольклорчы, драматург, шагыйрь Нәкый Исәнбәтнең әсәрләре дә, мөгаен, һәркемнең китап киштәсендә үз урынын тапкандыр. Бу көннәрдә, Габдулла Тукай әдәби музеенда, без аның 120 еллыгын билгеләп үттек. Халык бик күп җыелган, алма төшәрлек урын да юк иде.

Бай әдип

Билгеле шәхес турында замандашлары фикереннән чыгып күз­алларга, аның эшчәнлеген – әсәрләрен өйрәнеп белергә була. Кызганыч ки, кайбер әдипләр калдырган бай мирасны бәяләп тә бетермибез. Еш кына кайберәүләр вакыт чылбырында югалып та кала. Ә менә Нәкый Исәнбәт үзе исән чакта да, үлеменнән соң да онытырга «ирек бирми». Моңа аның халык авыз иҗатына бәйле мәңге үлмәс әсәрләре, киңкырлы эшчәнлеге дә сәбәпчедер. Чоры өчен дә гади генә иҗат кешесе булмаган ул.

Фольклорчы галим, 30дан артык драма әсәре язучының иҗатын төрле яктан бәяләделәр.
– Нәкый Исәнбәтне күреп калуыма шатмын. Беренче диплом әсәрем «Портфель» иде. Аны Марсель Сәлимҗанов куйды. Нәкый абый аны үзе килеп күрде. Татар драматургиясендә андый драматург юк, ул – классикларның классигы. Фольклор әсәрләренә килгән вакытта без аны китап киштәсеннән тартып алабыз да һәрвакытта аңа мөрәҗәгать итәбез. Нәкый аганы әле кадерли алганыбыз юк. Мин аның туган авылында да булдым, аны мәңгеләштерергә тиешбез. Нәкый абый кебек кешегә Казан урамында һәйкәл булыр­га тиеш, – дип искә алды Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

Галим Әлфәт Закирҗанов исә Нәкый Исәнбәтне искә алу кичәсенең юктан гына Тукай музеенда үткәрелмәвен, ул Г.Тукай премиясенә лаек булган шәхес, аның замандашы булуын да билгеләп үтте. Галим аның  Габдулла Тукай энциклопедиясенә кертелүен, аның Тукайга мөнәсәбәтен, Тукай мирасын өйрәнүгә керткән хезмәтләрен телгә алды.

Нәкый Сираҗетдин улының, «Татар халык мәкальләре» дигән өч томлы хезмәте өчен, 1968 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булуы билгеле. Шулай ук әдипнең бай иҗаты турында шагыйрь Гәрәй Рәхим, Галимҗан Гыйльманов та үз фикерләрен җиткерде.

– Менә шушы мөнәҗәт-бәетләр дә Нәкый ага хезмәтләреннән. Шушыны җыеп, 1990 елларда үз акчама чыгардым. Бу вакытта язарга да, сәхнәләрдән әйтергә дә ярамый иде. Йолдыз апа (кызы Йолдыз Исәнбәт. – Авт.) консерваториядә укыткан чакта моны таныды, башкаларга да әйтә иде, – ди Гөлзада Сафиуллина. Ул Нәкый Исәнбәтнең өч томлыгын күрсәтергә алып килгән.  – Моны ачып карасаң, шаккатасың, без бит мәктәптә балаларыбызга шушының белән өйрәтергә тиеш, – ди ул.

Галим Хатыйп Миңнегулов аның укытучы булуын һәм университетта шәкертләр белән еш аралашуын телгә алды.
 
– Нәкый ага укытучы булып эшләгән кеше. Студентлар янына да еш килә иде ул. 1970 елларда очрашуга чакырдык, шунда ул: «Без әлифбабызны алыштырдык. Шуның белән меңьеллык мирастан ваз кичтек», – дип сөйләде, – дип искә ала галим бер очрашу тарихын. Икенче көнне әдипнең ник килгәнлеген тикшерәләр.

«Гафу үтенүдән башлыйк»

«Чыгышымны гафу үтенүдән башлыйсым килә. Нәкый Исәнбәт, аның туганнары алдында гафу үтенәм. Күрсәттек без Нәкый Исәнбәткә! – дип башлады үзенең чыгышын галимә Миләүшә Хәбетдинова. – Мистик-буржуаз язучы, татар мәдәниятеннән көлүче, җидегәнче, милләтче, дидек. 120 еллык юбилеенда аны бур, карак, доносчы дип чыгардык. Бер институт булып эшләгән шәхесне без шулай бәяләдек. Гади халык Нәкый Исәнбәтне күрде, җырларын җырлады. Драматургиясен каршы алды. Без Нәкый Исәнбәткә телебез өчен, мәдәниятебез өчен бурычлы. Мин әле аны өч ай гына өйрәнәм. Йолдыз апа аның архивын саклап тора. Ләкин дәүләт алдында эшлисе эшләребез бар. «Идегәй» әсәренә килгәндә, ул фаҗигане да ачыклармын дип уйлыйм. Аңламыйм, сугыш барамы Нәкый Исәнбәткә, әллә халкыбызның байлыгы белән сатулашабызмы?» – диде галимә, алга таба да эшен дәвам итәчәген һәм бер документтан да курыкмавын белдереп.

Шунысы бар: Исәнбәтнең архивы гарәп шрифтында. Аны хәзер өйрәнеп ачыклап, томнарын әзерләмәсәк, алга таба соң булуы да ихтимал. Миләүшә ханым әйтүенчә, Нәкый ага беркайчан да дан артыннан кумаган. Үзенең фәнни биографиясен дә әзерләмәгән. Чөнки аның бөтен эше, вакыт чылбырын эләктереп, буыннарга тапшыру булган. Чынлыкта исә 1971 елда ук Нәкый Исәнбәтнең фольклор иҗатына бәя Скопус журналында ук бирелә. Моны да татар фольклорын өйрәнгәндә искә аласы иде. Вашингтон профессоры, Нәкый Исәнбәт теориясе нигезендә башка халыклар да үзләренең табышмакларын шулай өйрәнсен иде, дип белдерә.

– Бу бит Нәкый Исәнбәткә генә түгел, татар фольклористикасына бәя булган. «Идегәй»не дә яклаган кешеләр булган. Обком ишетмәгән. «Казан утлары»ннан табып укыгыз. Анда ике номерда Нәкый аганың мәкаләсендәге Алтын Урда концепциясе куркытты. Хәзер бездә Нәкый аганың вариантын чыгарырга көч җитәрме?! Без бүген көч җыеп, Нәкый аганың иҗатын өйрәнеп, аның 30 томлыгын әзерләп бас­тырып чыгарсак, зур бүләк булыр иде. Аның китапларын яңадан кулыгызга алыгызчы! Мәктәп белемегезгә генә таянып түгел, бу шәхеснең фикерләрен укыгыз. Ул татар халкын бетүдән саклаган. Тел, тарих, мәдәният, милли музыка мәсьәләсендә без әле аның хезмәтләрен белмибез, – ди Миләүшә Хәбетдинова.

«Таланттан һәрвакыт көнләшәләр»

– Талантлы кешеләрдән көнләшү, данына кызыгу бар. Шуннан килеп чыга әләк, төрмә. Вак көнчелек. Нәкый ага гомер буена әләктән тинтерәде. Җидегәнчелек буенча аны төрмәгә утырттылар. Миләүшә ханым да әйтте, аның томнарын яңадан карарга кирәк. Безнең бурычыбыз бу, әләкләргә төкерергә кирәк. Бу кантарлы таш кыяны әләк белән генә җиңеп булмый, күреп торасыз! Шуңа күрә мәңгелек аның иҗаты, – дип билгеләде халык язучысы Рабит Батулла.

Талант димәктән, ул Нәкый аганың гаиләсе, Празат Исәнбәт, Йолдыз апа турында җылы сүзләрен ирештерде. «Мин, 1965 елдан башлап, Нәкый агага куен дәфтәремне кыстырып йөрдем. Нәкый агага бик күп сораулар бирдем. Менә синең балаларың урыс мәктәбен бетергәннәр, үзләре ана телендә сөйләшәләр. Ә балалар бусаганы атлап кергәч, рус сүзе катыштырмаганнар икән, рөхсәт булмаган», – ди ул.

Щепкинчыларга Мәскәүгә китәр алдыннан Нәкый ага белән очрашу оештыралар. «Без Державинның, Аксаковның татар булуын ишетеп, аптырап карап утырдык. Сез анда Мәскәүдә мескенләнеп йөрмәгез, сез – бөек халыкның балалары, диде ул. Бу – аның сүзе», – дип искә ала Рабит Батулла.
Нәкый Исәнбәтнең 120 еллыгы уңаеннан үткәрелгән бу чарадан соң төрле фикерләр калды. Исәнбәтне кабат өйрәнергә, әсәрләрен алып укырга кирәк, дип таралыштык. Исәнбәт җырлары да күңелне кузгатты.

Бәлки язучылар, галимнәр дә Исәнбәтнең томлык­ларын әзерләү буенча бер фикергә килер. Г.Тукай әдәби музее җитәкчесе Гүзәл Төхвәтовага халыкны шулай кузгатуына рәхмәт. Татар әдәбияты тарихында без искә алыр­лык шәхесләр бар. Аларны тиешенчә бәяләргә өйрәнсәк иде. Моның өчен дә вакыт кирәк булырмы?!
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading