16+

Айрат Хәйруллин оешмасы белән олы улы Адель идарә итәчәк

Адель Хәйруллин холдингта биш елга якын эшли икән. 

Айрат Хәйруллин оешмасы белән олы улы Адель идарә итәчәк

Адель Хәйруллин холдингта биш елга якын эшли икән. 

Фаҗигале төстә һәлак булган Айрат Хәйруллинның "Кызыл Шәрык” агрохолдингы активлары белән өлкән улы Адель идарә итәчәк. Бу хакта “Эдельвейс Групп” акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Адель Хәйруллин холдингта биш елга якын эшли икән. 

“Бу вакыт эчендә ул үзен көчле финансист итеп күрсәтте. КФУның Икътисд факультетында укыды, Авыл хуҗалыгы академиясенең магистратурасын тәмамлады. Үсемлекчелек белән шөгыльләнде. Соңгы арада терлекчелек тармагы белән дә шөгыльләнә башлады”, -диелә хәбәрдә. 

Оешмада Адель Хәйруллинның эшли башлауның беренче елында ук 108 млн сумны янга калдырырганы хакында да искәртәләр. 

Айрат Хәйруллин бер интервьюсында олы улының “КВ-Агро”га техниканы контрольдә тоту өчен цифрлаштыру системасын кертә башлавы хакында сөйләгән булган. Ул шулай ук улының чит илдә түгел, ә нәкъ менә Казанда сыйфатлы югары белем алуын да ассызыклаган һәм моның белән горурланган.

Билгеле булганча, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин 7 февраль көнне һәлак булды. Аны Тынычлык бистәсендәге зиратка, әнисе янына җирләделәр

Фото: "Татар-информ" МА

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading