Илебезнең иң зур байлыкларының берсе – кешеләр сәламәтлеге сагында тору бурычын үз өстенә алучы табиблар, шәфкать туташлары. Бу һөнәр – үз эшенең асылын ныклап белгән, мәрхәмәтле, изге күңелле, олы йөрәкле, сабыр кешеләр эшедер.
Ләйлә Хайруллина Казан Дәүләт медицина университетының 3 курсында, педиатрия бүлегендә белем ала. 7нче сыйныфта укыганда аның күңелендә табиб булу теләге уяна һәм ул, бер минут та уйлап тормыйча, әти-әнисеннән яшерен, урта белем бирә торган мәктәптән документларын алып, КДМУ каршындагы профильле мәктәпкә күчә. Якыннары, туганнары табиб булу теләген башта балачак хыялы, дип кенә санасалар, Ләйлә аларны бу фикерләреннән кире кайтара. Һәм 11 сыйныфтан соң имтиханнарын уңышлы тапшырып, медицина университетына укырга керә.
Халык арасында медицина өлкәсендә зур уңышларга ирешер өчен гомерең буе башыңны бәрә-бәрә укырга кирәк дигән стериотип яши. Әйе, уку җиңелләрдән түгел. Әмма, Ләйлә фикеренчә, кешенең вакыты ни кадәр кысан булса, ул шулкадәр күбрәк өлгерә. Шуңа медицина университеты студенткасы укудан тыш үзен волонтерлык эшендә тапкан һәм бу өлкәдә әйдәп баручыларның берсе булып тора.
- Мин кешеләргә нинди дә булса ярдәм кирәк икәнлеген күрсәм, шунда ук кулымнан килгәнне эшләргә тырышам. Доброволец булу, әлбәттә, җиңелләрдән түгел. Әмма кешеләргә кылган кечкенә яхшылыгың өчен дә алар сиңа күпме рәхмәт сүзе яудыра. Бәлки шуңадыр да мин бу эшчәнлеккә омтылам, - ди Ләйлә.
1 курста укыганда Ләйлә күбрәк университет кысаларында үткәргән чараларда катнашса, бүген ул республикакүләм, Россия проектларына кушылып, инде үзенең “Добро в село” дигән зур кызыклы проектын җитәкләп килә.
- Бу проект электә бар иде, әмма аерым сәбәпләр арасында ул туктап торды. Бу елның 1 апреленнән башлап янәдән тулы көчкә эшли башлады. “Добро в село” проекты кысаларында без волонтерлар һәм специалистлар төркеме белән Татарстан районнарының авылларына барып, анда халыкның “медицина өлкәсендәге белемен” үстерәбез. Лекция, җыелышлар ярдәмендә актуаль авырулар турында сөйләп, диагностикалар үткәрәбез. Авылда торучының һәрберсе терапевт, хирург, кардиолог кебек табибларга үз сорауларын бирә ала. Шушы ике ай эчендә Лаеш, Апас, Кайбыч, Тәтеш районнарының авылларында йөреп чыктык, - дип сөйли Ләйлә.
Волонтерлык эшчәнлегенең тармаклары да күп. Аеруча медицина өлкәсендә. КГМУ студентларының күбесе “Волонтеры-медики” хәрәкәтенә кушылып, “Здоровые улыбки”, “Поколение ЗОЖ”, “КПД ЗОЖ”, “Профилактика абортов”, “Иммунитет +” кебек проектларга нигез салган.
- Безнең университетта барлыгы 3000 тирәсе волонтер. Шунсы аянычлы: башка югары уку йортларында бу хәрәкәт алай ук актив түгел. Мәсәлән, КФУ, КГАСУ кебек университетларда волонтер булырга теләүчеләр күп, әмма нигезле итеп оеша алмый. Төркемнәре булса да, аларның эшчәнлеге бик тар, зур проектларга тартылмыйлар. Без аларга эндәшеп караган чаклар да булды, әмма җавап килмәде. Республикада волонтерлык хәрәкәтен ныклап оештырырга кирәк шул әле. Чөнки Мәскәүдән тәкъдимнәр бар, матди ярдәм дә килә. Әйтик, шул ук “Волонтеры-медики” хәрәкәте 10 ел эчендә Россиянең барлык өлкәләрендә таралырга өлгерде. Волонтерлар бер-берсе белән ярыша-ярыша эшли хәтта, чөнки һәрдаим шәһәрләр буенча рейтинг төзелә, уку-укыту эшләре алып барыла, яңа проектлар старт ала. Аларның барсын да тормышка ашырыр өчен ярдәм кирәк, - дип чаң суга Ләйлә.
Узган ел белемле специалистлар өчен генә түгел, ә медицинага әле аяк баскан гына студентлар һәм волонтерлар өчен дә сынаулы булды. Табиблар пандемиянең үзәгендә кайнаса, өйләрендә бикләнеп калган олы яшьтәге, гомумән, мохтаҗ булган кешеләргә нәкъ менә волонтерлар төрле яктан ярдәм кулы сузды. Ләйлә дә читтә калмаган.
- Былтыр локдаун игълан ителгәннән соң күп яшьтәшләрем туган якларына кайтып китте. Мин үзем Казаннан булгач, кул кушырып утырасым килмәде һәм пандемия волонтерларына кушылып, әкренләп әби-бабайларга, гомумән, килгән гаризалар буенча азык-төлек, дару, кирәк-яраклар таратып йөрдек. Әни хуплагач, миңа алай авыр да булмады инде. Тик иң куркытканы, әлбәттә, чирне үзеңә түгел, ә якыннарыңа йоктыру. Өйгә кайтып керүгә, әни барлык санитар-эпидемиологик чараларны башкарып, киемнәремне, үземне дезинфекцяили иде.
Кызыл зонада булырга да туры килде. Дөрес, анда болай гына барып кереп булмый, үзеңне төрле шартларга әзерләргә кирәк. Нәкъ менә мораль һәм психологик яктан авыр. Чөнки бер көнне кеше менә-менә тереләчәк, дип уйлысың, ә икенче көнне киләсең - аның гомере өзелгән була...
Волонтер булу өчен яшь тә, җенес тә, милләт тә мөһим түгел. КДМУның волонтерлар хәрәкәте үз рәтләренә студентларны гына түгел, ә мәктәп укучыларын да җәлеп итә икән. Мәктәпләрдә лекцияләр үткәреп, үзләренең эшчәнлеге белән дә таныштыралар. Мөмкинчелекләре булганда төрле чараларга, проектларга да чакыралар. Әлбәттә, балигъ булмаганнарны юридик яктан бу эшкә кушу авыррак, әмма теләүчеләр булганда бар да мөмкин.
Ләйләнең алга таба да планнары зурдан. Ул инде үзенә ошаган юнәлешне дә сайлап өлгергән.
- Мин алай алдан әйтеп куярга теләмим. Шулай да, киләчәктә балалар реанимациясендә эшләргә телим. Аннастезиолог-реаниматолог белгечлеген үзләштереп, шушы юнәлештә үсәсем килә. Әлбәттә, ул гадәти педиатрия гына түгел. Андый бүлектә балалар бик озак вакыт ята. Аларның һәрберсенә аерым игътибар кирәк, шуңа күрә бу эш сабырлык һәм мораль яктан әзер булуны сорый.
Өч ел эчендә 100 меңнән артык кешегә ярдәм итәргә өлгергән, республика данын чит өлкәләрдә үстереп, уңышларга ирешкән шушы кечкенә генә бер кызда күпме көч, дәрт. Ләйләдәй мәрхәмәтле, ачык күңелле яшьләребез көннән-көн артып торсын иде.
Алсу Мансурова
Комментарийлар